Accessibility links

Автономиядән кеше хокукларына — бер адым. Татарстан нәрсәдән мәхрүм калды


Казан күренеше
Казан күренеше

1990 елның 30 августында Татарстан дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итте. Аннан соң Совет берлеге кысаларында республиканың киләчәк язмышы турында сорау туды. 1991 елның августында Татарстанга союздаш республика статусын гарантияли торган яңа берлек килешүе имзаланырга тиеш иде. Ләкин ГКЧП фетнәсе СССРның таркалуын тизләтте. 1990нчы елларда Татарстан федерациянең көчле субъекты вәкаләтләрен һәм статусын яулап алуга иреште. Путин хакимияткә килү белән, республика үз вәкаләтләренең зур өлешен югалтты. Кремль хәтта "Татарстан президенты" атамасын "республика башлыгы" дип үзгәртергә мәҗбүр итте. "Idel.Реалии" бу хакта Канаданың федерализм белгече Джон МакГерри (John McGarry) белән сөйләште. Эксперт кеше хокуклары, төбәк автономиясе дәрәҗәсе һәм демократия арасындагы бәйләнешне аңлатты. Болар барысы да Татарстанда әкренләп юкка чыкты.

Экспертлар җәмгыятендә федерализмның коллектив хокуклар гына түгел, ә индивидуаль хокукларга да тәэсире турында бәхәсләр бара. Профессор МакГерри шәхси ирекләр бирелмәсә, регион автономиясенең мәгънәсе юк дип саный.

Джон МакГерри
Джон МакГерри

— Төбәк автономиясе шәхси автономия белән, ягъни федерация һәм автоном төбәкләрдә яшәүчеләр өчен аерым хокуклар һәм ирекләр белән тормышка ашырылмаса, мәгънәсез. Юкса, федераль автономиядән кем файда күрә? Барлык демократик федерацияләрдә дә аерым хокукларны һәм ирекләрне яклаучы һәм мәхкәмә карарларының үтәлүен караучы канун өлгеләре яки хокук хартияләре бар, алар еш кына федераль хакимият һәм федераль бүлге вәкилләре белән берлектә төзелгән.

Төбәк автономиясе шәхси автономия белән бергә тормышка ашырылмаса, мәгънәсез

Русиядә хакимияттә Владимир Путин торган чорда төбәк телләренә кагылышлы күп чаралар күрелде, алар экспертлар һәм активистлар тарафыннан ассимиляцион дип бәяләнә. Сүз БДИны җирле телләрдә тапшырып булмау һәм нәтиҗәдә ана телен факультатив дәрәҗәсенә калдыру һәм республика дәүләт телләрен укытуны бетерү һәм башкалар. Берүк вакытта Русиядә асаба халыкларның тел ассимиляциясе күзәтелә.

Русиядәге соңгы җанисәпкә күрә, Русия телләрендә сөйләшүчеләрнең тискәре динамикасы күзәтелә. Хәтта Русиядә татар теле дә позицияләрен югалтуын дәвам итә, һәм нәтиҗәдә илнең иң зур төркем вәкилләренең теле ассимиляцияләнә. 2002 һәм 2010 еллардагы җанисәпләр арасында Русиядә татарлар саны 4%ка, татар телендә сөйләшүчеләр 20% ка кимеде. Мондый тенденция Татарстанда әле татар телен мәҗбүри укыту шартларында күзәтелде. 2017 елдан башлап, белгәнегезчә, Мәскәү республикаларның дәүләт телләрен факультатив телләр дәрәҗәсенә төшерде.

Путин сүзе һәм Ана теле
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:20 0:00

Профессор МакГерри, Канада тәҗрибәсенә нигезләнеп, төбәк автономиясе җирле тел үсешенә йогынты ясый дип әйтә.

Федераль хакимият төрле җәмгыятьләрнең тел хокукларын яклауда катнашырга тиеш

— Федерациядә азчылыклар булган тел җәмгыятьләреннән торган автоном төбәкләр, гадәттә, үз җәмгыятьләренең телен якларга, шулай ук бүтән җәмгыятьләрнең тел хокукларын хөрмәт итәргә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, Канадада, Төньяк Америкада французлар күпчелекне биләгән бердәнбер Квебек хөкүмәте дәүләт оешмаларында һәм хосусый эш урыннарында француз телендә сөйләшүчеләрнең хокукларын яклау өчен адымнар ясады. Идеалда, күп телле федерациянең федераль хакимияте төрле җәмгыятьләрнең тел хокукларын яклауда катнашырга тиеш. Шулай итеп, шул ук Канадада федераль хакимият рәсми ике теллелекне (француз һәм инглиз) яклый, дип искәртә ул.

Русиядә автономия еш кына бары тик этник факторга бәйле. Ләкин, төбәк иреге - шулай ук карар кабул итү хокукын түбән сыйныфка биреп, бюрократияне җиңеләйтү һәм муллык мәсьәләсе дә. Канада белгече төбәктәге автономия дәрәҗәсенең аның муллык дәрәҗәсенә ничек тәэсир итүен аңлата.

— Автономия, гадәттә, проблемны яхшы белгән һәм хаталы гамәлләрдән күбрәк зыян күрүчеләргә карар кабул итәргә рөхсәт итә. Бу унитар дәүләттәге кебек карарларны ерактан кабул итүгә караганда отышлырак. Эффектив чишелешләргә карата федерация өстенлекләренең берсе - федерация "күп" сынауларга, ә унитар дәүләтләр берсенә генә рөхсәт бирә. Аннары федерациядә без нинди карарларның иң яхшы эшләвен тикшерә алабыз, ди белгеч.

Моннан тыш, федерализм зур һәм күптөрле илгә демократик булырга мөмкинлек бирә.

— Федерализм җирле җәмгыятьләргә демократиянең асылы булган карарларны күбрәк кабул итәргә мөмкинлек бирә. Берничә хөкүмәт булу авторитаризм булдыруны кыенлаштыра, ди ул.

Канада белгече әйтүенчә, АКШта Трамп җитәкчелегендә кайбер штат губернаторлары аның "авторитар тенденцияләренә" каршы тора алган.

— Бу шулай ук АКШ һәм беректәш хөкүмәтләрнең Икенче дөнья сугышыннан соң Германиядә федерация булдыруның сәбәбе. Алар федерализм нацизмның торгызылуына каршы торыр дип теләделәр. Һәм бу килеп чыкты, ди ул.

Шул ук вакытта МакГерри автономия дәрәҗәсе белән коррупция дәрәҗәсе арасында бәйләнеш бармы-юкмы икәнен әйтә алмый.

— Үзәкләштерелгән дәүләтләргә караганда үзәкләштерелмәгән дәүләтләрнең коррупциячелрәк булуына бернинди дәлил дә юк. Күпчелек үзәкләштерелмәгән федерацияләр - мәсәлән, Канада, Швейцария һәм Бельгия - гадәттә коррупциядән азат дип санала, гәрчә бу федератив төзелештән кала башка факторлар сәбәпле булырга мөмкин, ди белгеч.

Русия хакимияте федерализмны яклаучыларга каршы репрессия сәясәтен көчәйтүне өстен күрә. Милли сәясәттә арттырып җибәрү һәм федерализмны юк итү өчен Мәскәүне активистлар һәм белгечләр генә түгел, халыкара оешмалар да гаепли.

2019 елның гыйнварында Европа шурасының милли азчылыкларны яклау Конвенциясе Консультатив Комитеты Русияне милли сәясәте өчен тәнкыйтькә тотты. Белгечләр "урыс теленең өстенлеге", "милли азчылыкларның телләренә эффектив ярдәм булмау" турында борчылды.

Бу вазгыятьтә, 2020 елда, Русия Конституциясе урыс телен дәүләт коручы халыкның теле дип билгеләп куйды. Белгечләр һәм активистлар әйтүенчә, Путин тәкъдим иткән бу төзәтмә урыс теленең дә, урыс үзбилгеләнүенең дә өстенлеген раслады, бу инде дәвам иткән урыслаштыруны һәм Русиянең башка җирле халыкларын мәҗбүри ассимиляцияләүне көчәйтә ала. Әлеге үзгәрешләр активистлар тарафыннан берничә тапкыр кискен тәнкыйтьләнде.

Элегерәк, Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының милли азчылыклар югары комиссары Ламберто Заньер "Idel.Реалии" белән әңгәмәдә, аның мәгълүматынча, Татарстанда татар теле дәүләт теле булуына карамастан, татарларның тел өйрәнү мөмкинлекләре чикле, дип әйткән иде. Ул Татарстандагы имтиханнарның урыс телендә генә бирелүенә "гаҗәпләнде".

2019 елның март башында "Idel.Реалии" Европа комиссиясенең расизмга һәм түземсезлеккә каршы хисабы турында сөйләде, ул 2013 елдан 2018 елның июненә кадәр Русия турында тикшерү бастырды. Документта Русия, башка нәрсәләр белән беррәттән, расизмның еш очрый торган очраклары һәм мөселманнарны сәяси сәбәптән озак вакытка төрмәгә утырту өчен тәнкыйтьләнде. Дөрес, Русия хисап авторларының нәтиҗәләре белән ризалашмады.

Язманың оригиналы: Idel. Реалии

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG