Оппозиционер Алексей Навальный көрәштәшләре, элегрәк төзегән "сугыш чыгаручылар" исемлегенең кыскартылган вариантын чыгарды. Ул Халыкара коррупция белән көрәш фонды сайтында чыкты. Исемлекне Британия тышкы эшләр министрлыгы соравы белән төзегәннәр диелә. Яңа исемлектә 200 фамилия бар.
Халыкара коррупциягә каршы көрәш фонды сайтында әйтелгәнчә, исемлеккә "төп сугыш чыгаручылар кергән, чикләүләр беренче чиратта аларга кертелергә тиеш". Анда хәрбиләр, федераль министрлар, Русия думасы депутатлары, куәт оешмалары вәкилләре, Навальный көрәштәшләре пропагандачылар дип атый торган мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре һәм олигархлар кергән.
Сүз әлегә Британия чикләүләренә эләкмәгән затлар турында бара.
Британия соравы белән әзерләнгән исемлектә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Башкортстан Корылтае рәисе Константин Толкачев, вакытлыча КФУ ректоры булып торган Дмитрий Таюрский бар. Актер Марат Бәшәровны, Русия төзелеш министры Ирек Фәйзуллинны да Навальный көрәштәшләре сугыш чыгаручылар дип саный.
Украинага каршы сугыш башланганнан бирле фетнәчел Луһански һәм Донецкига ярдәмдә, Мәскәүнең Украинага агрессиясен хуплауда Башкортстан алгы позицияләрдә, әмма Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның фамилиясе бу исемлектә юк. Чөнки Хәбиров июль ахырында Британия чикләүләренә эләккән иде инде.
Алданрак бу кешеләрнең барысы да Коррупциягә каршы көрәш фондының 6000 "сугыш чыгаручы" дигән исемлегенә кертелгән иде. Исемлекнең "Коррупционерлар" дигән бүлегендә Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, аның улы Радик, Радикның кызы Камилә, шулай ук Шәймиевнең икенче улы – Айрат бар. Көнбатыш илләренә бу кешеләргә каршы чикләүләр кертергә тәкъдим ителә.
Миңнеханов моңа кадәр Көнбатыш санкцияләреннән кача алды. Сәяәсәт белгече Руслан Айсин моның берничә сәбәбе булырга мөмкин дип фаразлый. Беренчедән, сугыш темасына башы белән кереп чумган Башкортстан башлыгы Радий Хәбировтан аермалы буларак, Миңнеханов сугышны яклауда бик сак. Татарстан президенты берничә дежур белдерү генә ясады, аның стратегиясе "мин сәясәтче түгел, ә хуҗалыкчы".
Икенчедән, Миңнеханов һәм Татарстан республикасының ислам һәм төрки дөнья элиталары белән тыгыз икътисади һәм дипломатик элемтәләре үз ролен уйныйдыр ди Айсин. Төркия, Казакъстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Катар, Үзбәкстан җитәкчеләре аша Миңнеханов Көнбатыш элитасы вәкилләре белән аралаша яки сәяси югарылыкта коллегаларыннан үзе турында яхшы сүз катуны сорарга мөмкин.
Өченчедән, Татарстан президенты Русия һәм Көнбатыш элиталарының бер өлеше өчен элемтә каналы булып тора ала.
24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына тәэсир итә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!