Accessibility links

Кайнар хәбәр

Левада үзәге: "Сугыш озакка сузылган саен халык уйлана башлый"


"Левада үзәге" бәйсез социологик сораштырулар хезмәте җитәкчесе Лев Гудков
"Левада үзәге" бәйсез социологик сораштырулар хезмәте җитәкчесе Лев Гудков

"Левада үзәге" бәйсез социологик сораштырулар хезмәте җитәкчесе Лев Гудков русияләр Көнбатышның Русиягә керткән санкцияләре нәтиҗәсен дә сизә, инфляция һәм икътисадтагы кризисның үз кесәләренә сугуын да аңлый башлый дип саный.

Русия хакимиятләре һәм хакимият контролендәге социологлар Русиянең Украинадагы сугышын яклау дәрәҗәсе югары, ул 80 проценттан да артып китә дип белдерә. Ләкин бәйсез социологлар хәтта цензура шартларында да, ягъни Киев позициясен яклау яки сугышка каршы булу тыелган вакытта да кешеләр барыбер сугышның мәгънәсе турында уйлана һәм канәгатьсезлек белдерә башлый дип саный.

Халык шулай ук Көнбатышның Русиягә керткән санкцияләре нәтиҗәсен дә сизә, инфляция һәм икътисадтагы кризисның үз кесәләренә сугуын да аңлый башлый дип белдерә "Левада үзәге" бәйсез социологик сораштырулар хезмәте җитәкчесе Лев Гудков. Моннан тыш, аның сүзләренчә, фронттагы проблемнар аркасында хәтта мәгълүмати блокада шартларында да "дөньядагы иң көчле армия" турындагы миф таркала бара.

— Узган атна "Левада үзәге" русияләрнең сугышка мөнәсәбәтен анализлаган соңгы хисапны чыгарды. Күпчлек респондентлар барган вакыйгаларга карата борчуын белдерә, шул ук вакытта Русия кораллы көчләренең Русиядәге гамәлләрен хуплый. Ни өчен шулай?

Русияләрнең күпчелеге Русия кораллы көчләренең югалтулары, сугыш китергән нәтиҗәләр турында белми

— Беренче сәбәп: Русиядә мәгълүмати пәрдә капланды дияргә була. Русияләрнең күпчелеге сугыш барган җирләрдән рәсми мәгълүматтан тыш яңалыклар күрми: Украинада җимерекләр, Русия армиясенең җинаятьләре турында, ә иң мөһиме, кешеләрне чынлап та борчырга мөмкин булган әйберләр - Русия кораллы көчләренең югалтулары, сугыш китергән нәтиҗәләр турында белми.

Әмма кешеләр барыбер уйлана башлады: алда нәрсә булачак? Блицкриг була алмады, сугыш позиция фазасына күчә, дөньядагы иң көчле яки икенче урындагы армия турында миф юыла бара. Һәм халыкта аптырау туа: ни өчен шулай?

Бүген Русиядәге әлеге хәлнең ике нәтиҗәсе турында әйтергә мөмкин. Вакыйгаларга карата игътибарның кимүе, уңайсыз мәгълүматтан качарга тырышу. Һәм хакимиятнең дә, сәясәтнең үзенең дә легитимлыгы юыла башлау.

— Ләкин шуңа карамастан Русиядә "махсус операцияне" хуплау дәрәҗәсе кимеми?

Башка төрлерәк бирелгән сораулар рәсми мәгълүматка ышанмау дәрәҗәсенең артуын, пропаганда көченең кимүен күрсәтә

— Хуплау кимеми, чынлап та, ул 75% тирәсе тора. Әмма башка төрлерәк бирелгән сораулар рәсми мәгълүматка ышанмау дәрәҗәсенең артуын, пропаганда көченең кимүен күрсәтә. Беренче чиратта, шикләнүләр һәлак булучылар һәм яраланучылар, Русия гаскәренең югалтуларына кагыла. Икенчесе - Украинада сивил халык арасында корбаннар. Һәм шулай ук әкренләп булса да, күп кенә русияләрне борчый башлаган өченче фактор - сугышның нәтиҗәләре һәм кертелгән санкцияләр.

Әлегә бу гаиләләрнең 15%ына йогынты ясый. Бу беренче чиратта зур шәһәрләрдә яшәүчеләр, белемле, мәгълүмати офыклары киңрәк булган кешеләр. Ләкин хакимият бу тискәре нәтиҗәләрнең барлыгын аңлый һәм социаль ярдәм турында вәгъдәләр биреп моны нейтраль итәргә тели.

— "Махсус операцияне" күбрәк 55 яшьтән өстән булучылар хуплый, шулай ук алар әлеге вакыйгалар өчен борчыла да. Ни өчен алар? Бу мәгълүматны интернеттан яки телевизордан алу белән бәйлеме?

— Бу, беренче чиратта, телевизор, әмма совет тәҗрибәсе дә бар. Сугышны, чынлап та, өлкән яшьтәге кешеләр күбрәк күзәтә. Аларны бу чынлап та борчый. Яшьләрдән аермалы буларак, алар өчен бу нинидер виртуаль, компьютер уены түгел: аларның ата-аналары чынлап та зур сугыш, Икенче дөнья сугышында катнашкан. Һәм аларга сугыш куркынычы, аның җимерекләр, кешеләр үлеменә китерүен аңлау сеңгән.

— Ләкин алар бүгенге сугышны хуплый булып чыгамаы?

— Алар шулай ук операциянең батып калуын да күрә. Тиз җиңү, Киевны алу булмады. Өстәп әле аларның Әфганстанда җиңелү тәҗрибәсе дә бар. Шуңа күрә алар Өченче дөнья сугышыннан бик курка.

— 55тән өстән булучыларның куркулары турында сөйлисез, ләкин аларның бүгенге сугышны хуплаулары мантыйкка сыймый бит.

Өлкән яшьтәгеләр яшьләргә караганда пропагандага ныграк бирешә

— Каршылыклардан куркырга кирәкми, киңкүләм акыл чынлап та каршылыклы. Бу очракта моны аңлатып була. Әлеге кешеләр яшьләргә караганда пропагандага ныграк бирешә: имеш, Көнбатыш Русиягә һөҗүм итәргә әзерләнә, Көнбатыш Русия өчен җитди куркыныч булып тора, ул илне юк итәргә, кимендә хәлсезләрендерергә, бүлгәләргә, аның байлыкларын тартып алырга тели. Шуңа күрә алар ныграк борчыла, вазгыятьне ныграк карап бара.

— "Левада үзәге" мәгълүматынча, майда респондентларның 17% Русиядә икътисади сәбәпләр белән протестлар булуы мөмкин дип санады, ә 14% аларда катнашырга әзер иде. Сәяси таләпләр белән протестлар булу ихтималына 16% ышанды, ә аларга чыгарга 9% әзер иде. Күпчелек русияләр өчен буш суыткыч протестка чыгу сәбәбе булып тора дип әйтергә мөмкинме? Һәм ни өчен андый сораштыру соңгы тапкыр майда уздырылды?

— Ни өчен майдамы? Беренчедән, безнең финанслар чикле. Киңкүләм протестларда катнашырга әзер булучылар саны соңгы елларда кими: пенсия реформасы чорында 15-18% булган иде. Ләкин бу сан 7 яки 9%-ка кадәр төште.

Бу гомум тренд. Өлешчә ул протестлар, демонстрацияләр ярдәмендә нинди дә булса нәтиҗәгә килеп булмаудан күңел кайту белән бәйле. Өлешчә җәзалардан курку, чөнки протестларга чыгучыларга хакимият мөнәсәбәте репрессия икәне ачыктан-ачык күренә. Бу протест барышында полиция таягы төшү генә түгел бит, җинаять эше ачылу куркынычы да бар. Моннан тыш, сугышка каршы гамәлләр өчен җәзалар турында да сөйләп, бөтен каналлардлан күрсәтеп торалар. Халыкта протестларга чыгу теләген киметү өчен хакимиятләргә зур репрессияләр уздырырга да кирәкми, бер очракны бөтен җиргә тарату да җитә.

— Русияләрнең "масхус операциягә" мөнәсәбәтен нәрсә үзгәртә ала?

Бүген Русия алып барган сәясәт белән гаиләнең көндәлек проблемнары арасында бәйләнеш өзелгән

— Беренчедән, операциянең уңышсызлыгы, озак вакытка сузылуы. Куәтле держава, бөтенесе куркып торучы, шунлыктан хөрмәт ителүче дөньядагы иң көчле илнең авторитеты турында мифның юылуы бүген үк күренә. Иң көчле гаскәр көчсез Украина гаскәрен җиңә алмый. Моңа ияреп русияләр украин армиясе түгел, ә украин халкы сугышканын аңлый башлады. Бу бик мөһим әйберләр. Ләкин әлегә мондый хәрәкәт бик йомшак.

Икенчедән, әле икътисади нәтиҗәләр чын-чынлап күренми. Санкцияләр Русия гаиләләренең 15%ына гына йогынты ясады. Ләкин ел ахырына, 2023 елның беренче яртыеллыгында хәлләр авыраер дип уйлыйм.

Бу үзе мөнәсәбәт үзгәртүгә китермәячәк, ләкин кеше барыбер уйлый башлаячак: ник болай килеп чыга соң? Бүген Русия алып барган сәясәт белән гаиләнең көндәлек проблемнары арасында бәйләнеш өзелгән, һәм бу оятсыз һәм агрессив пропаганда җимеше.

— Бик мөһим сорау: сугыш шартларында социологиягә никадәр ышанып була? Русиядә сугышка каршы фикер өчен эзәрлеклиләр, гаскәрне "дискредитацияләү", "фейклар" турында кануннар бар. Мондый вазгыятьтә чынлап та халык фикерен белеп буламы? Яки кешеләр җавап бирергә куркамы?

Режимга лояль булган төркемнең ныграк куркуын ачыкладык

— Үзебез алган мәгълүматның ышанычлылыгын күп тапкырлар тикшердек һәм һәр очракта да режимга лояль булган төркемнең ныграк куркуын ачыкладык. Эш Кремль хезмәтләренә яки "махсус операцияне" хуплау турындагы саннарга ышану-ышанмауда түгел. Әлеге саннар артында ни ятканын аңлау кирәк. Без бөтенләй башка төрле яшәүче тоталитар режим реанимациясе белән эш итәбез. Демократик җәмгыять нормаларын Русия чынбарлыгына күчерергә кирәкми, бүгенге вазгыять башка төрле. Русиядә уздырылган социалологик сораштыруларны анализ ясау өчен материал дип карарга кирәк. Моның өчен әлеге мәгълүматны анализлый ала торган эксперт җәмгыяте эшләргә тиеш. Әмма безнең интеллектуаль җәмгыятьнең йомшаклыгы шунда, ул мондый әйберләрне аңларга да, өйрәнергә дә теләми. Эш куркуда гына түгел.

  • Русиянең Украинага каршы сугышы Владимир Путин фәрманы белән 2022 елның 24 февральдә башланды. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" дип белдерсә дә, Путин конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде.
  • Русия Украинада яулап алу сугышы алып баруын кире кага һәм моны "махсус операция" дип атый. Көнбатыш илләре моны суверен дәүләтнең бөтенлегенә каныгу, агрессия дип бәяли.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG