Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мәхкәмәсе Илназ Галәвиевне 11 ноябрьгә кадәр сак астында калдырды


Илназ Галәвиев. Архив фотосы
Илназ Галәвиев. Архив фотосы

Ул 310 томнан торган җинаять эшенең 148 томы белән танышкан, адвокаты -  160 томы белән диелә.

Татарстан Югары мәхкәмәсе Казанның 175 гимназиясендә атыш оештырган Илназ Галәвиевны сак астында тотуны 2022 елның 11 ноябренә кадәр озайтты, дип хәбәр итә "Коммерсантъ".

Ул 310 томнан торган җинаять эшенең 148 томы белән танышкан, адвокаты - 160 томы белән диелә.

Галәвиевкә ахырга гаепләү Русия җинаятьләр кодексының дүрт маддәсе нигезендә белдерелде. Аны үтерүдә, ике һәм аннан да күбрәк затка, шул исәптән кече яшьтә булган затларга һөҗүмдә, шартлаучан матдәләр һәм җайланмалар әзерләү һәм саклауда, чит милеккә аңлы рәвештә зыян салуда гаеплиләр.

2021 елның 11 маенда гимназиядә ут ачып, кайчандыр шушы мәктәптә укыган Илназ Галәвиев тугыз кешене: җиде бала һәм ике укытучыны үтерде, атышта 23 кеше яраланды. Ул үз гаебен таныды. Психологик-психиатрик экспертиза аның үз акылында булуын күрсәтте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG