Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбиров Мәскәү һәм Петербур университетларында укучыларны уку тәмамлангач республикага кире кайтарырга кушкан


Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров

Ул район башлыкларына Мәскәү, Петербур югары уку йортларына кергән студентлар белән элемтәдә торырга, ярдәм итәргә, укып бетергәч аларны Башкортстанга кайтырга чакырырга кушкан. "Болай булганда безгә югары квалификацияле белгечләр кайта дигән сүз”, дип белдергән Радий Хәбиров.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров район башлыкларына Мәскәү һәм Петербур университетларына укырга кергән студентларны, укып бетергәч, республикага кайтарырга кушкан. Бу хакта "ГорОбзор" яза.

"Безнең акыллы һәм талантлы балалар Мәскәү, Питер югары уку йортларына китә. Бу шәп, укырга керәләр, укысыннар. Сезнең бурыч – укыган елларында алар янәшәсендә булу, ярдәм итү һәм кабат үзегезгә чакыру, чөнки болай булганда безгә югары квалификацияле белгечләр кайта дигән сүз", дип белдергән Хәбиров.

Ул үзенең дә элек Мәскәүдә яшәвен искә алган.

"Мин дә Мәскәүдә яшәдем. Мәскәү үзенә нык тартып ала. Алар кире кайтсыннар өчен, эшләргә кирәк", дигән Башкортстан башлыгы республика хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә.

Росстат мәгълүматларына күрә, быел беренче ярты елда Башкортстаннан 2209 кеше күчеп киткән. Алар арасында Русиянең Украинага каршы сугыш башлавына каршылык йөзеннән чит илгә күчүчеләр дә бармы – монысы әйтелми.

Аерым алганда, Уфада яшәүче активистлар Илмира һәм Амрита Рәхмәтуллина җинаять эше ачылудан куркып күптән түгел Русиядән китте. Аннан алда Амрита Рәхмәтуллинаны "Ватанны сату шушылай була ул" дигән сүзләр белән ике ир кыйнаган иде.

Оренбурдан 39 яшьлек башкорт Илшат Киньябаев та Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Германиягә күченеп сәяси сыену сораган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG