Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларус хөкүмәте башлыгы эш сәфәре белән Татарстанга килде


Русиянең Украинадагы сугышы аркасында барлыкка килгән халыкара изоляция шартларында Татарстан яңа инвестицияләр һәм хезмәттәшлек мөмкинлекләрен эзли.

Татарстанга эш сәфәре белән Беларус премьер-министры Роман Головченко килгән. Бу хакта Татарстан президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Головченко ике көнгә килгән, ул Татарстанның икътисади һәм инновацион мөмкинлекләре белән танышырга, "Татарстан-Беларус" бизнес-форумында катнашырга ниятли диелә.

Бүген 21 сентябрьдә Казан Кирмәнендә Головченко белән республика президенты Рөстәм Миңнехановның очрашуы көтелә.

Кичә Уфа һәм Казанга Беларустан делегация киләчәге турында "БелТА" беларус агентлыгы да хәбәр иткән иде. Беларус делегациясе Башкортстан белән Татарстанның зур оешмаларында булыр, республика җитәкчеләре белән сөйләшүләр алып барыр, хезмәттәшлек турында килешүләр имзалар дип ниятләнә.

Быел февраль аенда Русия Украинага һөҗүм өчен Беларус җирләрен дә кулланды. Моңа җавап итеп Көнбатыш илләре Русиягә һәм Беларуска каршы чикләүләр кертте.

Апрель башында АКШ президенты Джо Байден Украинага каршы агрессия белән бәйле рәвештә Русиягә һәм Беларусиягә карата өстәмә санкцияләр кертә торган ике канун өлгесен имзалады.

Бу - "Русия нефте импортын туктату турындагы канун" һәм "Русия һәм Беларус белән нормаль сәүдә мөнәсәбәтләрен туктату турындагы канун" диелде.

Шулай ук Европа берлегенә Русия һәм Беларустан йөк ташучы машиналар белән йөк кертү тыелды.

Русиянең Украинадагы сугышы аркасында барлыкка килгән халыкара изоляция шартларында Татарстан яңа инвестицияләр һәм хезмәттәшлек мөмкинлекләрен эзли. Мисал өчен соңгы айларда Татарстан мөселманнарны күпләп үтерүдә гаепләнгән Мьянма хунтасы белән хезмәттәшлек мөмкинлеген өйрәнә. Апрель ахырында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм КамАЗ җитәкчесе Сергей Когогин Мьянмага (элекке исеме Бирма) барып, йөк машиналары җитештерүдә хезмәттәшлек мөмкинлекләрен өйрәнде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG