Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Сталинны Һитлер белән чагыштырганы өчен оппозиционер Леонид Гозманны тоткарлаганнар

Киевтагы плакат. 2014 ел, архив фотосы
Киевтагы плакат. 2014 ел, архив фотосы

Полиция Гозманга Facebook-тагы язмасы өчен беркетмә төзегән. Бу язмасында оппозиционер наци Германиясе лидеры Адольф Һитлер – явызлыкның үзе, СС – җинаятьчеләр, әмма совет диктаторы Иосиф Сталин һәм НКВД алардан да начаррак булган, дип язган.

Бүген, 29 августта Русия оппозиционеры Леонид Гозманны полиция тоткарлаган, ул нациларны һәм сталинчыларны тәңгәлләштерү турындагы административ эш нигезендә иртәгәге мәхкәмәгә кадәр сак астында булачак. Бу хакта "ОВД-инфо" хәбәр итә.

Леонид Гозман
Леонид Гозман

Полиция Гозманга Facebook-тагы язмасы өчен беркетмә төзегән. Бу язмасында оппозиционер наци Германиясе лидеры Адольф Һитлер – явызлыкның үзе, СС – җинаятьчеләр, әмма совет диктаторы Иосиф Сталин һәм НКВД алардан да начаррак булган, дип язган.

2021 елда Русия думасы коммунистларны нацилар белән тиңләштерүне тыя торган канун кабул итте, аны Русия президенты Владимир Путин да имзалады. Бу административ маддә нигезендә сәясәтчене 15 тәүлеккә кадәр сак астына алырга һәм ике мең сумга кадәр штрафка тартырга мөмкиннәр.

Русия тышкы эшләр министрлыгы һәм башка рәсми затлар, шул исәптән президент Владимир Путин да соңгы елларда берничә мәртәбә Сталин режимын Һитлер идарә иткән фашистик Германия белән чагыштыруга юл куймаска кирәген белдерде. Алар моны "Икенче дөнья сугышы нәтиҗәләрен яңабаштан карау" дип атый.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров совет чоры диктаторы Иосиф Сталинга карата "һөҗүмнәр" "Икенче дөнья сугышы нәтиҗәләренә һәм Русиянең үткәненә дә һөҗүм", дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG