1-5 сентябрьдә Казанда узачак Татар яшьләре көннәренең максаты үзгәрде. Бу хакта 25 августта Татар федераль милли-мәдәни мохтәриятенең башка мөдире Миләүшә Шәрәпова "Татар-информ"да узган матбугат очрашуында белдерде.
— 1990 елда башланган Татар яшьләре көннәренең максаты башка иде. Ул вакытларда "Азатлык" дип кычкырсалар, Татарстанга күбрәк мөстәкыйльлек кирәклеге турында сөйләшсәләр, хәзер яшьләр алдында максатлар үзгәрде, — диде ул.
Шәрәпова сүзләренчә, бүген яшьләр алдында беренче урында телне, гореф-гадәтләрне саклап, яшьләр алдында милләтнең байлыгын тапшыру тора.
— Яшерен-батырын түгел, бүген Русиянең 29 төбәгендә генә татар мәктәпләре бар. Аларда күпмедер дәрәҗәдә – йә башлангыч сыйныфларда, йә якшәмбе мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытыла, — диде ул.
Шул сәбәпле, җыенда төп игътибар татар теле һәм татар тарихы дәресләренә биреләчәк. Аларны укытучы Николай Максимов һәм галим Фаяз Хуҗин укытачак. Моннан тыш, чарада вокал, бию, кул эшләре, актерлык, журналистика, проект ясау остаханәләре эшләячәк. Делегетлар Кариев театрында баручы "Йосыф" спектаклен карый алачак.
Татар яшьләре көннәре 32нче тапкыр оештырыла. Елдагыча ул "Волга" яшьләр үзәгендә узачак. Быел җыенда Русиянең 25 төбәгеннән 180 делегат катнашыр дип көтелә. Башка еллардан аермалы, бу юлы чарада чит илдән татар яшьләре килмәячәк.
— Чөнки илдә шундый сәяси вазгыять хөкем сөрә. Пандемияне дә беркем бетермәде. Ата-аналар да балаларын җибәрергә, яшьләр дә килергә куркадыр, — дип аңлатты Шәрәпова.
2019 елдан пандемия сәбәпле Татар яшьләре көннәренә чит илдән делегатлар килми башлады. Соңгы ике җыенда төп игътибар Русиядә узган җанисәп мәсьәләсенә бирелде.
Беренче Татар яшьләре көннәре 1990 елның 17-28 июнь көннәрендә уза. Анда 400 делегат катнаша. Җыенда "Азатлык" берлегенә нигез салына. Яшьләр көннәренең төп максаты – татар милләте өчен тигезлек, Татарстан мөстәкыйльлеге, тел мәсьәләсе, дип сөйләгән иде аны оештыручыларның берсе Ирек Гариф Азатлыкка. Ул вакытта чараны оештырырга Казандагы кайбер заводлар ярдәм иткән. Хәзер Татар яшьләре көннәре тулысынча дәүләт карамагына күчте.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!