Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хохорин Татарстан мәктәпләрендә "радикал ислам һәм деструктив субкультура" тарала дип кисәтте


Артем Хохорин
Артем Хохорин

Полиция аерым мәктәпләрдә профилактика эше башларга җыена, бу тәҗрибә соңнан башка мәктәпләрдә дә кулланылачак.

Татарстан мәктәпләрендә традицион булмаган ислам һәм деструктив субкультура тарала. Бу хакта 19 августта республиканың эчке эшләр министры Артем Хохорин укытучыларның август киңәшмәсендә белдерде.

Министр Казанның 180нче күптелле гимназиясен мисал итеп китерде. Аның сүзләренчә, мәктәп җитәкчелеге укучылар тарафыннан кылынган хокук бозу очракларын яшереп килә.

"Кызларга бәйләнү, сексуаль характерда видео тарату, сату максатыннан самокатны урлау очраклары бар. Ата-аналарның шикаяте булган, ләкин мәктәп җитәкчеләре бу мәсьәләләрне үзе хәл итергә теләгән. Укучылар арасында традицион булмаган исламны пропагандалауны мәктәп җитәкчесе күрми яки күрергә теләми. Бу мәсьәләгә аның карашы җитди түгел", диде ул.

Хохорин сүзләренә караганда, Татарстанда 61 белем бирү оешмасында проблемнар булуы ачыкланган. Аеруча, ул 11 мәктәп һәм урта һөнәри уку йортын кара исемлеккә керүен әйтте. Алга таба Эчке эшләр министрлыгы Казанның 180нче гимназиясендә, Казан төзелеш көллиятендә һәм Чаллы политехник көллиятендә үзе профилактик эш алып барачак. Бу тәҗрибәне алар үрнәк итеп башка мәктәпләргә дә таратырга уйлыйлар.

Әлеге теманы дәвам итеп Татарстан яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов балигъ булмаганнар арасында Русиядә тыелган АУЕ һәм башка тыелган агымнар йогынтысына бирелүчеләр булуын әйтте. (Яшүсмерләр арасында җинаятьчелек арту министр алдында торган 5 мөһим мәсьәләнең берсе дип аталган иде - ред.)

Соңгы елларда балигълык яшенә җитмәгәннәр арасында җинаятьләр саны кимесә дә, быел Татарстанда аларның саны 1,6 процентка артып, 433 очракка җиткән. Шул исәптән, үтерү очраклары 200 процентка (3 үлем), урлау – 38 процентка (261 очрак) үскән. Бүген республикада 2,5 меңгә якын балигъ булмаганнар махсус исәптә тора.

Хохорин сүзләренчә, балигъ булмаган яшьләр арасында кылынган җинаятьләрнең өчтән бере үтерү, урлау, җимерү очраклары белән бәйле. Мисал өчен ул Спас районында мәктәп укучысы белән техникум студентының әнисе белән бергә яшәгән ир-атны үтерүен китерде.

Бу ел башында Татарстан прокуроры өйдә укучы балалардан экстремизм эзли башлады. Узган ел республикада 1198 бала өйдә белем алуны сайлаган булса, быел андыйлар 1978гә җиткән. Бу санны киметергә кушты ул.

Өч ел элек Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин да өйдә укуга күчкән гаиләләрне тикшерергә кирәк дигән иде. Гаиләдә укучыларны, хосусый мәктәпләргә күчүчеләрне радикал ислам карашындагы мөгаллимнәр тәрбияләргә мөмкин дигән уйларын белдерде министр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG