Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гагауз автономиясенә 32 ел: Татарстанга охшаш тарих


Бу көннәрдә Молдовада Гагауз автономиясен игълан итү вакыйгалары искә алына. Бу төрки халыкның кечкенә автономиясе тарихы Татарстанныкына шактый охшаган.

1990 елның 19 августында бер төркем гагауз депутаты башкаласы Комрат булган "Гагауз автоном совет социалистик республика"сын игълан итте. Бу карар соңрак федераль үзәк (Молдова хакимияте) тарафыннан канунсыз дип аталса да, гагаузлар өчен мөһим тарихи дата булып тора.

— Гагауз халкы ул чакта үзбилгеләнүгә ирешә алды, шуңа күрә дә бу вакыйга мөһим дип санала, — дип аңлата сәясәт белгече Игорь Боцан.

Бу тарихи вакыйга Татарстан депутатларының 1990 елның 30 августында Суверенлык турында декларацияне игълан итүләренә аваздаш. Тик Татарстаннан аермалы буларак, гагауз җирендә бу автономия 4 ел танылмады, бары тик 1994 ел азагында гына Кишинев тарафыннан расланды.

Гагаузлар – алар кемнәр? Бу төрки халыкның автономия тарихы һәм Татарстан белән уртаклык һәм аермаларга күз салыйк.

Гагаузлар – нинди халык?

Молдова харитасында Гагауз автономиясе кызыл төс белән күрсәтелгән
Молдова харитасында Гагауз автономиясе кызыл төс белән күрсәтелгән

Бу исем белән Балкан ярымутравында формалашкан төрки халыкны атыйлар. Хәзерге вакытта гагауз халкы күбесенчә Бессарабия тарихи җирлегендә яши (Бу Молдованың көньягы һәм Украинаның Одесса өлкәсе). Моннан тыш бу халык вәкилләре Болгарстан, Греция, Романия һәм башка илләрдә яши.

Гагаузларның саны якынча 250 мең дип исәпләнә. Аларның зур өлеше Молдованың Гагауз автоном төбәгендә яши (2014 елгы сан – 112 мең кеше). Украинада 31 мең чамасы, Төркиядә 15 мең, Русиядә якынча 13 мең гагауз яши (күбесенчә Төмән өлкәсе, Ханты-Манси автоном төбәге, Мәскәү өлкәсе һәм Мәскәүдә).

Гагаузлар – православ халык, алар Балкан җирләрендә XIII гасырда христианлашкан дип санала. Халыкның килеп чыгышы турында төрле версияләр тәкъдим ителә:

  • иң популяр версияләрнең берсенә күрә гагаузлар – кыпчаклар, бәҗәнәкләр һәм угызлар варислары;
  • төрки, шул исәптән татар галимнәрендә гагаузларны VII гасырда Идел буеннан Балканга күченгән төрки болгарларының варислары дигән теория бар;
  • Болгарстан галимнәрендә гагаузлар – төрекләшкән болгарлар дигән теория бар.

Гагаузларның үз автономиясе бар

Совет берлегендә гагаузлар яшәгән төбәк икегә бүленә: Молдова һәм Украина республикаларына. Моннан тыш бу җирләр вак административ районнарга да бүленә, бу гагауз авыллары арасында этномәдәни бәйләнешләр өзелүенә китерде, дип саный галимнәр.

Гагауз милли хәрәкәте күтәрелеше дә татарныкы белән охшаш: 1989 елда Молдовадан аерылып чыгу турында өндәмәләр барлыкка килә башлый, Молдовада телләр турында кабул ителгән канунга каршылык күрсәтелә, гагауз халкы вәкилләре аны дискриминацион дип кабул итә, дип яза галим Федор Ангели үз "Гагауз автономиясе: кешеләр һәм фактлар" дигән хезмәтендә.

Гагауз конгрессы
Гагауз конгрессы

Нәтиҗәдә, 1989 елның 12 ноябрендә гагауз халкы вәкилләренең корылтае уза, анда "Гагауз халкы" дип аталган оешма автономия игълан итә. Киләсе көнне үк Молдова Югары шурасы президиумы аны канунсыз дип таба.

1990 елның 19 августында бер төркем гагауз депутаты "Гагауз халкының Молдова республикасыннан бәйсезлек һәм азатлык декларация"сен кабул итә һәм Совет берлеге кысаларында Гагауз республикасын игълан итә. Бу карар да Молдова Югары шурасында канунсыз һәм конституциягә каршы дип табыла.

Шулай да төбәк автоном буларак яши башлый: 1991-1995 елларда аның үз президенты була (Степан Топал, ул Молдова хакимияте тарафыннан легитим дип танылмый). Бары тик 1994 елның 23 декабрендә генә Молдова парламенты Гагауз автономиясен раслый.

2000 елларда төбәкнең автономиясен кысу омтылышлары ясала. Федераль үзәк белән төбәк җитәкчелеге арасында каршылыклар бар. Аерым алганда җирле сайлауларны үткәрмәү, Гагауз башлыгын халык тарафыннан түгел, парламент тарафыннан сайлауны оештыруга күчү тырышлыклары ясалды, дип искәртә Федор Ангели. Сүз уңаеннан, хәзер төбәк башлыгы да президент түгел, башкан дип атала.

Гагауз телендә күпме кеше сөйләшә?

Этулиа гагауз авылына керү
Этулиа гагауз авылына керү

Гагаузларның халык саны күп булмавы аларның тел белүчеләр санында да күренә. Гасыр башына гагаузча сөйләшүчеләр саны якынча 180 мең дип исәпләнде. Язма тел гагаузларда чагыштырмача соң, 1957 елда кирилл әлифбасы нигезендә барлыкка килә. 1996 елда тел белгечләре гагауз теленең латин графикасын ясап чыгара.

Гагауз теле төрки телләрнең угыз төркеменә карый. Ул төрек, азәрбайҗан һәм кырымтатар телләренә якын. Шул ук вакытта болгар һәм урыс телләре тәэсире дә зур.

Гагауз төбәгендә яшәүчеләрнең күпчелеге гагауз телен белә, ләкин төбәктә яшәүчеләрнең күпчелеге урыс телендә иркен аралаша. Мәктәпләрдә дә балалар урыс телендә укый, дәүләт оешмаларында да эшләр урыс телендә алып барыла.

Бүген автономия ни хәлдә?

Гагауз халык җыенының кайбер депутатлары һәм активистлар 19 августны тарихи көн буларак билгеләргә тели. Аерым алганда, беренче президент Степан Топал музеена чәчәкләр кую чарасы планлаштырыла.

Шул ук вакытта бу көннәрдә Гагауз җирендә хакимияткә каршы протест чаралары актив уза. Протестчылар энергия һәм азык-төлеккә бәянең кискен үсүенә каршы чыга. Nokta порталы язуынча, бу протест чараларында Молдова республикасыннан бәйсезлек алу таләпләре дә яңгырый.

Комратта хакимияткә каршы протест чарасы, 2022 елның 17 июле
Комратта хакимияткә каршы протест чарасы, 2022 елның 17 июле

Молдова хакимияте бу протестларны дәүләттә вазгыятьне какшату омтылышы дип бәяләсә дә, сәясәт белгече Игорь Боцан моның белән ризалашмый. Гагауз җире күбесенчә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнгән, кечкенә төбәк, һәм ул Молдовадагы хәлләргә зур йогынты ясый алмый, дип саный ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG