Accessibility links

Кайнар хәбәр

"BULGAR FEST": Идел буе халыклары Болгар тирәсендә берләшергә тели


"BULGAR FEST" игъланы
"BULGAR FEST" игъланы

5-7 августта "BULGAR FEST" дип аталучы панк-рок, һардкор музыка фестивале уза. Ул быел икенче тапкыр үтә. Оештыручылар "Болгар" исеме астында татар, чуаш, мари, мордва һәм башка халыкларны берләштерергә тели. Фестиваль буласы урынны хәбәр итмәделәр, полиция эзәрлекләвеннән куркалар.

"BULGAR FEST" бәйрәмен оештыручы Илнур Камалдинов фикеренчә, Болгар мирасына татарлар ни дәрәҗәдә хаклы булса, чуаш, мари, мордва, якут һәм башка халыклар да шул дәрәҗәдә үк хокуклы. Болгар татарныкы гына түгел, дип белдерде ул Азатлыкка.

Илнур Камалдинов
Илнур Камалдинов

— Мин аны "BULGAR FEST" дип атадым, чөнки чуашлар – Болгар дәүләтенең үзәге. Без Чуашстанда яшибез, бер ягыбызда – Татарстан, икенче якта – Мари иле, тагын бер якта – Мордовия. Фестивальгә бар төбәкләрдән дә киләләр, берләшәләр. Бу бер халыкны, әмма төрле милләтләрне берләштергән уртак сүз кебек килеп чыга. Чуаш, мари, мордва, татар һәм хәтта якутлар – ул шул ук Болгар халкы. Алар соңыннан гына милләтләргә бүленгән. Ә башында алар бар да болгар булган, барысы да болгарлардан чыккан. "Болгар" бу очракта бар милләтләрне берләштерерлек уртак тарихи сүз булып чыга. Киләчәктә аны, панк-рок нигезендә, "Болгар мәдәнияте үзәге" кебек зур фестиваль итеп үстерергә телим, — дип сөйли Илнур.

"Болгарны Татарстан халкы акчасына төзекләндерделәр, ни өчен шул чакта башка милләтләр аңа татар белән бер дәрәҗәдә дәгъва итмәде", дигән сорауга, Илнур моның әһәмиятле мәсьәлә түгеллеген әйтә.

— Нигә аны татарлар төзекләндерде? Чөнки ул Татарстан җирендә урнашкан. Төзүчеләре арасында барыбер чуаш та, урыс та булгандыр дип уйлыйм. Канаштагы күперне пленга алынган алманнар төзегән, тик ул алманнарныкы түгел. Урыс шәһәре дип аталган Мәскәүнең дә яртысын чуаш ташчылары салган, тик ул аңа карап кына чуаш шәһәре дип аталмый. Анда төрле халыклар яши. Минем әти дә Мәскәүгә төзелешкә йөргән. Аны кем төзегәне мөһим түгел, ул кемгә калды һәм ни өчен калды – шул мөһим, — ди Илнур Камалдинов.

Бу панк-рок, һардкор музыка фестивале быел икенче тапкыр уза. Узган елны анда 150ләп кеше катнашкан, быел күпкә күбрәк булыр дип көтелә. Тик оештыручылар аның кайда узасын әйтми. Ул билет алган һәр катнашучыны аерым тикшергәннән соң гына әйтелә. Илнур моны конспирация кирәклеге, полиция белән аңлашылмаучанлыклар килеп чыгу ихтималы белән аңлата.

Иң беренче сораулары "Сез сугышка каршы нәрсәдер оештырдыгызмы?" булды

— 1 майда без шәһәрдә бушлай гына концерт куярга уйлаган идек. Шунда безне, 30 кешене төяп полициягә алып киттеләр. Кемнәрдер каты тавышка зарланган. Элек безне җырларга төнге барларга кертәләр иде, ә хәзер һәр барның үз музыкантлары, аларга читтән килеп җырлаучы кирәкми. Шуңа без урамда җыелышып концерт ясауны кулай таптык. Полиция безне алып китте дә, иң беренче сораулары "Сез сугышка каршы нәрсәдер оештырдыгызмы?" булды. Шулай дип бәйләнә башладылар, шулай дип гаепләп калдырмакчы булдылар. Югыйсә, ул туган көн хөрмәтеннән ясалган концерт кына иде. Хәзер шундый вакыт, сәхнәдән нәрсәдер сөйләү түгел, өч кешедән артык җыелу куркыныч. Урамда хәтта буш кәгазь бите тотып басып тору да куркыныч, шунда ук алып китәләр. Шуңа без чараның урынын бары тик тикшерелгән кешеләргә генә әйтәчәкбез, — диде Илнур.

Югыйсә, фестиваль програмында бернинди куркыр урын юк. Яшьләр көндез туплы уеннар уйнарга, кинозалда фильмнар карарга, барабанда уйнарга өйрәнә. Ә кояш баегач, таңга кадәр, панк-рок музыкантлар чыгыш ясый. Арада чуашча башкаручылар да бар, татарлар юк.

БОЛГАРДА ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ЧАРАЛАР ОЕШТЫРЫЛМЫЙ

Соңгы елларда, Болгарга дәгъва итүче милләтләр арта. Бу эштә чуашлар бигрәк тә актив эшли. Идел Болгарының төп варислары – чуашлар дип раслаучы бер төркем чуаш җәмәгатьчелеге, әле узган ел гына, Чабаксарда һәйкәл куеп, шул фикерне ныгыту өчен көрәшеп йөргән иде. Соңгы елларда башкортлар да Болгар мирасына дәгъвалый башлады. Шул ук вакытта, татарлар Болгарны оныта төште. Быелгы Болгар җыенын уздырудан тыш чаралар үтми, ул бер туристик үзәккә генә әйләнеп калды.

"Идел" Яшьләр үзәге җитәкчесе Зөлфия Ибляминовадан яшьләр өчен Болгарда узучы чаралар турында кызыксындык. Соңгы елларда анда бернинди чаралар да уздырылмаган, элек булган экскурсияләр дә хәзер үткәрелми икән. Мәсәлән, бу елның 31 маеннан 16 июньгә кадәр, Идел яшьләр үзәге "Милләтебез хәзинәләре" дигән балалар лагере оештырды. 23 еллык тарихы булган бу җәйге аланның максаты Русия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар балаларын берләштерү, аларда татарларның мәдәниятенә, тарихына мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү. Әле биш-алты ел элек кенә бирегә җыелучы балаларга Болгарга экскурсияләр оештырыла иде, быел ул да булмаган.

2014 елдан Болгарда үткәрелә башлаган "Болгар – Туган тел" лагеры да инде берничә ел үткәрелми.

Зөлфия Ибляминова
Зөлфия Ибляминова

— Соңгы елларда Болгарга экскурсия белән дә барганыбыз юк, чөнки пандемия сәбәпле ул рөхсәт ителми иде. Быел "Милләтебез хәзинәләре" лагеренә әзерләнгәндә дә, әле ел башында вазгыятьнең нинди буласы билгесез иде. Ә автобусларны алдан аертып кую, түләү кирәк. Шуңа без экскурсияләрне Казан эчендә генә булыр дип планлаштырдык. Ә "Болгар – Туган тел" сменасы мин килгәнче үк оештырылмый иде инде. Болгарга бөтенләй игътибар бирмибез дип әйтү дөрес булмас, пандемиягә кадәр, барыбер анда экскурсияләр оештырырга тырыша идек инде. "Татар яшьләре көннәре", "Милләтебез хәзинәләре", "Татар яшьләре лидерлары мәктәбе" вакытында да алып бара идек. Ул Казаннан ераграк шул. Анда кадәр бару, юл чыгымнары мәсьәләсе катлаулы. Тарихи җирлек буларак, башка милләтләрнең дә Болгарга игътибар бирүе яхшыдыр. Тик татар халкы чаралары да анда узарга тиеш, әлбәттә. Киләчәктә без дә моңа зуррак игътибар юнәлтергә тырышырбыз, — диде Ибляминова Азатлыкка.

Быел "Татар яшьләре көннәре" 1-5 сентябрьдә узачак. Әлегә ул чараның програмына Болгарга экскурсия кертелмәгән.

— Әлегә экскурсия програмын төзеп бетермәдек. Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуны искә алып, Болгарга экскурсия оештыру чынлап та яхшы булыр иде, диде Ибляминова.

"БОЛГАРНЫҢ ТӨП ВАРИСЛАРЫ – ТАТАРЛАР"

Тарих фәннәре докторы, археолог Фаяз Хуҗин хәзер "Сәләт" лагеренә дә Болгар турында сөйләргә чакырмаулары, анда экскурсияләр дә үткәрелмәве турында әйтә.

Фаяз Хуҗин
Фаяз Хуҗин

— Элек татар мәдәни чараларын Болгар белән бәйлиләр, анда экскурсияләргә яшьләрне бик күп йөртәләр иде. 1990нчы еллардан ук, балалар өчен "Сәләт" лагере оешып бер-ике ел үткәч, анда барып Болгар тарихы турында сөйли башладым. Болгарга экскурсияләргә алып барып, үзебезнең казылмаларны күрсәтеп, шулар турында шактый мәгълүмат бирдем. Соңыннан алар ниндидер яңа програм төзеде дә, анда Болгарга урын калмады. Алар Биләр территориясендәге Изге чишмәдән ерак түгел генә урнашкан җирдә яши, әмма хәзер балаларны шул Изге чишмәгә дә алып бара алмыйлар. Элек аларга автобуслар бирелә, шуларда борынгы шәһәр урынына барып 7-8 экскурсия уздыра идек, хәзер ул бетте. Хәзер мәктәпләрдә дә төбәк тарихын, Татарстан тарихын өйрәнмиләр, чыккан китапларны алар укымый, Болгар тарихы турында бик яхшы документаль фильмнар бар, тик яшьләр аларны да карамый. Ел саен "Татар яшьләре көннәре" дә үткәрелә, менә анда яшьләргә лекцияләр укыйм. Газета-журналда, телевидение аша бу хакта күп сөйләнергә, зуррак игътибар бирелергә тиеш дип саныйм, — ди тарихчы.

Аның фикеренчә, Болгарга игътибар кимесә, тарихны сөйләү бетсә, яшьләрне башка ысуллар белән җәлеп итүчеләр, татар мәдәниятен башка яссылыкка күчереп күрсәтергә алынучылар барлыкка киләчәк.

"BULGAR FEST" фестиваленә мөнәсәбәтле, ул татар, чуаш, мари, мордва һәм башка халыкларны Болгар исеме астында берләштереп булмавын, аларны татар белән тигез дәрәҗәдә Болгар мирасчылары дип атау мөмкин түгеллеген әйтә.

— Мариларның борынгы каберлекләрендә болгар акчалары очрый, чөнки алар бизәнү әйберләре рәвешендә кулланылган. Тик аларның Болгар варислары булуына башка бернинди дә дәлил юк. Удмуртлар белән безнең болгар халкы, әлбәттә, дустанә яшәгән, тик аларны да варислар дип атап булмый. Без удмурт тарихчылары, археологлары белән бергә эшлибез, алар беркайчан да Болгар мирасына дәгъва итмәде. Алар белеп тора: удмуртның бер өлеше Болгар территориясенә үтеп керә, болгарлаша. Хәзерге Әгерҗе, Кукмара һәм Балтач районнарында элек тә, хәзер дә удмуртлар яшәгән. Ә менә чуашларның болгарчы галимнәре дә юк, нишләптер алар бу мәсьәләне әлегәчә фәнни нигезгә салып өйрәнмәделәр, әмма алар үзләрен Болгарның турыдан-туры варислары дип саный. Болгар дәүләтенең күп өлеше башлыча Татарстан җирләрендә. Ульян, Самар өлкәсендә дә аларның археологик истәлекләре бар. Ә Чуашстанга кереп төньяккарак китәсең икән, анда гомумән Болгар истәлекләре юк. Болгар әйберләре табыла, ул булырга тиеш, чөнки сәүдә белән дә тауар алмашы барган. Әмма Чуашстан җирләренең күп өлешендә Болгар истәлекләре юк.

— Чуашлар үзләрен Болгар варислары дигәндә нәрсәгә нигезләнә?

Болгарларны чуашларның борынгы бабалары дип атауның бернинди нигезе юк

— Безнең Чуашстан территориясенә суарлар күчеп килгән, без шуларның дәвамчылары, диләр. Тик алар шул суарлардан, ә соңрак суазлардан калган авыл яки шәһәр урыны табып, һичьюгы, каберлекләрне табып, бу фактларны дәлилли алмыйлар. Өстәвенә, Татарстан территориясендәге чуаш авылларын да Болгар чорыннан ук калган авыллар дияргә телиләр. Без ул авылларның XVII-XVIII гасырда гына барлыкка килүе, чуашларның бу якларга күчеп килүе турында әйтәбез. Әйдәгез, ул авылларда археологик казу эшләре алып барыйк, әгәр ул сез әйткәнчә, Болгар чорыннан калган авыллар икән, ул казу эшләре вакытында күренәчәк, Болгар мирасын да икегә бүләчәкбез, дибез. Әмма алар казырга килми. Болгар иле – шәһәрләр иле. Чуашларның шәһәрләре бармы? Чуашта шәһәрләр юк. Болгарда бер аллага табыну дине, ислам дине, ә чуашлар гомер буе мәҗүсилек динендә булдылар. Аларда хәзергә кадәр мәҗүсилек сакланып калган. Әлифбаны алып карагыз – ул да чуашларда юк. Ул аларга XVIII гасырда христиан дине белән үтеп кергән, әмма аңарчы юк бит. Шуларның барысын да алып карасаң, болгарларны чуашларның борынгы бабалары дип атауның бернинди нигезе юк.

— Чуашлардан башка тагын болгар мирасына дәгъва итүче халык бармы?

— Соңгы вакытта башкортлар дәгъвалый башлады. Югыйсә, хәзерге Башкортстан территориясендә бернинди дә Болгар истәлекләре юк. Аннан соң, башкортларның бернинди дәүләтчелеге булмаган. Башкортстан территориясендә бернинди авыл һәм шәһәр урыны да, Болгар чорына караган мөселман зираты да табылмады, ә алар барыбер Болгарга дәгъва итә. Имеш, Борынгы Башкортстан булган. Бүләр дигән башкорт кабиләсе булган да, Биләр шуннан килеп чыккан, диләр. Шулай алар "дәүләтләре" чикләрен Биләргә кадәр суза. Фәнгә өстән-өстән карау бу, артык җитди нәрсә түгел. Шул бер шаукым булып алыр да туктап калыр дип уйлыйм. Артык борчылыр урын юк, әмма ләкин тынычланыр урын да юк.

— Фәнни дәлилләр булмый торып, шулай теләсә нинди фаразлар белән теләсә нинди җиргә дәгъва итеп буламы?

— Фән фән булып калырга, бары фактларга нигезләнергә тиеш. Сәясәт тә шул фәнгә таянып эшләргә тиеш кебек, тик соңгы вакытта ул киресенчә килеп чыга. Югарыдан килеп төшә наказ, галимнәр төрлечә кылана башлыйлар. Чуашлар белән дә шул сәяси сәбәпләр аркасында бәхәсләшәбез, хәзер менә башкортлар шул сәбәпле үк дәгъва кыла башлады. Тик дөресен язучы галимнәр элек тә бар иде, киләчәктә дә булачак, бүген аларның кыйммәте генә юк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG