Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыштан баш тартучы хәрбиләргә ярдәм кирәк. Башкортстанда "Акбузат" хокук яклау хәрәкәте эшли башлады


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Украинадагы сугышка катнашудан баш тартучы хәрбиләргә юридик ярдәм күрсәтүче фондлар саны арта. Хокук яклаучыларның күпчелеге чит илләрдә яши, ләкин Русиядә яшәп эшләүчеләр дә бар. Иң күп мөрәҗәгатьләр контрактны өзү, түләүләр ала алмау белән бәйле.

Башкортстанда хәрбиләр хокукларын яклаучы "Акбузат" дип аталган хәрәкәт барлыкка килде. Аны бүгенге көндә чит илләрдә яшәүче биш кеше булдырган. Оешма, беренче чиратта, Украинадагы сугышка барудан баш тартырга теләгән контрактчыларга ярдәм итәргә тели.

Хәрәкәт юристларының берсе Алла Idel.Реалиига сөйләгәнчә, "Акбузат" ул сивил хокуклар белән шөгыльләнүче оешма. Аның фикеренчә, Русиядә хәзер хокук яклау эшчәнлеге җитми – кайбер оешмалар ябылган, ә кайберләре "ят агент" дип танылган.

"Башкортстанда мондый оешма юк дип беләм. Иң беренче чиратта юридик ярдәм хәрбиләргә, контрактчыларга, срочниклар һәм чакырылыш яшендәге ирләргә кирәк. Ә аннары инде башка өлкәләрне дә карарбыз. Һәм шуны әйтәсе килә, бу бары тик юридик ярдәм һәм хокук яклау, без бернинди дә сәяси эшчәнлек алып бармыйбыз. Без канун нигезендә эшлибез һәм якташларга бүгенге кануннар нигезендә нинди хокуклары барлыгын аңлатырга телибез", ди Алла.

"Акбузат"та әлегә биш кеше: ике юрист, IT-белгеч, маркетолог һәм журналист. Аларның барсы да Башкортстанда туган, чит илләрдә яши, бу хәрәкәттә волонтер буларак катнаша. "Безнең башка эшебез һәм керем чыганаклары бар. Без беркемгә дә бәйле түгел", ди юрист.

Оешма төзүгә "Азат Бурятия" хәрәкәте эшчәнлеге этәргән. Соңгы вакытларда ул Украинада сугышырга теләмәгән хәрбиләргә ярдәм итә. "Акбузат" әлеге оешма белән элемтәгә кергән һәм киңәшләр алган.

Башкортстан хәрәкәтендә эшләүчеләр үз исемнәрен атарга теләми, иминлек һәм артык игътибар булмасын өчен диләр.

"Безнең иминлектән күпме кешегә ярдәм итә алубыз тора. Халык арасында танылсак, безне шунда ук томаларга мөмкиннәр – бу яхшы түгел. Әлегә ниндидер бер баланс табып бераз күләгәдә калу кирәк. Бу безгә мөрәҗәгать итүчеләргә дә уңайлы булачак. Шундый бер партизан хәрәкәте. Эшчәнлекне озаккарак сузу өчен тыныч кына эшләргә кирәк", ди Алла.

Аның сүзләренчә, "Акбузат" ярдәмне читтән торып күрсәтәчәк, әгәр урында адвокат кирәк була икән, конкрет төбәктә эзләячәкләр һәм "ОВД-Инфо" кебек хокук яклау оешмалары белән хезмәттәшлек итәчәкләр.

Кораллы көчләр белән килешү төзүченең нинди проблемнары туарга мөмкин?

— Иң мөһиме – канун нигезендә үзеңнең статусыңны, хокукларыңны һәм килешүне өзүнең тәртипләрен аңлау. Иң беренче чиратта, рапорт язарга кирәк. Аны ничек язарга, ничек тапшырырга икәнен беләбез. Беренче проблем рапортны кабул итмәүдән башлана. Ул теркәлергә, аның номеры булырга тиеш. Рапорт кабул ителгәннән соң аны карау өчен 30 көн бирелә. Әгәр рапортны кабул итмиләр һәм моңа каршы башка киртәләр куялар икән, хәрби прокуратурага мөрәҗәгать итәргә була, бу интернет аша да эшләнергә мөмкин, - ди Алла.

Ул шулай ук солдатларга якын туганнарында ышанычнамә калдырырга киңәш бирә. "Хәрбиләрнең гадәттә элемтәләре булмый, әгәр алар ата-аналары белән элемтәгә чыкмый икән, туганнары шушы кәгазь аша хәрбинең мәнфәгатьләрен вәкиллек итә ала. Бөтен ысулларны да кулланырга кирәк", ди юрист.

Русия Украинага каршы "махсус операция" башлаганнан соң хәрби юристларның эшчәнлеге актуальләште. Русиядә ачык мобилизация юк, ләкин төрле юллар аша кешеләрне кораллы көчләр белән кыска вакытлы контракт төзүгә җәлеп итәргә тырышу бар. Ихтыярилардан батальоннар оештырыла. Килешү төзүчеләргә күп акча вәгъдә ителә, ләкин соңгы араларда ул акчаларны ала алмаучылар яки соңлап алучылар бар.

Сугышны өйрәнү институты (ISW) Русия төбәкләрендә ихтыяриларга түләүләрне соңга калып бирә башлаганнар дип хәбәр итә.

Әйтик, Башкортстанда 200 мең сумлык бер тапкыр бирелә торган түләү 90 көнгә туңдырылачак дип хәбәр иткәннәр төбәк башлыгы хакимиятендә. Һәр көн түләнергә тиешле ике мең сумны исә айга бер бирәчәкләр.

Моннан тыш, контрактларын өзәргә теләүчеләр дә юридик ярдәм эзли. "Агора" хокук яклау оешмасы юристлары "Военный омбудсмен" проекты белән берлектә хәрбиләргә хокукый ярдәм күрсәтә. "Агора" җитәкчесе Павел Чиков язуынча, оешма юристлары өч ай дәвамында хәрбиләр, Росгвардия хезмәткәрләре, мәҗбүри гаскәргә алынучыларга консультация бирә. 3088 кеше мондый ярдәм алган. Апрельдә "Агора" Украинадагы сугышка барудан баш тартучыларның эшләре белән шөгыльләнә башлады. 200ләп хәрби мәхкәмәләргә мөрәҗәгать иткән.

Сугышта катнашудан баш тартулары өчен "ЛНР"да изоляциядә тотылган Русия хәрбиләре күптән түгел Тикшерү комитетына мөрәҗәгать итте. Алар Луһански өлкәсенең төрле урыннарында 140 кеше канунсыз тотыла дип белдерә һәм тотылу шартларына зарлана. Моннан тыш, аларның ирекләрен чикләү турында бернинди документлар да бирелмәгән, нинди дә булса гаепләү дә белдерелмәгән.

Хәрбиләр тикшерү уздыруны һәм моның өчен гаепле командирларны җаваплылыкка тартуны сорый. Гаскәриләрнең хокукларын адвокат, "Военный омбудсмен" проекты авторы Максим Гребенюк яклый.

Бүген хәрби юристлар, бигрәк тә хәрби адовкатлар бик кирәк, ди ул. Иң күп мөрәҗәгатьләр махсус операциядән өйгә кайту, яраланулар өчен һәм башка түләүләрне алу белән бәйле дип сөйләде Гребенюк Азатлыкка. Тагын очрый торган хәл – хәрби билетка "хыянәтче" тамгасы сугу. Әлегә бер эш Рязань хәрби мәхкәмәсендә карала.

Адвокат "Акбузат" кебек оешмалар эше дә мөһим, чөнки мәгълүмати ярдәм җитми дип саный. Русиядән читтән торып эшләү ничек була дип аптырый ул, мин Русиядә генә эшлим, ди. Адвокатларны да эзәрлекли башламаслармы соравына "махсус операция турында фикер белдерү куркыныч, хәрбиләр хокукларын гына якласаң - әлегә нормаль", ди. Башкортстан һәм Татарстаннан хокукый ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр булмаган.

Украинадагы сугышта катнашкан хәрбиләрен яклауны Русия төбәкләрендә беренче булып "Азат Бурятия" ("Свободная Бурятия") фонды башлады. Июль башында фонд җитәкчесе Александра Гармажапова сугышта катнашудан баш тартып, Русия саклану министрлыгы белән килешүләрен өзеп, Бурятиягә Украинадан 150 хәрбинең кайтуын хәбәр иткән иде. Июль уртасында фондның сайты Русиядә томаланды.

Хәрбиләргә юридик ярдәм күрсәтү белән "Яңа Тыва" оешмасы да шөгыльләнә башлады.

Моңарчы күбрәк мәдәни проектларны алга сөргән "Русия азиатлары фонды" оешмасы яңа эшли башлады. Ул "дәүләт тарафыннан дискриминациягә дучар булган аз санлы халыкларга теләктәшлек һәм ярдәм" белән шөгыльләнәчәк. Беренче чиратта Азия халыкларына Русия кораллы көчләре белән килешүләрне өзәргә ярдәм итәчәк.

Татарстанда мондый оешманың булуы билгеле түгел.

Шул ук вакытта Башкортстан башлыгы каршындагы кеше хокуклары шурасының узган атнада үткән утырышында республика башлыгы Радий Хәбиров иң беренче чиратта Донбасстан Башкортстанга китерелгән кешеләрнең хокукларын яклау кирәк дип белдерде. Республиканың кеше хокуклары шурасы рәисе Зөлфия Гайсина исә шураның төп бурычларының берсе дип "фейклар белән көрәшү, ватанпәрвәрлек тәрбияләүне үстерү", дип саный.

24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Сугышның беренче көннәреннән үк Башкортстан башлыгы "урыс дөньясын" яклау һәм фетнәчел Донбасс җитәкчелегенә ярдәм итүдә актив эш алып бара. Украинада сугышта Башкортстаннан үлгән кешеләрнең саны 150дән артып китте. Бу Идел буе бүлгесендә беренче урын.

Белешмә. Хәрби хезмәт — еш бирелгән сораулар

Срочникларны хәрби хәрәкәт барган урынга (сугышка) җибәрә алалармы?

Әйе, алар "хәрби конфликтлар шартларында бурычларны үтәү өчен" (хәрби хәрәкәтләрдә катнашу өчен) җибәрелергә мөмкин, ләкин ике шарт бар:

  • алар кимендә 4 ай хәрби хезмәт үткән булырга тиеш
  • нинди дә булса хәрби белгечлектән әзерлек үткән булырга тиеш.

Хәрби хәрәкәт барган урынга барудан баш тарткан очракта нәрсә яный?

Боерыкны үтәүдән баш тарту түбәндәге юридик нәтиҗәләргә китерергә мөмкин: контракт шартларын үтәмәү яисә ышаныч югалту сәбәпле вакытыннан алда хезмәттән читләштерү, дисциплинар җаваплылыкка тарту яисә җинаять эзәрлекләве.

Шул ук вакытта канунсыз боерыкларны үтәмәү өчен җинаять җаваплылыгы каралмаган. Әгәр хәрби бу боерык канунга каршы килә дип саный икән, ул аны бирән затның турыдан-туры командирына шикаять белдерергә, хәрби прокуратурага мөрәҗәгать итәргә яисә вакытыннан алда хезмәттән китү турында рапорт бирергә хокуклы.

Хәрби хезмәтне ничек кичектереп була? ("отсрочка" төрләре)

"Хәрби хезмәт турында" федераль канунда хәрби хезмәтне кичектерүнең берничә төре каралган:

  • Сәламәтлеге сәбәпле вакытлыча яраксыз дип табылганнар (авырулар исемлеге монда)
  • Социаль сәбәпләр (даими карауга мохтаҗ якыннарын караучылар, ике яки аннан да күбрәк баласы булганнар һәм башка сәбәпләр)
  • Уку йортында көндезге формада укучылар

Шулай ук хәрби хезмәткә чакырылмый торган аерым категорияләр бар — мәсәлән, гыйльми дәрәҗә ияләре, хәрби хезмәттә һәлак булганнарның уллары йә туганнары, хөкем ителгәннәр.

Уку сәбәпле кичектерү диплом алганчыга кадәр көчендәме?

Канун нигезендә хәрби хезмәтне кичектерү бөтен уку чорына бирелә, укуны тәмамлау турында боерык чыккан көнгә кадәр. Югары уку йорты студентлары отсрочканы иң күбе 31 августка кадәр суза ала.

IT-белгечләр өчен булдырылган яңа отсрочканы кемнәр ала ала?

2022 елның 2 мартында Русия президенты имзалаган карар нигезендә аккредитация узган оешмаларда IT-өлкәсендә эшләүчеләргә хәрби хезмәткә чакырылудан кичектерелеп тору хокукы бирелә. Бу хокук кайсы категорияләргә биреләчәген һәм аны бирү тәртибен Русия хөкүмәте билгеләргә тиеш — әлегә тиешле норматив-хокукый актлар кабул ителмәгән, моңа кадәр аны файдаланып булмый.

Контрактны имзаларга мәҗбүр итә алалармы?

Русия кануннарында мәҗбүри хәрби хезмәт урынына контракт нигезендә хәрби хезмәт үтү мөмкинлеге каралган — бу очракта контракт нигезендә ике көн хезмәт итү мәҗбүри хәрби хезмәтнең бер көне дип исәпләнә. Контрактны мәҗбүри хәрби хезмәтнең теләсә кайсы вакытында — башында да, хәтта соңгы көнендә дә төзеп була.

Әмма шуны истә тотарга кирәк: "Хәрби хезмәт турында" федераль канунда беркетелгән төп принцип — контракт буенча хәрби хезмәткә керү — ирекле эш. Контракт төзүгә мәҗбүр итү тыелган.

Армиягә барырга теләмәүчеләр өчен нинди альтернатив юллар бар?

Альтернатив сивил хезмәт (альтернативная гражданская служба — АГС) — гади сүз белән әйткәндә, дәүләт оешмаларында хәрби хезмәт урынына бирелә торган гадәти түләүле эш. Бу хокук Русия Конституциясенең 59 маддәсендә каралган, һәм "Альтернатив сивил хезмәт турында" федераль канун нигезендә аны гамәлгә ашырыла.

Альтернатив хезмәткә кемнәр бара ала?

Андый гражданнар категориясе икәү:

  • хәрби хезмәт үтүгә каршы килә торган дини йә дөньяви характердагы инанулары булганнар
  • традицион тормыш рәвеше алып баручы, традицион хуҗалык алып баручы һәм традицион һөнәр белән шөгыльләнүче аз санлы асаба халыклар вәкилләре

Альтернатив хезмәтне кайда һәм ничек узалар?

  • Альтернатив хезмәт вакыты — сивил оешмаларда 21 ай, хәрби оешмаларда (сивил вазифаларда) 18 ай.
  • Альтернатив хезмәт дәүләт оешмаларында уза — бүгенге көндә исемлеккә 127 һөнәр һәм 1034 оешма бар.
  • Альтернатив хезмәт урынын билгеләгәндә кешенең һөнәре, стажы һәм белеме исәпкә алынырга тиеш.
  • Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматына күрә, альтернатив хезмәтне ел саен 1000нән артык кеше уза.
  • Альтернатив хезмәт тәмамланганнан соң кешегә гадәти хәрби билет бирелә, ә альтернатив хезмәт вакыты хезмәт стажына өстәлә.
  • Альтернатив хезмәт узарга теләүчеләр өчен Телеграмда махсус бот-хезмәт булдырылды. Рәхим итеп шунда мөрәҗәгать итә аласыз.

Хәрби хезмәткә чакырылучыга илдән китүне тыя алалармы?

Бу бары тик медицина тикшерүе узган һәм чакырылыш комиссиясе хәрби хезмәткә чакыру турында карар чыгарган очракта гына мөмкин. Егетнең армиягә чакырылучы (призывник) булуы аңа Русиядән китү өчен киртә була алмый.

Чит илдә яшәгән кешене хәрби хезмәткә чакырта алалармы?

Чит илдә даими яшәгән Русия ватандашлары хәрби исәптә торырга мәҗбүр түгел, димәк, алар хәрби хезмәткә дә чакырылырга тиеш түгел.

Шул ук вакытта ватандаш Русиядән алты айдан артык вакытка киткән очракта хәрби комиссариатка барып хәрби исәптән төшәргә тиеш. Моны үтәмәүче административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин.

Белешмәдә "Агора" төркеме хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм хәрбиләр өчен ачкан кайнар элемтә хезмәтендә тупланган мәгълүмат кулланылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG