Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нурбәк Батулла Екатеринбур театры операсын куюда катнаша


Нурбәк Батулла
Нурбәк Батулла

Пётр Чайковскийның "Черевички" операсын Екатеринбур дәүләт опера һәм балет академия театрында ноябрьдә күрсәтергә ниятлиләр.

Казан биючесе һәм хореографы Нурбәк Батулла Пётр Чайковскийның "Черевички" кәмит-фантастик операсын куюда катнашачак. Тамашаны Екатеринбур дәүләт опера һәм балет академия театрында күрсәтәчәкләр. Батулла беренче мәртәбә опера спектакле өчен биюләр иҗат итәчәк, аңа моны "Черевички"ны куючы режиссёр Борис Павлович тәкъдим иткән.

Нурбәк Батулла Борис Павлович белән хезмәттәшлек иткән иде инде, әмма хореограф буларак түгел, уенчы буларак. Казанның заманча мәдәнияткә ярдәм фонды – "Тере шәһәр" ("Живой город") кушуы белән Павлович "Моң" спектаклен куйган иде.

Русча-татарча ситком дип тәкъдим ителгән тамашада Батулла рок-төркем лидеры ролен башкарды. Нурбәк исемле әлеге төп герой татар теле өчен борчыла, суверенитет яулап йөргән көннәрне сагына, "моң"ны юксына.

2020 елда бу спектакль белән Татарстан милли китапханәсендә театраль мәйданчык ачылды, аны да "Моң" дип атадылар.

Гогольнең "Раштуа алдындагы төн" әсәренә нигезләнеп Чайковский язган "Черевички" әсәрен сәхнәләштерү – режиссёр Борис Павлович өчен дә, хореограф Нурбәк Батулла өчен дә опера дебюты булачак.

Чайковский моны үзенең иң яхшы операсы дип атаган. Екатеринбур театрында ул инде 70 елдан артык күрсәтелмәгән. Премьера 18 ноябрьдә булыр дип көтелә. Билетлар сатуга чыккан, аларның бәясе 300 сумнан 3000 сумга кадәр.

2018 елда Туфан Имаметдиновның "Әлиф" спектаклендәге роле өчен Нурбәк Батулла "Алтын битлек" илкүләм театр бүләгенә лаек булган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG