Мәскәү керәшен татарлары Русия башкаласында татар телендә эшләүче чиркәү булмауга зарланган. Бу хакта "БИЗНЕС Online" хәбәр итә. Православ гыйбадәтханәсенә кытлык турында Рөстәм Ямалиев җитәкләгән татар милли конгрессы утырышында әйтелгән.
Очрашуга килгән керәшен татары вәкиле Кирилл Фролов Мәскәү татарларының яртысы православ динен тотуын һәм чиркәүгә йөрүен сөйләгән. Ул Русия башкаласының һәр районында татар телендә эшләүче керәшен гыйбадәтханәсе төзергә тәкъдим иткән.
Венера Шәрәфиева исә татар телендә сөйләшүче православ атакайларын табу кыен булачак дип белдергән.
Утырышта әлеге фикерне хупламаучылар арасында бәхәс чыккан диелә. Химки шәһәре татар мохтәрияте рәисе Римма Воденко, чиркәүгә караганда, мәчетләргә зур кытлык булуын әйткән.
Казаннан килгән керәшен атакае Владимир Иванов Ходай чиркәүдә түгел, кешенең йөрәгендә дип җыелышта катнашучыларны тынычландырырга тырышкан.
Соңгы елларда Мәскәүдә оешкан аерым оешмалар татарларның православ диненә күчүен сөйли башлады. 2019 ел башында узган Халыкара Раштуа укулары кысаларында православ татарларның дүртенче конференциясендә бу фикер әйтелде. Мәскәүдәге православ татарлар оешмасы җитәкчесе, чукынган татар неофиты Динара Бухарова Мәскәүдә 1 млн, Русиядә 7 млн татар яши дип сөйләде.
Аның фикеренчә, Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә яшәүче татарларның зур күпчелеге православ динен тота. Моны Русия мөфтиләр шурасының багучылар комитеты рәисе Фәрит Фарисов һәм "Татар штабы" җитәкчесе Рөстәм Ямалиев та таный, әмма алар моны киң җәмәгатьчелек алдында әйтергә теләми, диде ул. Бу милли җәмәгатьчелектә ризасызлык тудырды. Соңрак Фәрит Фарисов Динара Бухарованы яла ягуда гаепләде.
Бухарова православ диненә күчкән татарларның артуын даими тәкърарлап тора, Татарстанны мөселман республикасы дип танымаска чакыра.
"Татарларның утыз проценты — православ. Православ татарлар хисабына Татарстанда христианнар саны мөселманнардан күбрәк. Шуңа күрә Татарстан ислам дине төбәге дип санала алмый. Шундый ук хәл бөтен Русиядә һәм элекке Совет берлеге территориясендә күзәтелә", дип белдергән иде.
Православ татар берлеге быел Касыйм шәһәрендә Сөембикә һәйкәленә дә каршы чыкты.Моны алар "Русия аркасына пычак кадау" дип атады. Православ татар берлеге өчен Сөембикә – Төркия яклы Русия дошманы. Шул ук вакытта аның Касыймда чукындырылган булуын да өстәгәннәр. Сөембикәгә һәйкәл куелган очракта, аның янында татар архитектурасы белән төзелгән чиркәү дә торырга тиеш диелә.
Православ татарлар берлеге Мәскәүдә оешкан, аңа Русия православ чиркәве ярдәм итеп тора. Берлек рәисе Динара Бухарова мөрәҗәгате белән Татар халкы стратегиясенә татарларның бер өлеше "тарихи сәбәпләр аркасында православие динен тота" дигән җөмлә кертелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!