Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүзге ханбикәсе исемендәге парк, Күчем ханга һәйкәл, Искердә мәчет. Себер татарлары татар тарихын таныта


Быелгы Искер җыены
Быелгы Искер җыены

Себер татарлары киләсе 2023 елны Сүзге ханбикәсе елы дип игълан итеп, Тубыл шәһәрендә тарихи-мемориаль комплекс, анда тематик парк оештырырга тели. Ә шәһәрдә Себер ханлыгының азатлыгын яклап һәлак булган Күчем ханга һәйкәл куелырга тиеш. Бу хакта Искер җыенында сөйләшү булган.

5-7 августта Тубылда Искер җыены узды. Пандемия аркасында соңгы ике елда бу фестиваль узмый калды, шуңа да оештыручылар да, биредә катнашучылар да чара сагындырылган дип белдерде. Җыен өч көн дәвам итте һәм өч өлешкә бүленде. Беренче көнне тарихчы галимнәр, төбәк тарихын өйрәнүче һәвәскәрләр фәнни-гамәли конфренциядә катнашты. Ул "Искернең тарихи язмышы" дип аталды. Икенче көнне табигать кочагындагы җыен узды, уеннар, җырлар, Катым аш (искә алып дога кылу табыны), спорт бәйгеләре оештырылды. 7 августта исә җыенда катнашучыларның концерты узды.

Быелгы Искер җыены берничә йөз кешене кабул итте. Элеккеге елларда Искер җыенында каршылыклар күп була иде. Йә өлкә, шәһәр хакимияте ягыннан аңлашылмаучанлыклар килеп чыкты, йә урыс милли хәрәкәте Ермак мәсьәләсен күтәреп котыртты, йә мәхкәмәләрдә тартышу. Быел исә барысы да шома барды, ди оештыручылар да, катнашучылар да.

Искер җыены
Искер җыены

Искер җыены быел ундүртенче тапкыр узды. Баштарак ул берничә ел авыл дәрәҗәсендә генә үтсә, 2008 елдан зурлап оештырыла башлады. Хәзер инде бу фестиваль Тубылда гына түгел, Себер күләмендә дә популяр бәйрәмгә әверелде. Бу – җирле татарларның тырышлыгы. Акчасын да үзләре таба, оештыруда да тиз генә берләшә алалар. Борынгы Себер ханлыгы башкаласы Искер җирлеге кайчандыр ташландык хәлдә булса, татарлар аны тәртипкә китереп, биредә тарихи комплекс ясауга иреште, анда хәзер берничә бина тора, ике манаралы биек мәчет күтәрелде, әмма проблемнар кала бирә, мәсәлән җир мәсьәләсе әле хәл ителмәгән.

Искер җыенын уйлап табып, аны озак еллар дәвамында оештырган "Мирас" оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова каршылыклар шактый булуын әйтә, әмма эт өрә тора, кәрван алга бара дигәндәй эш итә. "Безнең максатлар бар, аңа ирешер өчен бар көчебезне куячакбыз" дип аңлата ул. Луиза ханым Азатлыкка Искер җыенына ничек акча табулары, Тубылга җыелган тарихчылар нинди файда китерә алуы, Искер тарихи җирлегенә хокукларны алу һәм Сүзге ханбикәгә һәйкәл урнаштыру ниятләре турында сөйләде.

— Искер җыены 2 ел булмады. Быел үткәргәндә нинди авырлыклар булды, оештыру ничек узды?

Луиза Шәмсетдинова
Луиза Шәмсетдинова

— Үзем дә гаҗәпләндем, беркем дә аяк чалмады, каршылык та тудырмады, элек гел нидер килеп чыга иде. Шундый дәрәҗәгә җиттек, күрәсең, хакимият тә, шәһәр тарафыннан да аңлашу барлыкка килде, барысы да шома барды, өстән басым, тыюлар булмады, ирекле эш иттек. Урыс милләтчеләре тарафыннан да бу юлы каршылык булмады, күренмәде. Булса да, мин аңа игътибар итмим. Максатыбыз бар, юлыбызны беләбез.

Бердәнбер нәрсә – өлкәнең Милләтләр эшләре комитеты аша җыен өчен акча бирелергә тиеш иде, әмма аны ала алмадык. Андагы җитәкчелекнең безгә карата тискәре мөнәсәбәтен беләбез, шәхси каршылык бу, гел проблемнар тудырып торалар. Ярар, аларның акчаларына терәлеп калмадык. Акчаны башка дәүләт оешмасы аша чыгарта алдык. Үз көчебез белән дә акчаны җыйдык, шәһәр, район хакимияте теләктәшлек күрсәтте. Инвесторлар да ярдәм итте, төрле оешмалар да кирәкле нәрсәләр белән тәэмин итте: транспорт, реклам һәм башкалар. Без Искер тарихи комплексында туристик хезмәтләр күрсәтә башладык, хәзер бераз булса да, үзебез дә акча эшли башладык, ул керемне дә оештыруда кулландык.

Искер җыены
Искер җыены

Пандемияне дә бу очракта үз файдабызга кулландык, чөнки 2 ел дәвамында без Искер территориясен яңарта алдык. Анда 2014 елдан бирле төзелеш алып барылды, хәзер мәчет тә әзер. Җир мәсьәләсендә тарткалаш та булып алды, төзелеш якынча ике елга туктап торган иде. Менә шул пандемия вакытында җирләрне әзерләдек, төзелеш чүпләреннән арындык. Пандемия дип эшсез ятмадык.

Бу эшләрне без Искерне саклау максатында бернинди програмнар булмавын аңлагач башлап җибәрдек

Гомумән, бу эшләрне без Искерне саклау максатында бернинди програмнар булмавын аңлагач башлап җибәрдек. Барысын да үзебез, халык көче белән торгыздык. Шул максаттан конференция дә оештырылды, ул ел да уза, быел халыкара дәрәҗәгә менде. Шул конференция ярдәмендә ислам диненең Көнбатыш Себергә Күчем хан сәбәпле килүен, монда ныгуын күрсәтә, дәлилли алдык.

Менә шул процесста гел бәхәсле мәсьәләләр туып килде, һәм миңа еш кына "бу синең үзеңә генә кирәк, кайда соң сезнең халык" дип әйтә иделәр. Шул рәвешле авызыбызны ябарга тели иделәр. Шуңа мин бу мирасның халыкка кирәклеген күрсәтү өчен җыен уздырырга булдым. Ул чакта Болгар җыены барлыгын белми дә идем.

Искер җыенының беренче максаты – аның халыкка кирәклеген күрсәтү. Шуннан соң инде безнең мәгънә киңәйде – Искерне таныту, популярлаштыру. Форматыбыз киңәйде, рухи ягы да өстәлде.

— Хәзер Искер тарихи-мемориаль комплексы нинди хәлдә ?

— Быел комплексның ачылышы булды. Мәчетне, ул инде әзер булса да, әлегә рәсми ачмадык, безнең төп инвесторыбыз казага юлыкты, ансыз ачу дөрес булмас дип уйладык. Кичектердек әлегә. Мәчетебез бик матур килеп чыкты, ике катлы, ике манаралы мәчет хәзер әллә каян күренеп тора. Моннан тыш, кунак йорты, торак йорт, мунча, фестиваль үзәге, чәйханәсе, остаханә, тирмәләр бар. Барысы да эшли, барысы да ачык.

Әле төзелмәгән объектлар бар, проект нигезендә тагын ике кунак йорты, төрбә төзисе бар. Алары төзелгәч, җирләрне дә тулысынча юридик яктан алып булачак.

Искер яныннан агучы Иртыш елгасы
Искер яныннан агучы Иртыш елгасы

— Искер урынын елга суы юа, яры ишелә дип сөйләгән идегез. Бу мәсьәлә ни хәлдә?

— Без бу проблемны югары күтәрдек, Путинга да яздык. Аның җавабы аркасында Искер җыенын Халыклар мирасы елы кысаларында мәдәни чаралар исемлегенә керттеләр, бу безнең өчен зур уңыш булды. Аның кысаларында ярны да ныгыту каралган булырга тиеш, бу хакта хакимият белән язышуны дәвам итәбез.

Бу җир безнең тырышлыгыбыз аркасында яхшыруын беркем дә исәпкә алмый

Әлегә бу мәсьәлә хәл ителмәгән, булыр дип өметләнәбез. Хакимият "нәрсә эшләргә мөмкин, барысы да эшләнде" дип әйтеп килә, ләкин чынлыкта бөтен департаментлар бер-береннән аерым эшли, уртак эш алып бармый, шуның белән эш катлауна. Әлегә игътибарымны Искер җыенына юнәлткән идем, хәзер, көзгә таба тагын елга мәсьәләсенә кайтачакмын. Дәүләт оешмалары хәйлә белән эш итә, күп нәрсәне әйтеп бетерми, аларда эзлекле һәм системлы эш юк.

Хакимият кинәт кенә Искердәге мәчет урнашкан җирнең кадастр бәясен 850 тапкыр арттырды. Нигә дип сорагач, андагы җир сыйфаты яхшырды дип җавап бирделәр. Бу җир безнең тырышлыгыбыз аркасында яхшыруын беркем дә исәпкә алмый. Аңарчы анда бит бары тик янган урман иде. Волонтерлар, студентлар белән, үз кулыбыз белән, көрәкләр тотып тигезләдек, чистарттык. 20 елда яңа урман үсеп чыкты.

Җир кишәрлеген сатып алырга җыенган идек кенә, җир бәясен кинәт күтәрделәр. Хәзер ул җир безнең арендада. 3 ел саен без аны озайтабыз, һәрвакыт ниндидер авырлыклар чыга. Гәрчә, андый җирне арендага 10-20 елга бирергә тиешләр. Элек без 25 мең сум түли идек, хәзер елына 100 меңнән артык түлибез. Барысы да үз акчабыз һәм инвесторыбыз Дамир Ибраһимов хисабына, беркем дә ярдәм итми. Чыгымнарыбыз исә арта гына бара.

— Искер җыенының фәнни-гамәли конференциясе сезгә, Тубыл җирендә яшәүче татарларга, ничек булыша? Тарихчылар белән нинди максатка ирешергә телисез, Искерне популярлаштыру эше ничек бара?

Искер тарихы ахыргача өйрәнелмәгән, әлегә кадәр кайбер документлар һаман сер булып саклана

— Искер тарихы ахыргача өйрәнелмәгән, әлегә кадәр кайбер документлар һаман сер булып саклана. Әлегә билгеле булган фактларның күбесе урыс чыганакларыннан алынган. Күчем ханның алтын китапханәсе, Искернең архив документлары әлегә табылмаган. Бу конференцияләр аша без кайда нәрсә эзләп булганын беләбез.

Бу конференцияләр нәтиҗәсе буларак, без даими китаплар чыгарып барабыз. Искер тарихын ачыклауда конференциябезнең максаты зур булуы бәхәссез. Хәзер хәтта чит ил, алман чыганакларында да Искер турында мәгълүматлар табыла.

Быел конференциягә күп галимнәр килде. Тематик яктан без киңәябез, элек Искернең үз тарихын гына өйрәнсәк, хәзер без Уралдан Алтайга кадәр җирләр тарихын да карыйбыз, өйрәнү географиясе киңәя. Бу юлы конференциягә бараба татарлары, чат татарлары да килде.

Яңа проектлар барлыкка килә бара. Хәзер без, максат буларак, Тубыл шәһәрендә бер урамга Күчем хан исемен бирү һәм аңа багышланган һәйкәл кую, Сүзге ханбикәгә багышланган тарихи-мемориаль комплекс, анда тематик парк концепциясен булдыру турында сүз алып барабыз. Шул рәвешле темалар ягыннан киңәябез. Киләсе ел Сүзге ханбикә елы булып игълан ителде, үзебез өчен максатларны билгеләдек. Хәзер финанс, башка якларны хәл итәсе булыр. Максат куелган икән, аңа ирешәчәкбез дип уйлыйм.

Искер җыены тирмәсендә
Искер җыены тирмәсендә
Тарихчы, галим Альберт Борһанов төбәк тарихын өйрәнүчеләрне туплап, төрле җирләрдә татар тарихын өйрәнеп, китаплар булдыру эшен алып бара. Быел аның белән бергә җыенга Татарстаннан һәм башка төбәкләрдән төбәк тарихын өйрәнүчеләрне алып барган, Себер татарлары җирләре белән танышу оештырган. Искер җыенында ул татар тарихын өйрәнү, татар авылларын барлау, Идел буенда Исламның кабул ителүенең 1100 еллыгы турында чыгыш ясаган.

Альберт Борһанов
Альберт Борһанов

— Искер җыен шау-шусыз, оешкан төстә узды. Конференция дә эшлекле рәвештә узды, Казакъстаннан да тарихчылар килде. Ә бу чарага халыкара статус бирә. Себер ул зур, анда тарихчылар өчен эш күп. Төмән, Омски ягында, мәсәлән, һәвәскәрләр күп һәм актив эшли башлады, үз авылларын өйрәнеп китаплар чыгара һәм бу эш дәвам итә. Тубыл якларында да һәвәскәрләрнең активлашуы мөһим, анда да әле китаплар язылмаган, бу – татар авылы дип билгеләп куелмаган салалар, тарихи урыннар җитәрлек. Бу эш максатчан, системлы оештырылырга тиеш, — дип белдерде Борһанов Азатлыкка.

Искер җыены конференциясе
Искер җыены конференциясе
Себер тарихын өйрәнеп, күп төрле китаплар иҗат итүче язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова Искер җыенында даими катнаша. Быел, башка еллардан аермалы буларак, төбәк тарихчылары күпләп килде, кызыклы чыгышлар шактый иде, ди ул. Аның чыгышы темасы – "Габдрәшит Ибраһимның рухи мирасын өйрәнү" булган. Ул Себернең Тара шәһәрендә туган, дөньякүләм танылган күренекле дин әһеле. Быел аның тууына – 165 ел. Искер җыенында себер якларындагы татар тарихы мәсьәләләре күтәрелә һәм быелгы фәнни конференциядә Тарада галимгә багышланган тарихи-мәдәни чара уздырырга килешенгән.

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

— Аерым лидерлар Себер белән Казан арасында күп йөри, аралашырга тырышалар. Себергә аерым мәчет төзелешләренә дә ярдәм итеп киләләр, ләкин гади халык арасында аралашу, мөнәсәбәтләр юк диярлек. Уралның безнең ягындагы халык белән Себер халкы – икесе ике планета кебек. Алар Казанга артык өмет итмиләр, үзләренең проблемнары күп, — ди Бәйрәмова. —Искер үзенә күрә уңышлы проектка әйләнде, ләкин Себер буенча эшне шуның белән генә чикләргә ярамый. Безгә бөтен Себер буйлап системлы эш оештырырга кирәк. Новосибирски – Себернең соңгы башкаласы, Тара да мөһим – боларны барысы да татар өчен мөһим.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG