Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан активисты Андрей Бояршинов тикшерү изоляторында кимендә 17 ноябрьгә кадәр калачак


Андрей Бояршинов
Андрей Бояршинов

Аны Telegram-дагы постлары өчен “террорчылыкка чакыру”да гаеплиләр . Активист адвокатына бу атнада психиатрда булуын, үзенә антидепрессантлар эчәргә кушуларын сөйләгән.

Бүген, 12 августта Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе активист Андрей Бояршиновны 17 ноябрьгә кадәр сак астында калдыру турында карар чыгарды, аны Telegram-дагы постлары өчен "террорчылыкка чакыру"да һәм "террорчылыкны аклауда" гаеплиләр. Бу хакта "Idel.Реалии"-га активистның адвокаты Рим Сабиров сөйләгән.

Бояршиновка каршы җинаять эшен Татарстан ФСБсы 18 мартта ачкан иде.

Җинаять эше ачу карарында язылганча, Бояршинов "Андрей Ossian" тәхәллүсе белән 4 мартта "ПротестныйЧат | Казань" Telegram-чатында һәм 9 мартта "Протестная Казань - НетВойне" Telegram-каналында администратор исеменнән хәбәр чыгарган. 18 мартта үткәрелгән лингвистик тикшерү әлеге хәбәрләрдә террорчылыкны аклау күренешләрен ачыклаган диелә. Нинди хәбәрләр турында сүз барганы әйтелми.

Адвокаты әйтүенчә, психологик-психиатрия экспертизасы Бояршиновны үз акылында дип тапкан. Шулай ук ул активистта депрессия билгеләре күзәтелә дигән. Андрей Бояршинов аңа бу атнада психиатрда булуын, үзенә антидепрессантлар билгеләүләрен әйткән.

Адвокат сак астында тоту вакытын озайту турындагы бүгенге карарны шикаять итәчәген искәрткән.

Иң башта тикшерү Бояршиновны кулга алуны сораган иде. Вахитов районы мәхкәмәсе моннан баш тартып, активистны 1 ай да 29 көнгә өй сагына җибәрде.

Прокуратура бу карарны шикаять итте һәм 29 мартта Татарстан Югары мәхкәмәсе Бояршиновны 18 майга кадәр тикшерү изоляторына җибәрү карары чыгарды.

Бояршинов җинаять эше ачуларын "сәяси" гамәл дип атый, ул "бу сугышка каршы булдым, каршымын һәм каршы булачакмын да", дип белдергән иде.

Апрель уртасында change.org сайтында Андрей Бояршиновны тикшерү изоляторыннан азат итүне таләп итеп петиция чыкты. Аны социолог Искәндәр Ясәвиев урнаштырды. Хәзергә аны 300ләп кеше имзалаган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG