Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германиягә күчеп киткән Илшат Киньябаев: "Башкортстанның киләчәген Русия империясендә күрмим"


Илшат Киньябаев
Илшат Киньябаев

Оренбурдан 39 яшьлек башкорт Илшат Киньябаев Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Германиягә күченеп сәяси сыену сораган. Илшат мәктәпләрдә башкорт телен укытуны таләп итеп иҗтимагый эшләр алып барган, Куштауны яклау чарасында катнашкан, сугыш башлангач аңа каршы чыгышлар ясаган.

Ильшат Киньябаев - тарих укытучысы. Тумышы белән Башкортстаннан, кечкенәдән үк Оренбурда үскән. Русия Украинага басып кергәч, быелның мартында Төркиягә, ә аннан Германиягә күченгән. Аның белән илдән китү сәбәпләре, русияләрнең сугышка мөнәсәбәте, киләчәк Башкортстанны ничек күрүе турында сөйләштек. Киньябаев сугыш башланачагына ахыргача ышанмавын әйтә.

— Украина белән чиктә гаскәр туплануын, хәрби күнегүләр баруын ишеттем. Моны Русиянең Көнбатышка басым ясау алымы гына дип уйладым. Сугыш минем өчен нык көтелмәгән хәл булды. Билгеле, сугыш башлангач, социаль челтәрләрдә сугышка каршы материаллар чыгара башладым, Уфада берничә мәртәбә сугышка каршы ялгыз пикетларга кушылдым. Алар Русия Украинага басып кергәннән соң, Уфаның кеше хокуклары стелласы янында уза башлады. Мин дә каршылык йөзеннән чыгып бастым.

— Шигар күтәреп чыктыгызмы?

— Юк, бернәрсә дә күтәрмәдем. Башка кешеләр белән чиратлашып бер-беребезне алмаштырып басып тордык. Анда нигездә полиция генә була иде. Алар миңа Донбасстагы хәлләргә ишарәләп "Сигез ел буе кайда идең соң?", дигәнрәк сораулар бирделәр, әмма тоткарламадылар һәм "әгәр болай дәвам итсәң, башкача сөйләшәчәкбез" дип кисәттеләр.

Элек тә Оренбур өлкәсендә иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнгәндә полициядән кисәтүләр булгалады. Мәктәпләрдә башкорт телен укыту өчен тырышлык куйдым, Куандык шәһәрендә мәгариф бүлегендә (РОНО) эшләдем, экологик мәсьәләләр белән дә кызыксындым. Шиханнарны яклауга кушылдым. 2020 елда Куштауны яклау чарасында катнаштым. Ул чакта тәртип саклау хезмәткәрләре кыйнаганнар да иде. Куәт оешмалары белән аралашу тәҗрибәмнән чыгып, мин язмышны сынамаска һәм сугышка каршы язулар, сүзләр өчен тоткарлауларын көтеп тормастан илдән китәргә карар иттем.

Илшат Киньябаев Куштауны яклау чарасында (уңда)
Илшат Киньябаев Куштауны яклау чарасында (уңда)

Ни өчен нәкъ Германияне сайладыгыз?

— Баштан мин Русиядән Төркиягә очтым. Бу март ае иде. Күпмедер вакыт Истанбулда яшәдем, әмма анда да Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган сәясәте Русия президенты Владимир Путин сәясәтеннән яхшырак түгеллекне аңладым. Ягъни урамнарда полицияләрне, хәрбиләрне күрдем. Монда да полиция режимы икән дигән фикер туды. Шуннан Европага китәргә булдым. Сербиягә кадәр очкычта бардым да, аннан Германиягә канунсыз кереп сәяси сыену сорадым. Башта Мүнһенда идем, аннары махсус үзәк мине Райнланд-Пфальц җиренә җибәрде.

— Гаиләгез бармы, Русиядән ялгыз гына киттегезме?

— Хатыным белән аерылган. Ике балам да узган елдан студентлар. Малай 9 сыйныфтан китте, ә кыз 11 сыйныфтан. Алар Русиядә калды, Башкортстанда укыйлар. Мин дә алар белән Оренбурдан Башкортстанга күченгән идем.

-— Сезнең бу карашларыгызга, гамәлләрегезгә туганнарыгызның, әти-әниегезнең мөнәсәбәте ничек?

— Русиядәге күп кенә гаиләләрдә кебек фикерләр аерылды. Дәүләтебезнең гамәлләренә ачыктан-ачык каршы булучылар да бар, алар Русиянең Украинага канунсыз бәреп керүен аңлый. Ләкин күпчелек туганнар, аеруча өлкән яшьтәге кешеләр, ягъни туган апалар, туган абыйлар өчен мин сатлыкҗан булдым.

Алар чынлап торып Русиянең фашизмга каршы көрәшүенә ышана. Бүгенге Германия – теге чордагы фашист Германиясенең дәвамчысы дип уйлый. Күптән түгел туганнарымның берсе белән сөйләштем, ул: "минем бабай алманнарга каршы сугышты, фашистларны үтерде, ә син алар ягына бастың", ди. Мин аңа бу бөтенләй башка ил, Русиягә караганда күпкә толерант, ягъни Русиядә ниндидер башка раса кешесенең мыскыллы сүзләр ишетүе гадәти хәл булса, Германиядә моның өчен бик кырыс җәза бирелүен әйттем.


Мәскәүнең башкорт мәктәпләрен ябуына карашлары ничек?

— Донбасстагы урыс дөньясын яклауларын башкорт мәктәпләрен ябу мисалында аңлатам. Донбастта урысларны кысалар диләр, шул ук кысу чаралары безнең республикада да кулланыла бит дим. Донбасста урыс теле тулысынча тыелмады, анда да урыс телен сайлау мөмкинлеге калган иде. Нәкъ Башкортстандагы башкорт теле кебек. Русия үзе дә шундый ук дәүләт сәясәте алып бара бит дим. Әмма аларның күбесе бу – ата-аналарның эше, ди. Бәлки пропаганда да үз эшен эшләгәндер. Башкорт телендә телетапшырулар бар, теләгән кешеләр башкорт түгәрәкләренә бара ала, диләр. Ә шул ук Зианчура районында кеп-кечкенә балалар инде урысча гына сөйләшә. Мин Куандыкта мәктәпләрдә башкорт телен укыту өчен көрәш алып бардым, шул сәбәпле эштән китәргә мәҗбүр булдым.

Үзегез киттегезме яки сезне җибәрделәрме?

—​ Оренбурдагы Куандык тарихи башкорт җирләре. Шунда мәктәпләрдә туган телне сайлау гаризаларына укытучылар ата-аналарга алдан ук карандаш белән "урыс теле" дип язылган кәгазьләр тарата башлады. Мин моңа каршы чыктым. Балаларымның туган теле башкорт теле дип язгач, укытучылар канәгатьсезлеген белдерә башлады, мәктәпнең башкорт телен укытырга мөмкинлеге юк диделәр. РОНОдагы эшем БДИга, башка имтиханнарга җиһазларны әзерләү, ягъни програмлау белән бәйле иде. Куандыкта төрле мәктәпләргә йөри идем, шуңа бөтен элемтәм булды. Авылларга ата-аналар җыелышына йөреп, туган телне сайлау мөһимлеген аңлата башладым. Җитәкчелеккә бу ошамады. Шуның белән бәйле мин эштән китәргә мәҗбүр булдым. Бу 2019 ел башлары иде. Ул вакытта җитәкчелек эш сәгатьләремне кисте, даими күзәтеп торды.

Ата-аналар белән җыелып шәһәр башлыгына бардык. Анда мин туган телне укытуга киртә куюлары турында сөйләдем. Бу фашизм алымнары дигәнрәк сүзләр әйттем. Шуннан соң шәһәр башлыгы органнарга мөрәҗәгать иткән һәм мине чакыртып экстремистик эшчәнлек алып барырга ярамау турында кисәтү ясадылар. Без Оренбур мәгариф министрлыгына да җыелып хат яздык, Башкортстаннан да ярдәм сорадык. Тик тормадык. Шуның нәтиҗәсендә мине тәртип саклау оешмалары яхшы белә. Әле моннан тыш Куштауны да яклап йөргәндә тоткарландым. Аннары сугышка каршы чыктым. Күпчелек русияләрнең бу сугышны хуплавын күргәч, бу илдә дәшмичә яши алмаячагымны аңладым.

— ​Германиядә нинди акчага яшисез?

— ​Дәүләт булыша, Германиядә бик яхшы програмнар бар. Торак белән дә тәэмин итәләр, туклану да кергән. Башка чыгымнар өчен дә акча каралган. Һөнәр һәм тел курслары да бар. Бу яктан проблемнар юк.

— Германиядә сәяси эшләр алып барасызмы?

— Русиянең Азат милләтләр лигасы уздырган чара кысаларында украиннар белән сугышка каршы митингка чыктым. Шулай ук "Башкортлар сугышка каршы" дигән чара да уздырдык. Мин активист Руслан Габбасов белән элемтә тотам, аның фикерләре белән килешәм. Без чынлап та колониаль территория статусында. Файдалы казылмаларны да, финансларны Мәскәү суыртып ала. Иң талантлы балалар Мәскәүгә укырга, эшләргә китә. Мин боларның барысын да элек тә аңлый идем, әмма барыбер дә урыслар арасында үскәч Русияне, урысларны дошман дип кабул итү авыр булды. Ягъни мин Башкортстанның киләчәген Русиядән аерым күз алдына китермәдем. Русияле булуым белән горурлана идем.

Илшат Киньябаев украиннар белән каршылык чарасында
Илшат Киньябаев украиннар белән каршылык чарасында

—​ Бу фикерегез кайчан үзгәрде?

—​ Менә сугыш башлангач, Руслан Габбасов әйткән сүзләр йогынты ясады. Русия империя сугышы, колониаль сугыш алып бара, без – башкортлар да кайчандыр шул ук украиннар хәлендә булганбыз, безне дә шулай ук колонияләштергәннәр дигән сүзләрдән соң карашларым тамырдан үзгәрде. Мин Башкортстанның киләчәген Русия империясе, урыс дөньясында күрмим. Башкортларның урыс дөньясын якларга барабыз дигән шигар белән Украинага украиннарны үтерергә баруын аңламыйм.

— ​Бәлки акчага кызыгып баралардыр?

—​ Үземнең чордашларыма карап шуны әйтә алам - танышларымның, туганнарымның, дусларымның яртысы сугышны хуплый, әйтәм бит алар пропаганда йогынтысына бирелгән. Хупласа да сугышка китәргә әзер түгелләр. Ә сугышка нигездә акча өчен китәләр.

2014 елда Донбасста бу низаг башланганда контракт нигезендә хезмәт итүче танышларымны анда барырга мәҗбүр иткәннәр иде. Донбасстагы низагны Русия башлавын, контрактта хезмәт итүчеләрне ихтыярилар кыяфәтендә җибәрүләрен шуннан беләм. Бик яхшы танышым анда барырга мәҗбүр итүләрен сөйләде. Ягъни бу 8 ел барган сугышның чын сәбәпләрен мин яхшы аңлыйм, аны Русиянең махсус хезмәтләре башлатуын да беләм.

Башкортстанның үзендә дә халыкның фикере үзгәргәнен күрәм. Сугышта булып кайтучылар бернинди нациларны күрмәвен әйтә. Чираттагы контрактчының үлеме турында пост куялар икән, фикер белдерүчеләр ярты ел элек кенә әле кайгы уртаклаша иде, хәзер исә "нәрсә эшләдегез соң анда?" дип сорау бирәләр. Кешеләрнең фикере үзгәрә, кешеләр сугышның асыл сәбәпләрен аңлый һәм күрә. Путинның максаты – Украинаны колонияләштерү икәнен аңлыйлар. Мин урыс дөньясы бу сугышта җиңелер дип өметләнәм.

  • Русиянең Украинага каршы сугышы Владимир Путин фәрманы белән 2022 елның 24 февральдә башланды. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" дип белдерсә дә, Путин конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде.
  • Русия Украинада яулап алу сугышы алып баруын кире кага һәм моны "махсус операция" дип атый. Көнбатыш илләре моны суверен дәүләтнең бөтенлегенә каныгу, агрессия дип бәяли.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG