Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сәясәтче түгел мин, хуҗалык җитәкчесе генә". Миңнехановның Көнбатыш санкцияләреннән качу стратегиясе


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Көнбатыш санкцияләре исемлегенә керми калу сәбәпләре турында сәясәт белгече Руслан Айсин "Idel.Реалии" басмасына аңлатты. Аның фикерләре белән сезне дә таныштырабыз.

Канада хөкүмәте Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров һәм Чуашстан башлышы Олег Николаевны санкцияләр исемлегенә кертте. Рәсмиләр, безгә барыбер, бернинди символик һәм башка репрессияләр куркыныч түгел, без Русия президенты белән дигәнрәк аңлатмалар бирде.

Русия бөтен прогрессив дөнья белән тагын да зуррак антагонизмга батканда, эчке элитага санкцияләр басымы көчәя. Моннан тыш, Русия бомондының югары эшелоны вәкилләре генә түгел, ә Көнбатыш әйтүенчә, Русиянең Украинага каршы агрессиясендә турыдан-туры катнашкан төбәк менеджерлары да кара исемлеккә кертелгән. Путин элитасы гомуми җаваплылык тота.

Губернаторлар актив рәвештә Украинага җибәреләчәк ихтыяри батальоннарын формалаштыра. Республикаларда махсус милли батальоннар булдырыла, аларның атамасы тарихка, символга яки берәр данлыклы шәхес исеменә бәйләп куела. Басып алынган төбәкләргә һуманитар кирәк-яраклар һәм бүтән ярдәм җыела, анда белгечләр һәм түрәләр эшкә җибәрелә.

Төбәк җитәкчеләре шушы сугыш тирәсендә мәш килә. Җирлектәге проблемнар һәм кыенлыклар икенче планга күчте. Аларның барысы да сугыш өчен илнең бүгенгесен һәм киләчәген, русияләрнең берничә буынын кызганмаган, бар күңеле белән сугышка бирелгән Путинны сөендерергә тырыша.

Хакимият легитим физик һәм символик көч куллануга монополия булдырды. Ягъни, тынычлык, сугыш турында сөйләшергә ярамый, Украинада булган вакыйгаларны нормаль әйбер түгел дип тәнкыйтьләргә, хәтта зшуңа ишарәләргә дә ярамый. Барлык символик мәйданны хакимият басып алган. Илне ахмаклык караңгылыгына кертеп барысын да кан белән бәйләделәр.

Ләкин монда башка нәрсәгә игътибар итәргә кирәк. Бераз сенсацияле нәрсәгә. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов санкцияләрдән бик оста китә белә, ул ничектер оста итеп Көнбатышның тәнкыйть укларыннан кача. Аның коллегалары бөтенесе санкцияләр исемлегенә кертелгәндә, аны ниндидер бер көч саклый кебек.

Чынлыкта, аның кара исемлеккә кертелмәүнең берничә сәбәбе бар.

Хәбировтан аермалы буларак, Миңнеханов сугышны яклауда бик сак

Беренчесе. Сугыш темасына башы белән кереп чумган Башкортстан башлыгы Радий Хәбировтан аермалы буларак, Миңнеханов сугышны яклауда бик сак. Татарстан президенты берничә дежур белдерү ясады һәм үзенең яраткан икътисади-хуҗалык проблемнарына чумып, бу темада күләгәгә китте. Ачык стратегия: мин сәясәтче түгел, ә хуҗалыкчы. Бәлки, бу Европа һәм АКШта кемнедер ышандырыр.

Икенчесе. Миңнеханов һәм Татарстан республикасының ислам һәм төрки дөнья элиталары белән тыгыз икътисади һәм дипломатик элемтәләре үз ролен уйныйдыр. Төркия, Казакъстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Катар, Үзбәкстан җитәкчеләре аша Миңнеханов Көнбатыш элитасы вәкилләре белән аралаша яки сәяси югарылыкта коллегаларыннан үзе турында яхшы сүз катуны сорый.

Өченчесе. Татарстан президенты Русия һәм Көнбатыш элиталарының бер өлеше өчен элемтә каналы булып тора. Ул ислам дөньясы белән бәйләнеш булдыручы, Русия нәкъ шул юл аша санкцияләрдән кача, Көнбатыш бу процессларны күз уңыннан ычкындырмаска тырыша. Бәлкем бик каты каршы да тормаска, әмма мәгълүматлы булырга һәм кирәк чакта катышыр өчен ресурс булдырырга.

Ягъни ул үзенә күрә бер вак сәүдәгәр. Бу Путинга да файдалы. Аңа җәмәгать диалогы һәм сөйләшүләр өчен ямьсез статуска ия булмаган фигура(лар) кирәк. Көнбатыш җәмәгатьчелек дискурсы өчен бүгенге чорда токсик булмау бик мөһим. Брюссель, Париж, Берлин, Вашингтон, Лондон һәм Оттаваның югары офисларында хәзер һәркем белән дә сөйләшмәячәкләр, моңа кешенең абруе туры килергә тиеш.

Руслан Айсин
сәясәт белгече

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG