Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лондондагы "Заман" җәмгыяте: "Конгресс резолюциясенә исебез китте"


Лондондагы "Заман" татар-башкорт җәмгыятенең чәкчәк әзерләү остаханәсендә катнашучылар
Лондондагы "Заман" татар-башкорт җәмгыятенең чәкчәк әзерләү остаханәсендә катнашучылар

Лондондагы "Заман" татар-башкорт оешмасы бәйрәм чаралары гына түгел, тарихи лекцияләр, татар теле курслары, сөйләшү клублары уздыра, Дөнья татар конгрессының Русиянең Украинадагы сугышын хуплап резолюция кабул итүен аңламый.

Узган атна Лондондагы "Заман" татар-башкорт җәмгыяте чәкчәк әзерләү остаханәсе оештырды. Җәй башында зурлап Сабан туе уздырган иде. Чит илләрдә эшләп килүче кайбер татар оешмаларыннан аермалы буларак, биредә башлыча татар телле мохит хөкем сөрә.

Оешма 2017 елдан бирле эшләп килсә дә, Дөнья татар конгрессы белән элемтәләре юк дияргә мөмкин. Конгресс белән башлыча Британия татарлары берлеге хезмәттәшлек итте. Ләкин берлекнең сайтында соңгы язмалар 2018 елда чыккан. 2018 елда Лондонга Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Очрашуны алып барган Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев яшьләргә сораулар бирергә мөмкинлек бирмәде, соңрак аларга язмача җавап бирербез дип кенә ышандырды. Очрашу күбрәк җыр-биюгә кайтып калды.

Азатлык Лондондагы татар-башкортларның ничек яшәве белән кызыксынды.

Чәкчәк тә пешерәләр, тарихи лекцияләр дә уза

Чәкчәк әзерләү остаханәсен оештыручы активист Әмирә Гатина мондый чара турында фикер Лондонда узган Сабантуйдан соң килде, ди: "Чәкчәк теләсә кайсы татар бәйрәм өстәленең төп бизәге булганлыктан, аны әзерләү күнекмәсе безгә бик кирәк иде. Идея туды һәм без аны августта тормышка ашырдык. Беренче остаханәдә 14 кеше катнашты, моңа өстәп, мәктәп яшендәге ике бала килде, алар да актив катнашты – өлкәннәр белән беррәттән камыр басарга һәм кисәргә өйрәнделәр."

Чәкчәк әзерләү остаханәсе
Чәкчәк әзерләү остаханәсе

"Безнең якташыбыз Лилия Сербан үзенең җиһазландырылган кухнясын тәкъдим итте. Ә дәресне Лилия Мусина алып барды, әлеге татлыны әзерләүнең нечкәлекләре белән уртаклашты. Без, әйтерсең, авылга туганнарыбызга барып килдек, бу бик кыйммәтле күнекмә өлкән буыннан кече буынга күчте. Лилия Сербанның кунакчыллыгын билгеләп үтәсем килә. Ул безне гөбәдия һәм бәлеш белән сыйлады. Остаханә татар телендә барды, җыр һәм биюләр белән узды. Кичкә таба һәр катнашучы бергәләп әзерләнгән чәкчәк алып китте", дип уртаклашты ул.

Кулинар остаханәдән тыш Лондон татарлары күптән түгел "XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында татар җәмгыяте үсешендә ислам һәм җәдитчелек роле" темасына лекция дә оештырды. Лекцияне тарих фәннәре кандидаты, Лондон университеты магистранты Гадел Хәсәншин укыган. Узган якшәмбедә исә активистлар татарча хайкинг оештырган. Сентябрь азагында Лондонда татар теле курсларының яңа сезоны башланачак.

Лидерлар юк, барысы да тигез

Әмирә Гатина сөйләвенчә, "Заман" татар-башкорт җәмгыяте – шактый яшь оешма. "Беренче чараны без 2017 елда уздырдык. Мин ул вакытта өч яшьлек бала анасы булганлыктан, балалар өчен татар телендә Яңа ел бәйрәмен уздыру уе килде. Бәйрәмгә әзерлек барышында өлкәннәрдән Яңа ел чыршысын барлык яшьтәгеләр өчен дә киңәйтү тәкъдиме яңгырады. Ахырда шулай эшләдек. Бина таптык – бусы безнең өчен төп авырлык, чөнки безнең бернинди финансларыбыз юк, – костюмнар таптык, сценарий һәм уеннар, җырлар әзерләдек. Кышкы чыршы гөрләп узды, яныма килеп, "25 ел монда яшибез һәм Яңа ел бәйрәменең бер тапкыр да татар телендә узганы булмады", диючеләр булды. Бәйрәм чыннан да өйдәгечә җыйнак, балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә күңелле булды. Шуннан бирле барлык чаралар һәм очрашулар рәхәт уза", дип искә ала Лондон татарлары активисты. Оешманың күп чараларының башында торса да, ул үзен лидер дип атарга ашыкмый, "рәсми лидерлар юк бездә", дип аңлата.

Әмирә Гатина һәм Ландыш Янборисова (у)
Әмирә Гатина һәм Ландыш Янборисова (у)

— Туган илне сагыну билгеле бер дәрәҗәдә һәркемдә бар. Безнең чаралар бердәмлек хисе тоярга, татар мәдәнияте белән элемтәгә керергә ярдәм итә. Чаралардан соң "Без өйгә кайткандай кебек булдык" дигән бәяләмәне бик еш ишетәбез һәм бу безнең тырышлыкларга иң югары бәя. Татар телендә чаралар үткәрүнең төп идеясе – балаларыбыз татар сөйләмен ишетсен, өлкәннәр татар телендә аралашсын, аны өйрәнүгә омтылсын өчен, туган телдә аралашу өчен платформа-киңлек булдырудан гыйбарәт, ди Гатина.

Бергәләп 21 февральдә Халыкара Туган тел көнен ел саен төрле форматта билгеләп үтәләр, татарча диктант язалар. Татарча сөйләшү клублары да бар. Пандемиягә кадәр оффлайн очрашкан булсалар, пандемия вакытында клуб онлайн форматка күчкән. Татар телен өйрәнә башлаучылар өчен дәресләрне Рөстәм Сүлтәев үткәрә.

Шулай да татар-башкорт җәмгыятенең иң яраткан бәйрәме - Сабантуй. 2018 елда ул шактый зур форматта узган. Бию номерлары әзерләнгән, костюмнар тегелгән, урыс һәм болгар иҗат коллективлары чакырылган, традицион спорт уеннары оештырылган. Аннары инде пандемия сәбәпле зур төркемнәр белән очрашу мөмкинлеге булмаган, шуңа күрә пикник форматына күчкәннәр. 2022 елгы Сабан туена кунаклар күбрәк килгән, пандемиядән соң барысы да элекке халәтенә кайта башлаган.

Бәлеш тә пешереп караганнар
Бәлеш тә пешереп караганнар

Шулай ук зур булмаган очрашулар һәм 15-25 кешелек чаралар да уза. Соңгы елдагылардан экскурсияче Диләрә ханым белән Лондон буйлап "Инглиз патшалары һәм Русия императорлары Лондоны" экскурсиясе, Victoria & Albert музеендагы Ислам мәдәнияте күргәзмәсендә экскурсияләрне, ураза пикнигын, Рамазан ае ифтарларын, тарихи лекцияләрне атарга була. Оешманың тагын бер активисты – Ландыш Янборисова "Ханым" проекты өчен Лондон турында татар телендә видеоэкскурсия төшергән.

Татар конгрессына керү ни бирә

Чаралар Лондон татарлары донатларына оештырыла һәм бу һич тә җитәрлек түгел дип сөйли Әмирә Гатина. Аларны тагын да җитдирәк масштабта уздыру өчен күбрәк акча кирәк. "Хәзерге вакытта бездә оештыручылар, волонтерларның искиткеч такымы формалашты, үзебезнең команда белән горурланам, анда үзара хөрмәт, ышаныч, кирәкле эшне эшләргә әзерлек бар. Барысының да позицияләре тигез", ди Гатина.

Оешма Дөнья татар конгрессына керми. "Анда керү оешмага ни бирә. Быелгы җыендагы резолюция текстын күргәч, безнең исләребез китте", ди ул.

Чәкчәк әзерләү остаханәсендә катнашучылар
Чәкчәк әзерләү остаханәсендә катнашучылар
  • Август башында узган конгресс җыенында Русиянең Украинадагы сугышын хуплаучы резолюция кабул ителде. Моны бигрәк тә чит ил татарлары тәнкыйтьләп чыкты, резолюцияне кабул итү процессы гадел булмады диделәр. Төркия вәкилләре Милли Шурадан чыгуын, Монреаль татарлары оешмасы җитәкчесе Марат Сәләхетдинов вазифасыннан китәчәген белдерде.
  • Күп кенә чит илләрдәге татарлар сугышка протест йөзеннән корылтайга барудан баш тартты. Финляндия татарлары да корылтайга бармады һәм сугышны хөкем итеп чыкты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG