Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның Мьянма белән хезмәттәшлеге кайдан килә һәм кая илтә


Рөстәм Миңнехановның Мьянма сәфәре
Рөстәм Миңнехановның Мьянма сәфәре

Татарстан хәрби хунта контолендәге һәм чикләүләргә дучар Мьянма белән хезмәттәшлекне киңәйтергә җыена. Сәясәт белгече фикеренчә, мондый илләр белән эшләү Татарстанга Мәскәүдән тагыла һәм республика мәнфәгатьләренә зыян китетергә мөмкин.

Мәскәүнең Украинага каршы башлаган сугышы нәтиҗәсендә җитештерүен 40 процентка киметергә һәм узган гасыр модельләренә кире кайтырга мәҗбүр булган КамАЗ авыр хәлдән чыгу өчен төрле юллар табарга тырыша. Өметсезлектән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм КамАЗ җитәкчесе Сергей Когогин апрель ахырында хәрби хунта контролендәге Мьянмага (элекке исеме Бирма) барып, йөк машиналары җитештерүдә хезмәттәшлек мөмкинлекләрен өйрәнде. Татарстан президенты идарәсенең матбугат хезмәте "автогигант тулы спектр вариантын карарга әзер — машиналар җитештерү, хезмәткәрләрне өйрәтү, сервис тармагын булдыру. Тәкдимне июнь аена әзерләп, имзалауга тапшырырга әзербез", дип белдерде.

Татарстанда ашлама җитештерүче "Рацин" ширкәте белән Мьянма дөге федерациясе Татарстаннан ул илгә ашлама сату һәм аннан дөге сатып алу турында килешүне имзалады да инде.

Миңнеханов шулай ук Мьнмада нефть эшкәртү заводы төзүдә дә ярдәм итү мөмкинлекләрен өйрәнергә вәгъдә итте, Татарстанның үзендәге нефть эшкәртү корылмалары да Көнбатыш технологияләре һәм Көнбатыштан алынган детальләр ярдәмендә генә сафка баса алган булса да. Чикләүләр кертелгәч Татарстанда нефь эшкәртүнең дә авыр хәлдә калачагы турында элегрәк Азатлыкка Татарстан фәннәр академиясенең элекке президенты, нефтехимия белгече Әхмәт Мазһаров сөйләгән иде.

Нинди ил соң ул Мьянма һәм аның белән хезмәттәшлек Татарстанга нәрсә бирер? Русия кебек үк, Мьянма да Европа берлеге һәм АКШ чикләүләренә дучар. 2021 елның 1 февралендә Мьянмада хакимият түнтәрелеше булып, җитәкчелеккә хәрби хунта килде. Хәрбиләр илнең президенты һәм хакимият фиркасе башлыгы Вин Мьинны кулга алды һәм Мьянма кораллы көчләре башлыгы, генерал Мин Аун Хлайн үзен илнең яңа җитәкчесе дип игълан итте.

Элек Көнбатыш илләре белән хезмәттәшлек иткән, аларның технологияләрен үзләштергән Татарстан хәзер менә шундый илләргә йөз тота башлады. Өстәвенә, Көньяк-көнчыгыш Азиянең 60 миллионлап кеше яшәгән бу иле иң тотрыксыз дәүләтләрнең берсе дә.

Берничә ел элек Мьянма Ракхайн штатында яшәүче миллионнан артык мөселманны эзәрлекләүләр Татарстандагы мөселманнарны да битараф калдырмады, рохинҗа мөселманнарын яклап төрле чаралар оештырылды. Казанның MOÑ театр мәйданчыгында рохинҗа мөселманнарын җәберләүләр турында тамаша күрсәтелде.

Мьянманың төрле төбәкләрендә төрле формада бер сүнеп, бер кабынып торучы ватандашлар сугышлары 1948 елда бу ил Британиядән бәйсезлек алгач башланды. 1962 елдан 2011 елга кадәр анда хакимият хәрби хунта кулында булды һәм ил ярым изоляция шартларында яшәде.

Демократияләштерү башланып хакимияткә элекке оппозиционер, Нобель тынылык бүләге иясе Аун Сан Су Чжи килсә дә, 2016-2017 елларда аның хөкүмәте рохинҗа мөселманнарына каршы хәрби операцияләр оештыра башлады. Нәтиҗәдә ярты миллионлап мөселман күрше Баншладышка качарга мәҗбүр булды. Мьянма хәрбиләре һәм полициясе меңнән артык мөселманны вәхшиләрчә үтерде. 2017 елның сентябрендә генә дә 200ләп рохинҗа авылы яндырылды. БМО Мьянманың рохинҗаларга каршы гамәлләрен "этник геноцидның классик мисалы" дип бәяләде.

Мьянма шулай ук Русиянең Украинага карата агрессиясен яклаучы илләрнең берсе дә. 28 февральдә, сугышның дүртенче көнендә хәрби хунтаның рәсми вәкиле, генерал Зо Мин Тун Русияне "бөтен җир шарында барлык илләр өчен тынычлык булдыру үрнәге" дип атады.

Миңнехановның бу илгә сәфәре сәбәпле яңа чикләүләр кертү тәкъдимнәре яңгырый башлады инде. Май башында "Мьянмага гаделлек" ("Justice For Myanmar") иҗтимагый төркеме "Мьянма хәрби хунтасы белән хезмәттәшлек" иткән өчен Рөстәм Миңнеханов, Сергей Когогин һәм КамАЗ ширкәтенә каршы чикләүләр кертергә өндәде.

"Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә республика делегациясе Мьянмада хәрби хунта белән очрашкан. Анда Сергей Когогин да катнашкан. Камаз Мьянмада йөк машиналарын җитештерү корылмасын ачарга планлаштыра, дип белдерә "Мьянмага гаделлек" төркеме.

Сәясәт белгече Руслан Айсин әйтүенчә, Татарстанның бу ил белән хезмәттәшлекне киңәйтү өчен тырышуы Казанның үз теләге белән түгел, ә Мәскәү кушуы белән башланган эш һәм аның Татарстанга файдасыннан бигрәк, зыяны күбрәк булырга мөмкин.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

— Мьянмада мөселманнар бик авыр хәлдә, аларны җәберлиләр, концентрацион лагерларга ябып тоталар. Мәрхүм журналист Орхан Джемаль заманында анда барып кайткан иде. Ул күргәннәрен миңа да сөйләде. Анда мөселманнар өчен чәнечкеле чыбык белән әйләндереп алынган лагерлар булдырганнар. Кергән-чыккан кешеләрне хәрбиләр тикшереп кенә уздыра, тотал контроль. Шуңа күрә күп мөселманнар илдән качарга мәҗбүр булды. Күп кенә мөселман илләре дә Мьянмага карата чикләүләр кертте. Минемчә, Мьянмадагы канунсыз, хәрби режим бары Кытай ярдәме белән генә хакимияттә утыра.

Мьянма, Төньяк Корея кебек илләрне Татарстанга Мәскәүдән махсус тагалар дип уйлыйм

Татарстан исә чирек гасыр дәвамында демократик илләр, шул исәптән демократик мөселман дәүләтләре белән дә белән бәйләнешләрне, хезмәттәшлекне ныгыту юнәлешендә эшләп килгән иде. Мондый кискен борылыш алга таба ул илләр тарафыннан да Татарстанга карата сораулар тудырырга мөмкин. Чөнки Мьянма исламга каршы ачыктан-ачык эшли торган ил. Хәзер инде кайберәүләр безнең өчен Төньяк Кореяны да үрнәк ил итеп күрә башлады. Мьянма белән Төньяк Кореяның сәяси, менталь арасы бик ерак түгел бит. Африкада, Азиядә КамАЗ һәм авыл хуҗалыгы юнәлешендә хезмәттәшлек итәрдәй илләр бик күп, Индонезия, Малайзия белән дә эшләп булыр иде боларны. Мьянма белән хезмәттәшлекне киңәйтү нияте Татарстанның үзеннән чыккандыр дип уйламыйм, хәзер республикаларның чит илләр белән хезмәттәшлеге Русия тышкы эшләр министрлыгы белән килештереп алып барыла. Министр Сергей Лавров Русиянең дустанә илләре булуы турында инде берничә тапкыр әйткән иде. Менә шундый исемлек булдырып, Мьянма, Төньяк Корея кебек илләрне Татарстанга Мәскәүдән махсус тагалар дип уйлыйм, — ди Айсин.

Аның әйтүенчә, мондый илләр белән хезмәттәшлек Татарстанның абруена тап төшерүдән тыш, бик җимешле дә түгел, шул ук вакытта икътисади яктан зыян китерү куркычы да бар.

Күпмедер вакыттан алар Татарстанның милкен тартып алырга мөмкин

— Кырым аннексияләнгән көннәрдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация Төньяк Кореага да барган иде. Шул төркемдә булган бер кеше Пхеньянның Татарстанга Мәскәүдән тагылуын миңа ачыктан-ачык сөйләде. Аның әйтүенчә, анда җитештерүне оештырырга, эш урыннары булдырырга тәкъдим иткән Татарстаннан Төньяк Корея түрәләре акча сораган, нәтиҗәдә килешүгә ирешә алмаганнар. Мондый илләр белән конструктив килешүгә ирешү авыр, ирешкән очракта да бик куркынычлы. Күпмедер вакыттан алар Татарстанның милкен тартып алырга мөмкин. Алар бернинди дә кагыйдәгә буйсынмый, — ди сәясәт белгече Руслан Айсин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG