Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилев Нариман Джелялны азат итү турында Эрдоган белән сөйләшмәкче


Мостафа Җәмилев
Мостафа Җәмилев

“Якын арада Эрдоган белән күрешеп, бу уңайдан нәрсә эшли алуын әйтермен дип уйлыйм. Әмма Путиннан нәрсәне дә булса йолып алу бик авыр”, дигән ул Крым.Реалиига.

Кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилев Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган белән Кырым активисты һәм сәясәтчесе Нариман Джелялны Русия тоткынлыгыннан азат итү турында сөйләшмәкче.

Бу хакта Җәмилев Крым.Реалиига сөйләгән.

"Якын арада Эрдоган белән күрешеп, бу уңайдан нәрсә эшли алуын әйтермен дип уйлыйм. Әмма Путиннан нәрсәне дә булса йолып алу бик авыр", дигән ул.

Ул 2017 елда Әхтәм Чийгоз белән Илми Умеровларны азат итүләре, моның Русия агентларына алмаш булуын хәтерләткән иде.

"Әхтәм Чийгоз белән Илми Умеровларны азат итүләрендә Эрдоганның роле бар иде. Бу нәрсә бәрабәренә булды, дип сорагач, хәйләкәр итеп, бернәрсә бәрабәренә дә түгел, мин Путиннан сорадым һәм ул азат итте, дигән иде. Чынлыкта исә Эрдоган аларга ике урыс террорчысын бирергә мәҗбүр булган. Ә алар - чечен диссидентларын үтерүгә махсуслашкан Русия баш күзләве хезмәткәрләре иде", дигән Җәмилев.

Ул хәзерге вакытта "Русиянең алты яки җиде террорчысы Төркиядә сак астында" дигән.

Бүген, 29 августта кырымтатарлар Нариман Джелял һәм абыйлы-энеле Әхтәмовлар соңгы сүзен әйтергә тиеш, шуннан соң Русия мәхкәмәсе хөкем карары чыгарачак.

Русия гаепләве Нариман Джелялга, Асан һәм Азиз Әхтәмовларга 15әр ел колония сорый.

Узган елның сентябрь башында Русия хокук саклау оешмалары Акмәчеттә кырымтатарларда тентү уздырды, нәтиҗәдә биш кеше тоткарланды. Журналист, җәмәгать эшлеклесе Нариман Джелял шуларның берсе иде. Бертуган Асан һәм Азиз Ахтемовларны диверсиядә, ягъни белә торып Ангара авылындагы газүткәргечкә зыян салуда гаепләделәр.

ФСБ фаразына күрә, август ахырында Украина күзләве кушуы белән кырым татарлары "Крымгазсети" оешмасының газ үткәргечен шартлаткан. Шул ук вакытта газ оешмасының мөдире Сергей Тарасов газ җибәрүдә тоткарлыклар булмады дигән иде.

2014 елның язында Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, ярымутрауда даими рәвештә бәйсез журналистлар, җәмәгать активистлары, кырымтатар милли хәрәкәте активистлары, Милли мәҗлес әгъзалары, шулай ук Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы белән элемтәләрдә шикләнелүче Кырым мөселманнарында тентүләр уза. Кырым татарларының күбесе Кырымны Русиягә кушуларына каршы чыккан иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG