Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туймазыда инвалид балага бирелгән фатир җинаять эшенә әверелгән


Марат һәм Сиринә Закировалар балалары белән
Марат һәм Сиринә Закировалар балалары белән

Туймазыда яшәүче Закировлар гаиләсе инвалид уллары өчен канун нигезендә тиешле фатирны мәхкәмә аша алырга мәҗбүр булган. Тик ансы да шәһәр читендә урнашкан, 44 ел элек төзелгән, шуннан бирле бер ремонт та ясалмаган, яшәүгә яраксыз йортта булып чыккан. Азатлык шушы вазгыятьне тикшерде.

Июль аенда Туймазы районы прокуратурасы район башлыгы Айдар Суфияновка рәсми кисәтү ясады. Ятим балаларга фатир алу өчен муниципалитетка 40 миллион сум акча бүленсә дә, елның беренче яртысында район администрациясе бер генә ятимгә 900 мең сум сарыф иткән. Район башлыгының торак-коммуналь хезмәтләр урынбасары Булат Хәлиуллин моны сугыш белән бәйле дип тутырып әйтмәсә дә, "соңгы вакыйгалар сәбәпле" дип, "Россия" телеканалына интервью да биргән.

— Вазгыятьнең нинди икәнен үзегез дә беләсез. Фатир сатучылар да, риэлторлар да сатарга ашыкмый, көтәләр. Кемдер базар бәясенә сыешмый. Сату-алуларның барысы да эш режимында башкарыла, - ди Булат Хәлиуллин.

Нәкъ бер ел элек, Русия Украинага сугыш белән әле кермәгәндә, вазгыять тә башка иде. Әмма шул ук Туймазыда социаль фатирларга бәйле икенче бер гауга чыкты. 2020 елның сентябрендә Башкортстанның Туймазы шәһәрендә инвалид балаларның ата-аналары ачлык игълан итте. Аларның балаларына тиешле фатирларны җирле хакимият шәһәр читендәге сәнәгать зонасында урнашкан, искергән йортлардан биргән. Фатирларның үзендә дә бернинди шартлар тудырылмаган.

Аларның ачлык игълан итүе турындагы ул видео вируслыга әйләнеп, интернет челтәрендә таралгач, Русия Тикшерү комитеты Александр Бастрыкин, Русия баш прокуроры Игорь Краснов, Башкортстанның Тикшерү идарәсе җитәкчесе Денис Чернятьевка барып җиткәч кенә эш ничектер урыныннан кузгалды. Аларны ул чакта алдап-йолдап, яңа фатирлар вәгъдә итеп, шау-шуны туктаттылар. Бастрыкин Чернятьевка бу мәсьәләне чишәргә дигән бурыч куйды.

Наилә Габдрахманова ул чакта фатир артыннан 2012 елдан бирле йөрүен Азатлыкка сөйләгән иде. Аның 19 яшьлек улын "кояшлы бала" дип йөртәләр, ул даун диагнозлы. Моңарчы 9 квадрат метрлы тулай торак бүлмәсендә яшәгәннәр. 2019 елда ана мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән, ул ана белән бала файдасына карар чыгарган. Җирле хакимият аларга автосервислар, машина юу урыннары, ягулык станциясе, заводлар эчендә утырган элеккеге бер административ бинадан, яшәү шартлары да булмаган иске бер фатир биргән иде. Ачлык гаугасы чыккач, район администрациясе 2021 елның сентябрендә аларга яңа фатир бирергә вәгъдә итте. 2022 елның сентябре җитте – фатир әле дә юк.

Луиза Миңлеәхмәтова да 2014 елдан бирле мәхкәмә карары тормышка ашырылганын көтеп йөреп, узган ел ачлык тота башлаган иде. Аңа фатирны Туймазыда түгел, әллә кайдагы бер авылдан биргәннәр булып чыкты.

Миңлеәхмәтова белән район администрациясе аерым сөйләшеп, фатирны шәһәрдә вәгъдә итеп, ачлыкны өзәргә тәкъдим итте. Ул шул вәгъдәләргә ышанып, бу эшен туктатты. Аңа фатирны биргәннәр дә. Нинди йорттан, нинди хәлдәге фатирдыр, ул журналистлар белән сөйләшергә теләми.

Болар арасындагы өченче гаилә Марат һәм Сиринә Закировларны чын мәгънәсендә инкыйлабчыларга тиңләп була.

Узган елгы ачлык вакытында аларның да 2020 елда үткән мәхкәмә карары кулларында иде. Арендалаган фатирда өч бала тәрбияләп үстерүче бу парның уртанчы уллары, 13 яшьлек Артур – атипик аутизм диагнозлы, шуңа өстәп эпилепсиясе дә бар. Аңа фатир берьюлы ике диагноз буенча тиеш. Тик Закировлар да үзләренә канун нигезендә тиешле торакны мәхкәмә аша юллап алырга мәҗбүр булган. 2020 елда аларга да администрация ике катлы йортның беренче катында 33,2 квадрат метрлы фатир сатып алган.

Закировларга аның фотосурәтләрен күрсәткәннәр дә актларда кайда нинди имза саласын әйткәннәр. Тик алар, башка инвалид балаларның ата-анасын ничек алдауларын күреп, фатирның фоторәсемнәренә генә риза булмаган, барып карарга булганнар. Барсалар, ул да шәһәрне урау юлында, заводлар, складлар, автосервислар арасында урнашкан иске бер йортта булып чыккан. Такси ялламыйча барып җитәрлек тә түгел. Йортның начар хәлдә булуы да ачыкланган. Шунда яшәүчеләрдән аның 1978 елда салынуын, 2016 елда ук ведомствоара комиссия килеп, капиталь төзекләндерү һәм реконструкция кирәклеге турында карар кабул ителүен белгәннәр. Йорт 2026-2037 елларда булачак капиталь төзекләндерү республика програмына да кертелгән.

Закировларга фатир шушы йорттан бирелгән
Закировларга фатир шушы йорттан бирелгән

Сиринә һәм Марат Закировлар яңадан администрациягә барып, йортның техпаспортын, фатирны сатып алу турындагы чекларны, килешүләрне, сметаны сораган – аларга берни дә күрсәтелмәгән. Аптырагач, фатирның бәясенә экспертиза ясатканнар, ул ремонт белән бергә исәпләгәндә дә 990 мең сумлык булып чыккан. Туймазы районы администрациясе аны 1 миллион 296 мең сумлык дип тапкан булган.

Шушы йортта яшәүчеләр тирә-яктагы гаугадан, журналистлардан файдаланып, үзләре дә 2020 елның 26 октябрендә бәйсез экспертиза китерткән һәм йортның авария хәлендә булуын ачыклаган. Йорт нигезе 70 процентка искергән, ә бина үзе 72 процентка иске булып чыккан.

Узган елның мартында Закировларның шикаяте Русия баш прокуроры Игорь Красновка барып эләккәч, Туймазы районы администрациясендәге билгесез затларга карата "ваемсызлык" маддәсе нигезендә җинаять эше ачыла. Закировлар исә "үз вазифаларыннан явызларча файдалану" маддәсе нигезендә җинаять эше ачуны сорый, бу үтенеч канәгатьләндерелми. Тикшерүчеләр бик нык эзләп тә инвалид балага шундый начар йорттан фатир сатып алу өчен җаваплы кешене таба алмый. Кем икәнен ачыклый алмыйлар, имеш.

Йортка хезмәт күрсәтүче идарә компаниясе дивардагы ярыкларны экспертизага кадәр сылап киткән
Йортка хезмәт күрсәтүче идарә компаниясе дивардагы ярыкларны экспертизага кадәр сылап киткән

— Һәркемнең эшкә алынганда вазифасы һәм эш бурычлары язылган буладыр бит. Аны таба алмауларының сәбәбе шул – тикшерүчеләр җирле администрация белән мөнәсәбәтләрне бозудан курка. Шәһәр мэрыннан сорау да алмыйлар. Бөтен чиновниклар да үз урынында утыра, безнең эш буенча берсе дә җаваплы түгел булып чыга, - ди Сиринә Закирова.

Ул җинаять эшен карауның вакыты 2022 елның 5 февраленә кадәр озайтыла һәм махсус әһәмиятле эшләр бүлегенә күчерелә.

Быелның март аенда Закировлар арендалаган фатирның күршесе алар өстеннән полициягә шикаять тә язган. Инвалид бала атипик аутизм аркасында үзен тынычсыз тота, берәр әйбер белән озак вакыт идәнгә сугып утырырга, истерикасы, агрессиясе дә булырга мөмкин. Полиция белән бәйләнәсе килмичә, фатир хуҗалары да Закировларның күчеп китүе яклы була. Фатирны сатачакмын, дип әйтә.

— Без яңа фатир арендалаганда бар яктагы күршеләр белән махсус танышып чыгабыз. Балабызның диагнозын, үзен ничек тотарга мөмкин булуын аңлатабыз, бу күршегә дә аңлаткан идек. Башта ул безгә ризасызлык белдермәде, ә аннары полициягә гариза язган, - ди Закирова.

Күршеләре аркасында күчеп йөрүдән туйган Закировлар бу вакыйгадан соң әйберләрен җыя да Туймазы администрациясе бинасына "күченә". Район администрациясендәге сакта утыручы ир участковыйны чакыра. Ул килеп, "монда бернинди дә җинаять кылынмаган", дип кире китеп бара. Закировлар белән администрация вәкилләре дә сөйләшә һәм яңа фатир булачак дип вәгъдә итәләр. Тик әле бирелмәгән фатирга ышанып утырырга, хакимият вәгъдәләренә ышанырга Закировлар да юләр түгел.

Алар вакытлыча авылга күченсә дә, Северная 14А адресындагы, элек бирелгән фатир урнашкан йортның авария хәлендә итеп танылуы өчен көрәшә.

Ярымачык түбә һәм аның астында ишелү куркынычы булган кирпечләр
Ярымачык түбә һәм аның астында ишелү куркынычы булган кирпечләр

— Без анда килеп экспертизалар уздырып йөри башлагач, журналистлар килеп тавыш чыккач, анда яшәүчеләр дә активлашты. Акча җыешып, йортка бәйсез экспертиза да уздырдылар. Йорт үзе 72 процентка иске дип табылды, димәк, ул авария хәлендә. Без ул йорт турындагы документларны актарып чыгаргач бер кызык фактка тап булдык: 1978 елда салынган бу йортта бер тапкыр лифтка капиталь төзекләндерү эшләре башкарылган диелә, ул 2 миллион сумга төшкән. Иң кызыгы, бу йортта лифт бөтенләй юк. Инвалид балага тиешле фатирны авария хәлендәге йорттан бирүчеләр җәзасын алырга тиеш, чөнки без алар аркасында ике елдан артык тилмереп йөрибез, - ди Марат Закиров.

Александр Бастрыкин Уфага килеп, халыкны кабул итүне оештыргач, Закировлар да аның белән туры элемтә аша очрашып үз зарын җиткерә. Менә шул чакта администрация вәкилләренең "ваемсызлыгы" турындагы җинаять эше ниһаять Русия Тикшерү комитетына тапшырыла. Шуннан соң экспертизалар да үткәрелә башлый. Һәм алар халык файдасына узгандыр дип уйлыйсызмы?

— Быелның 8 августында безгә элек бирелгән фатир урнашкан Северная 14а адресында комиссия булып китте һәм йортның төп конструкцияләре, нигезе, диварларын, түбәне тикшерү өчен экспертлар чакырырга кирәклеген әйтте. Әлбәттә, йорт рәсми рәвештә авария хәлендә дип табылса, бу Туймазы администрациясе чиновниклары өчен бик начар булачак, аларга үзләренең җинаятен танырга туры киләчәк. Туймазы мэриясендәге документларда йортның искелеге 14 процент дип кенә күрсәтелгән, ә безнең бәйсез экспертизада ул 72 процент дип табылды. Шуңа без экспертизаны формаль төстә генә уздырачакларын белә идек инде. Экспертиза әле берничә көн элек кенә, 9 сентябрьдә узды, - дип сөйли Сиринә Закирова.

Түшәмдәге күгәрекләр
Түшәмдәге күгәрекләр

Шул ук йортта 1978 елдан бирле яшәүче Марина Чаганова йортның начар хәлдә булуын дәлилли.

— 1978 елда яшь белгечләргә фатир биргәннәр, әти-әниемә бу фатир шул чакта бирелгән. Без монда күченгәндә миңа 1 яшь булган. Бүген мин күп балалы, аз керемле ялгыз ана, дүрт балам бар. Декрет ялында. Йортта булган үзгәрешләрне 2012 елдан бирле күзәтәм. Кирпечләрдә вертикаль ярыклар да, горизонтальләре дә барлыкка килде. Бинада зур ярыклар да күп. Кышларын бик суык, җылылык системы гына җылытып бетерә алмый. Үзем дә электр миче белән җылытам, балаларны туңдырып чирләтә алмыйм. Җәй көне утка 500 сум түләсәм, кышын 2500 түлим. Эчтән җылытып тормасам, диварыма эчке яктан боз ката. Бервакыт үзәк җылылык системында авария булгач, бөтен су безнең йорт астына тулган иде. Ишек төбенә кадәр су чыгып, такталар өстеннән йөредек. Беренче каттагы фатирларда шул нигез буйлап күгәрек үрмәли. Минем фатирдагы бер дивар авырлы хатын кебек кабарып тора. Икенче каттагы фатирда яшәүчеләр түбәнең тишек булуына, яңгыр саен су тулуына зарлана. Бервакыт участковыйны чакырдык, йортка керергә курыкты. "Бу минем өскә ишелмиме соң", диде, - дип сөйли Чаганова.

Нәкъ менә ул биредә яшәүчеләрне оештырып, булган кадәр акча җыеп, булмаганын үзе түләп, 2020 елда йортка бәйсез экспертиза уздырткан. Бу эш йортта яшәүчеләргә 28 мең сумга төшкән. Экспертиза йортны 72 процентка иске дип тапкан. Быел 9 сентябрьдә җирле хакимият үз экспертизасын уздырган.

— Экспертизаның дөреслегенә шунда ук шик туды. Беренчедән, эксперт килде дә, бер күз ташлау белән, бу йорт авария хәлендә түгел дип белдерде. Безгә башта әйттеләр, сез кайда күрсәтсәгез, шунда казып карыйбыз, диделәр. Йорт янында гел су җыелып тора торган урын бар, шунда күрсәттек, әмма аны казымадылар. Курыктылар бугай. Минем балкон астындагы җирне казыгач, цоколь белән дивар арасында кеше башы сыярлык тишек барлыгы күренде. Икенче урында казыгач, нигезнең бер җире бөтенләй бернинди цементсыз, блок өстенә блок утырткан килеш кенә тора булып чыкты. Өстәвенә, анда юеш. Юрист шундагы балчыкны алып, пломбалап, экспертизага җибәрергә кушкач та бу эшләнмәде. Гадәттә, андый эшләр булганда видеога төшерелә, алар бернинди видеофиксация ясамады. Шул экспертиза барышында, беренче каттагы фатирларның идәнендә каплаучы плитәләр бөтенләй булмавы ачыкланды. Анда брус өстенә коры такталар гына салынган икән. Эксперт кирпечнең ныклыгын тикшерергә дип, ниндидер инструмент белән суккан иде, кирпеченең бер урыны кителеп төште. "Кирпечнең эче ныклы, тышкы ягы әһәмиятле түгел", дип нәтиҗә ясады эксперт. Кирпеч арасындагы цемент та бармак белән ышкыгач, каткан ком кебек кенә, уалып таралып тора. Бу экспертиза безнең өчен бер тамаша гына булды кебек, - ди Марина Чаганова.

Северная 14А адресында яшәүчеләр юрист та яллаган. Аларның хокукларын яклаучы Инна Свирская да экспертизаның канон кысаларында узмавы турында сөйләде. 2016 елда ук йортта капиталь төзекләндерү, реконструкция булачагы турында карар кабул ителгән булуын да искә алды. Карары булса да, боларның берсе дә эшләнмәгән.

Фатирның идәненнән күтәрелүче күгәрек
Фатирның идәненнән күтәрелүче күгәрек

— Бу йортта соңгы ике елда берничә экспертиза узды. Биредә яшәүчеләр акча җыешып, үз экспертизасын уздырды, ул йортны 72 процентка иске дип тапты. Аннары Тикшерү Комитеты да ике экспертиза уздырды, алар аны 80 процент иске дип тапты. Тик алар берсе дә йортны авария хәлендә дип игълан итә алмый, моны ведомствоара комиссия башкара. Быел 8 августта ул йортта ведомствоара комиссия узды. Әлеге комиссиядә чиновниклар, төрле структура вәкилләре катнаша. Аларның төзелеш буенча махсус белемнәре булмагач, канун буенча алар махсус эксперт оешмасын чакырып китерә. Безнең администрация Уфадан "Архпроектизыскания" ширкәтен чакырган. Экспертиза уздыру өчен рәсми сайтта дәүләт сату-алулары турында тендр игълан ителергә тиеш. Без шуны ачып карадык. Анда оешманың исеме бар, әмма экспертизаны нинди суммага эшләве турында мәгълүмат юк. Димәк, тендрга хәтта башлангыч бәя дә чыгарылмаган.

Эксперт килү белән безнең каршыда: "Мин бу йортны авария хәлендәге дип тапмаячакмын", дип белдерде. Эченә кереп тә карамыйча ничек шулай дияргә була?

Экспертиза уздырылганда, шунда яшәүчеләр алардан: "Сезнең эшегез күпме тора?" – дип сорады. Эксперт "450 мең сум" дип җавап бирде. Безгә шок булды! Экспертиза уздырганда, бинаның ике ягыннан ике чокыр казыдылар, экскаваторчыга күп дигәндә 5-6 мең сум түләгәннәрдер. Грунт суларының тирәнлеген ачыклар өчен махсус машина белән скважина да казыла. Аңа да 100 мең түләгәннәрдер дия алмыйм. Калганы кая киткән? Контракт системы турындагы 44нче канун нигезендә без ул сумманың ничек сарыф ителгәнен белеп торырга тиеш, ә монда ул мәгълүмат халыктан яшерелә, - ди Инна.

Йортның авария хәлендә булуы турында сөйләүче кимчелекләрне ул күпләп саный.

Диварда сылап капланган ярыклар
Диварда сылап капланган ярыклар

— Без һәр фатирны карап йөрдек, чормага мендек. Түбәнең бик начар хәлдә булуын хәтта хакимият чакырган комиссия дә танырга мәҗбүр булды, чөнки ул коточкыч. Түбә астындагы кирпечләр арасындагы ком әллә кайчан уалып беткән, алар селкенеп тора. Теләсә кайчан ишелергә мөмкин. Астагы катларда күпсанлы ярыклар. Бу үзе үк йортның уйнап торуы турында сөйли. Экспертиза алдыннан йортка хезмәт күрсәтүче идарә компаниясе аларны сылап та киткән. Тик алар барыбер күренеп тора. Фундаментны кайсы яктан казысак та, ул юеш. Казыган чокырларның берсендә сулы кызыл балчык иде, мин аны да пломбалап, акт белән теркәп, экспертизага җибәрергә куштым, әмма алар аны ниндидер пакетка салды, берничек тә теркәмәде. Бернинди видеофиксация алып барылмады. Йортның төзелеш документларына күрә, беренче катның идәнендә башта бетон плитә булырга тиеш, әмма алар анда бөтенләй юк. Гомумән, ул документларны карасаң исең китә: бу йортта лифтка бер тапкыр 2 миллион сумга ремонт ясаганнар, ә лифт монда бөтенләй юк, каралмаган да, - ди Инна.

"Ни өчен җирле хакимият йортны авария хәлендә дип танырга теләми?" дигән сорауга Инна хакимиятнең чыгымланасы килмәвен, өстәвенә, бу йорт белән бәйле җинаять эше дә булуын әйтте.

— Чиновниклар моңа гел каршы, чөнки хакимият анда яшәүчеләргә яңа фатирлар яки күчемсез милекнең базардагы уртача бәясеннән акчалата компенсация бирергә тиеш була. Бүген квадрат метрның уртача бәясе 80 мең сум дип бәяләнә. Тик администрация ул акчаны үз бюджетыннан түләми, төбәк бюджетыннан булган субвенциядән түли. Тузган торак програмына бүленә торган акча бар. Шуңа аларның ничек гел шулай халыкка каршы эшләвен аңлап булмый. Ә бу йортта әле тагын бер каршылык бар: шушы адреста инвалид балага фатир бирелгән һәм бу факт буенча җинаять эше ачылган. Шуңа алар бу йортның хәлен яхшы дип танырга тели. Әгәр чнылап та йортның хәле начар булып чыкса, күп кеше эшеннән алынырга мөмкин, - ди Свирская.

Экспертизаның рәсми нәтиҗәләре октябрьдә генә билгеле булачак.

Азатлык Туймазы районы хакимиятеннән бу уңайдан җавап ала алмады. Район җитәкчелеге башка матбугат чараларына да аңлатма бирмәгән дияргә була. Элегрәк инвалидларга фатир бирү турында ПроУфу сайтында чыккан мәкаләдә Туймазы районы башлыгы урынбасары Булат Хәлиуллин журналистларны "яла ягу өчен" мәхкәмәгә бирү белән куркыткан.

АиФ басмасына биргән аңлатмасында исә Хәлиуллин Закировлар яңа йорттан фатир бирү нияте турындагы килешүдән баш тартты дип белдергән.

Закировларны былтыр декабрьдә район хакимияте бинасына чакырганнар. Аларга 2022 елның икенче чирегендә төзелеп бетәчәк яңа йорттан 34 дүрткел метрлы фатир бирү турында хәбәр иткәннәр. Ният килешүе имзаларга өндәгәннәр. Ләкин Закировлар бу документ юридик көчкә ия түгел дип баш тарткан.

Булат Хәлиуллин "йорт муниципалитет милке булмый торып, без социаль найм турында килешү төзи алмыйбыз. Шуңа күрә ният килешүе тәкъдим иттек", дигән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG