Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Себер татарларына каршы бер көнлек чаралар уза да онытыла, ә "Искер җыены" үсеш ала бара"


Чарада катнашучылар. Уртада - язучы Фәүзия Бәйрәмова

"Искер җыены"н оештыручы Луиза Шәмсетдинова Искергә галимнәр игътибары артуын әйтә. Аның сүзләренчә, чараны оештыручыларның зур бер командасы барлыкка килгән.

Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәрендә быел уникенче тапкыр Себер татарларының тарихи-мәдәни мирасын барлаучы "Искер җыены" үтте. Былтыр нәкъ шул ук вакытта Тубыл районы хакимияте Ермакны данлаган "Благовест" чарасын уздырган булса, быел Омскиның Тара шәһәрендә "Себерне яулап алу" ("Взятие Сибири”) чарасы оештырылган. Ләкин "Искер җыены"н оештыручы "Мирас" төбәк татар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова ​"Искер җыены"на каршы куелган чаралар өчен артык борчылмый.

"Мирас" төбәк татар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова (уңда)
"Мирас" төбәк татар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова (уңда)

​"Нәрсә генә булмасын, "Искер җыены" чарасы үсеш ала бара. Ә менә ул бер еллык шикле чаралар югала һәм онытыла. "Искер җыены" асаба төрки халыкларны берләштерә, Күчем хан идарә иткән Уралдан башлап Кытай чигенә кадәр җирләрдә яшәүчеләрнең дуслыгын күрсәтә. Алтай, Тыва республикаларыннан, Кемерево, Новосибирки һәм Омски өлкәсеннән, Казакъстан, Украинадан да килделәр. Тывалар, алтайлар, шортлар, телеутлар булды. Швейцариядән, Финляндиядән килеп кызыксынып күзәттеләр.

"Халык тавыш бирүе" ("Народное голосование") бәйгесендә "Иң яхшы чара" сайтында катнашкан 1500 проекттан "Искер җыены" башта беренче 20леккә, аннары шул 20 чара арасыннан беренче бишлеккә эләгеп Төмән өлкәсенең дәрәҗәсен күтәрде. Бу - зур күрсәткеч.

"Искер җыены"ның форматы да үзгәрде. Искердәге мәчет күтәрелде. Ике манарасын кую эше тәмамланып килә. Тиздән айлар куячакбыз. Бу эшне бер инвестор Дамир Ибраһимов кына башкара шул.

Искердәге мәчет
Искердәге мәчет

Июнь аенда Татарстан президенты эшлекле сәфәр белән Төмәнгә килгәндә җәмәгать эшлеклеләре белән очрашты. Шунда исемлеккә кертмәгән булсалар да, мин дә сүз сорап алдым. Ике минут биргәннәр иде Миңнехановтан сорап 20 минут сөйләдем. Ул "Искер җыены"на мөмкин кадәр ярдәм күрсәтүне карарга дигән йөкләмә бирде. Шулай гына дисә дә бу бит күңелле.

Галимнәр дә бу темага инде битараф түгел. Кемереводан дәүләт мәдәният институтының халык мәдәнияте тарихы кафедрасы мөдире Надежда Ултургашева​ бер төркем галимнәрне алып килде. Алар барысын да төптән аңлап ярдәм итә. Татарстаннан Тел һәм әдәбият институтыннан вәкилләр килде, Дөнья татар конгрессы да җибәрде.

Төмәннең милләтләр эшләре комитеты ике ел элек бу чараны танымаса, быел үз вәкилен җибәрде. 50 мең сум булса да акча бүлде. Кайберәүләр үзләре шалтыратып инде ярдәм тәкъдим итә башлады. Шуңа быел команда булгач, уздыру җиңелрәк булды", ди Шәмсетдинова.

Шул ук вакытта чара узучы Тубыл шәһәре җитәкчелегеннән бернинди ярдәм булмаган. Элегрәк алар "Искер мемориал комплексы" урыс зиратына үтү мөмкинлеге бирми дип "Мирас" оешмасын мәхкәмәгә биргән иде.

"Быел да Тубыл районы башлыгына хатлар яздык, әмма карашлары уңай булмады. "Оештыручылар буларак бу чараның иминлеген, җаваплылыгын үз өстегезгә алсагыз гына уздыруга рөхсәт бирәбез" дип яздылар. Төрле шартлар куеп эчпошыргыч вазгыять тудырдылар. Су да да алып килмәделәр, медицина ярдәмен сорадык, аның белән дә ярдәм итмәделәр. Узган елгы кебек мәхкәмәгә бирмәсләр дип өметләнәм. Булышулары булмады, әмма һичьюгы мәхкәмәгә бирмәсләр дип өметләнәм. Районның мәдәният бүлегеннән дә игътибар булмады. Бер генә мәдәни чыгышка да авылларга гариза бирмәделәр. Алардан беркем катнашмады. Чараның рәсми өлешенә район башлыгы урынбасары Марат Бакиев килде. Тавыш чыгармыйча гына аңа сүз бирдек инде. Сәхнәдә басып торуы гына да яхшы фал. Әмма Тубыл районы бу чарада бөтенләй читтә торды", ди Луиза ханым.

Аның сүзләренчә, 12 ел дәвамында чарага йөрүче халык күбәйгән. Чараның мәгънәсен төптән аңлый башлаганнар.

"Инде бер буын үсеп чыкты. Шушы Искердә үскән егетләр элек мәктәптә укыган балалар башта чараның мәгънәсен аңламыйча гына безгә ярдәм итеп йөрсә, хәзер инде аңлап катнаша башладылар. Бер команда булдырылды. Яңа этапка күчтек дип әйтеп була. Бабалар яткан урыннан таптап узарга ирек бирмәдек, аларның рухларына багышлап хәтем ашларын уздырабыз. Ханнарның, шәехләрнең яткан урыннары билгеләнә башлады. Зәнки атаның ике оныгы Искердә җирләнгәне ачыкланды. Ташкент янында Зәнки атага багышланган тарихи-мемориал комплекс бар. Анда ике кабер җитешми, ди чыганаклар. Галимнәр тикшергәннән соң шул ике оныгының кабере Искердә дигән нәтиҗәгә килделәр. Яңа табылдыклар, яңа тикшерүләр уза һәм нәтиҗәләр арта бара. Болар хакында фәнни конференциядә барысы да сөйләнде. Әгәр элек конференциядә Искер турындагы тарихи документларны карау гына булса, хәзер инде кульязмалар табылып тәрҗемә ителеп, ислам динен алып килгән шәехләрнең рухлары каберләре, исемнәре билгеләнә башлады. Ягъни эш киңәеп бара. Һәрбер галим үз темасында эшли. Мисал өчен Пермьнең Барда районында Кучумовлар нәселе яши. Алар бөтенләй тикшерелмәгән. Узган елны гына Искер белән бәйләнешләрен аңладылар. Искер тарихы тагын да тирәнгәрәк китә бара", ди Шәмсетдинова.

"Искер җыены" 2-4 август көннәрендә барды. "Искернең тарихи язмышы" исемле Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциядән тыш, фестивальдә катнашучыларның гала-концерты, төрле мәдәни һәм спорт чаралары һәм экскурсияләр үтте.

"Ике сәгать экскурсия булды. Аны районның туризм һәм мәдәният комитеты уздырды. Экскурсиядән соң анда катнашкан халыкның фикерен сораштым. Алар чиркәүләргә күбрәк игътибар бирелде, татар мирасы турында аз сөйләнде диелде. Бу инде элеккедән алып барылган гадәт. Татарлар турында азрак сөйләү бар. Шуңа бу мәгънәле экскурсия булмаган. Алай да сөйләгәннәренә рәхмәт", диде Луиза Шәмсетдинова.

Быел шулай ук Кучумов фамилияле кешеләр белән очрашу булган.

"Ун кеше утырды. Кучумовлар фамилияле кешеләр саны инде 17гә җитте", ди "Мирас" оешмасы җитәкчесе.

Луиза ханым конференция азагында резолюция кабул ителүен сөйләде, ел саен аның берничә пункты үтәлә бара, әмма берсе 12 ел дәвамында игътибарсыз кала. Искер шәһәре булган җирнең Иртеш сулары белән даими юылып торуы, элек шәһәр булган җирнең күп өлешенең су астына китүе, якынча 3-4 проценты гына җимерелми калуы турында әйтте ул.

"Инде дистә елдан артык ярны ныгытуны сорасак та, бу үтәлми. Искер суга китеп бара. Безне ишетмиләр, ишетәселәре килми", ди Шәмсетдинова.

фикерләр (4)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG