Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Рохинҗа". Җәберләүгә дучар халыкларга багышлана


Бангладеш белән Мьянма чигендәге качаклар шәһәрчеге Кутупалонгда качаклар ризыкка үрелә

Казанның MOÑ театр мәйданчыгында рохинҗа мөселманнарын җәберләүләр турында тамаша күрсәтелде. Премьерада Азатлык хәбәрчесе дә булды.

"Спектакльне кую фикере ике ел элек туган иде", диде Азатлыкка режиссер Туфан Имаметдинов. Аның сүзләренчә, бу дөньяда төрле сәбәпләр аркасында җәберләүләргә дучар булган барлык халыкларга багышлап куелган тамаша:

— Рохинҗа халкына бүгенге көндә бик авыр. Дөньяда азсанлы халыклар бик күп, аларны үзгә фикерләре, карашлары өчен, тоткан диннәре өчен кимсетәләр, җәберлиләр. Бу тема бик мөһим, чөнки әгәр без моңа битараф булсак, яисә ул җәберләүләргә кушылсак, аларны кимсетеп яшәсәк, шул илнең җитәкчелеге дә үз халкына карата шул тискәре фикердә калачак һәм бу хәлләр тәмамланмаячак. Билгеле, кимсетелүгә дучар булган һәр халык турында шундый проект ясап булмый, моны шундый хәлдә калган барлык халыкларга багышланган спектакль дип әйтеп була.

Казанда рохинҗа халкының язмышы турында тамаша күрсәтелде
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:17 0:00

Спектакль бер сәгать бара, тамаша вакытында артистлар тамашачы белән турыдан-туры аралаша алды. Алар спектакльнең беренче өлешендә тамашачыны үзләре янына чакырып, төрле сорауларга җаваплар язуын сорады, җавапларны тамашачы кызыл буяу белән үтәкүренмәле витражга язып куйды. Сораулар да төрле иде: милләтең кем, Аллаһка ышанасыңмы, балаларың бармы, ничәү, бала тапканнан соң депрессия булдымы, балачакта ата-анагыз сезне кыйнадымы, ирегездән җәберләү күренешләре булдымы?

Тамашаның икенче өлешендә QR-кодлар чыгарып эленде, алар аша тамашачы смартфоннары аша рохинҗа халкы сөйләгән монологларны тыңлады, моның өчен тамаша башланыр алдыннан тамашачыга колакчыннар таратылды. Тамаша мәйданчыгы тынлыкка күмелде һәм бу тынлыкта тамашачы колакчыннар аша биш үзәк өзгеч монолог тыңлады. Һәр монолог рохинҗа халкының бер вәкиленең истәлеге, алар йортларын җимергәнен, авылга хәрбиләр килеп йортларны яндырып, халыкны яшәү шартларсыз калдырганын, балаларын, туганнарын югалтуларын тәфсилләп сөйләде.

Тамашадан күренеш
Тамашадан күренеш

Монологтан бер өзек:

"Без бер атна эчендә өебезне сүтәргә тиеш, диелде. Бирма хакимиятенең боерыгы шундый икән. Бу хәл, минем өченче тапкыр балага узуым аркасында, дип миңа бакырырга тотынды. Безнең башка барыр урыныбыз юк. Бер көнне безнең капка төбенә хәрби киемле кешеләр төягән өч йөк машинасы килеп туктады. Гани Аллага ялварып дога укырга кереште. Мин балаларны алып өйгә кереп киттем, аннары аткан тавышлар килде, хатыннар кычкырган, елаган тавышлар. Балаларның колакларын капладым да, мин дә Аллага ялварырга тотындым... күзләренә күренмичә калып булыр дип өметләнгән идем, ләкин берзаман сул яктан кулына мачете тоткан ир керде. Ул кычкырып дөге басуында җыелу боерыгын кабатлады. Иремнең ыңгырашканын ишеттем, аны намазлык өстендә үк кыйнаганнар. Коралны кайда саклый һәм ни өчен йорт һаман урынында тора, дип сорау алганнар.

Дөге басуында бездән сабыйларыбызны талап алдылар, аларны йөк машинасына төяп алып киттеләр. Басуда хатыннар гына калды. Хәрбиләр, коралны кайда саклыйсыз дип, безне тентерәтергә кереште. Нинди корал турында сөйләгәннәрен аңлый алмадым. Шуннан соң алар хатыннарны чишендерергә тотындылар, ә качмакчы булганнарның аркаларына аттылар. Бик күпләр карышты, ләкин андыйлардан киемнәрен тагын да ярсуланып умырдылар һәм басуда ук көчләделәр. Мачете белән кайберләрнең башларын чаптылар. Миңа үземне нишләткәннәрен сөйләү авыр. Минем корсагымны күреп, алар, син эчеңдә корал йөртәсең, диделәр. Шул ике ир. Чырайларын хәтерләмим. Коточкыч авыртуны гына хәтерлим. Аларның берсе, авырлы булудан шешкән имиләремне боргалады, икенчесе минем җиңсәмдә эзләү уздырды, мине автомат көпшәсе белән көчләделәр..."

Марат Бадамшин
Марат Бадамшин

Марат Бадамшин Казан мәдәният институтында белем ала. Мондый форматта узган тамашада катнашу, тулысынча шул рохинҗа халкы яшәгән җирләргә алып китте сыман, дип сөйләде ул Азатлыкка:

— Рәсемнәргә карап, колакчыннар аша аларның хәлләре турында тыңлаган вакытта үзең дә шул җиргә күчереләсең төсле. Күңелдә төрле хисләр уяна, куркыныч хисләр. Шул хәлләр синең белән булган төсле тоела. Бу халәттән ахырда яңгыраган җыр (Israel Kamakawiwo'ole – Over The Rainbow— ред.) гына чыгарга ярдәм итә.

Туфан Имаметдинов
Туфан Имаметдинов

Рохинҗа халкы белән булган хәлләрне тамашачыга ничек бар шулай итеп җиткерер өчен, андагы хәлләрне үз күзләребез белән күрергә, халык белән күзгә-күз карашып сөйләшергә теләдек, дип әйтте Азатлыкка режиссер Туфан Имаметдинов:

— Моның өчен актер Егор Беловны Бангладешка җибәрдек. Ул анда биш көн дәвамында булып, кешеләр белән аралашты, аудио, видеолар, фотолар яздырды. Менә шул материаллар спектаклебезнең асылына салынды. Бу хәлләргә карата үземдә туган иң куркыныч нәрсә - монологларның бертөрле булуы. Ягъни бу системлы күренеш булганын күрсәтә, һәр авылны бетерергә килгәндә хәрбиләр бер систем белән эш иткән. Җитәкчелек моны хуплаган булып чыга.

Мария Нуриева
Мария Нуриева

Тамашага килгән Мария Нуриева, гасырдан гасырга үзгә фикерле, башкаларга охшаш булмаган кешеләрне кимсеткәннәр, кызганыч, бер-береңне кимсетү кешеләргә хас әйбер, дип әйтә:

— Без берни булмаган, бернинди начарлык юк, үлем юк дип уйлап йөрергә күнеккән. Нәрсәдер булган очракта да моны тиз-тиз башыбыздан чыгарып юк итәргә, онытып моннан читтә торырга, бу булмады дигән кыяфәт белән йөрергә тырышабыз. Бу спектакль мондый хәлләрнең, каядыр чит планетада түгел, ә безнең яныбызда булуын искә төшерергә ярдәм итә, кешеләргә карата миһербанлы булырга кирәклеген онытмагыз дип әйтә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын урнаштырыгыз (Android өчен монда, iOS өчен монда) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга да онытмагыз!

фикерләр (4)

XS
SM
MD
LG