Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда сукбайларга контракт нигезендә гаскәргә барырга тәкъдим итмәкчеләр


"Ночлежка" проекты приюты
"Ночлежка" проекты приюты

Петербурдагы "Ночлежка” оешмасына Фрунзе районыннан түрә килгән. Ул сукбайларга килешү нигезендә гаскәрдә хезмәт итәргә чакырган кәгазьләр калдырмакчы булган.

Петербурда йортсыз кешеләрне сыендыручы "Ночлежка" оешмасына Фрунзе районыннан түрә килеп, килешү нигезендә гаскәрдә хезмәт итәргә чакыручы кәгазьләр калдырмакчы булган. Бу хакта "Бумага" басмасына оешманың матбугат хезмәтендә сөйләгәннәр.

Приютта кизү торучы моны рөхсәт итмәгән һәм түрәгә җитәкчелек белән сөйләшергә кушкан, әмма түрә беркем белән сөйләшеп тормый гына китеп барган.

Фрунзе районы хакимиятендә дә бу мәгълүматны раслаганнар, моны түрә үз теләге белән эшләгән дигәннәр. Контракт нигезендә гаскәрдә хезмәт итү турындагы кәгазьләрне сукбайларга тарату өчен, соңрак "Ночлежка" приюты белән электрон почта аша да элемтәгә чыгарга тырышып караганнар.

24 февральдә Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланды. Русиядә рәсми мобилизация юк, ләкин төрле юллар аша кешеләрне кораллы көчләр белән кыска вакытлы контракт төзүгә җәлеп итәләр. Ихтыярилардан батальоннар оештырыла. Татарстан белән Башкортстанда да дүрт шундый батальон оешты.

Батальоннарга ешрак 50 яшькә кадәрге ирләрне җыялар, шул исәптән хәрби тәҗрибәсе булмаучыларны да.

Азатлык 50 яшен узган, кайберәүләренең инвалидлыгы да булган кешеләрнең ни өчен сугышка баруларын, бу адымга аларны кем яки нәрсә этәргәнен, ачыкларга тырышкан иде.

Аерым алганда, Актанышта яшәүче 52 яшьлек Равил Камалиевның ни өчен сугышка китүен энесе бурычлары җыелуы белән аңлатты. "Бурычларга батты, аларны кайтарырга кирәк. Кредитка машина сатып алды, аны түләмәсә, тартып алалар, анысы да булмаса, ач кала бит ул. Шуңа, күп түләгәнгә, чыгып китте. Кая барсын?! Бүтән мөмкинлеге юк", дип сөйләде ул.

Мөһаҗирлектәге башкорт активисты Руслан Габбасов та ихтыярилардан батальоннар төзү артында нәрсә торуын тикшергән иде. Аерым алганда Башкортстандагы бер хәрбинең туганнары егетнең ихтыяри булып сугышка китүе сәбәбе – матди проблемнар дип аңлатты. "Ул комарлы уенчы. Зур акчалар югалтты, бөтен туганнардан бурыч алып чыкты: кемнәндер 50шәр мең, кемнәндер 100әр мең сум. Хәзер финанс эшләрен җайга салу өчен сугышка китәргә булды" диде.

Шул ук вакытта хокук яклаучылар Русиянең тикшерү изоляторларында шикләнелеп һәм гаепләнеп тотылучыларны Украинага каршы сугышырга җибәрә башлауларын хәбәр итте. Моңа риза булучыларга 200 мең сум күләмендә айлык хезмәт хакы һәм ярты елдан соң ярлыкау вәгъдә иткәннәр диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG