Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәрби хезмәткә өлешчә яраклыларны да мобилизацияләргә мөмкиннәр


Русиядә мобилизация
Русиядә мобилизация

Иркутски өлкәсенең хәрби комиссары Евгений Фуженко "әмма аларны иң соңгы чиратта чакыртачаклар" ди.

23 сентябрьдә Иркутски өлкәсенең хәрби комиссары Евгений Фуженко хәрби хезмәткә өлешчә яраклылар да мобилизацияләнә ала , "әмма аларны иң соңгы чиратта чакыртачаклар" дип хәбәр итте. Фуженко медицина хезмәткәрләрен (шул исәптән хатын-кызларны да) һәм хәрби кафедраны тәмамлап чыгучыларны да чакырырга мөмкиннәр ди.

Кайбер тармак вәкилләре эшчеләренә мобилизациядән бронь бирелүен таләп итә. Аерым алганда, Иркутски өлкәсендә, Камчатка һәм Магаданда дистәләгән һава диспетчерлары хәрби хезмәткә чакыру алган. Һава диспетчерларының федераль һөнәри берләшмәсендә Русия хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустиннан үзләрен сугышта катнашудан азат итүләрен сорыйлар. Һөнәри берләшмә хатын "Авиаторщина" Telegram-каналы чыгарды.

"Коммерсантъ" хәбәренчә, мобилизация игълан ителгәч, Русиянең кимендә биш һава ширкәте (шул исәптән "Аэрофлот") һәм дистәдән артык һава аланы хезмәткәрләре хәрби комиссариатка чакыру алган. Өч һава ширкәтендәге чыганакларның бәяләмәсенә күрә, пилотларны да исәпкә алып, барлык хезмәткәрләрнең 50-80 процентын сугышка җибәрергә мөмкиннәр. Һава ширкәтләре хезмәткәрләре өчен бронь исемлеге төзи башлаган да инде, диелә.

Русиядә 21 сентябрьдә игълан ителгән мобилизациянең бүген өченче көне. Президент Владимир Путин имзалаган фәрманда ул өлешчә дип атала. Шулай да бу документ саклану министрлыгына күптөрле вәкаләтләр бирә: гаскәргә китүен канун нигезендә кичектереп тора алучылардан башка теләсә кайсы хәрби бурычлыны сугышка алырга мөмкиннәр.

Саклану министрлыгы аңлатмаларында запастагы 25 яшькә кадәр солдатлар, 50 яшькә кадәр офицерлар чакырылачак диелә.

Шулай да төбәкләрдән килеп ирешкән хәбәрләргә күрә, бу яшьтән өлкәнрәк булучыларга һәм элегрәк гаскәрдә булмаучыларга да хәрби чакыру кәгазьләре килгән.

Сугышка чакырылачак кешеләрнең саны да билгеле түгел. Путин фәрманында яшерен 7нче пункт бар. "Новая газета. Европа"ның президент хакимиятендәге чыганагы бу пунктта миллион кеше турында сүз бара дип белдерде. Кремль моны кире кага, саклану министры Сергей Шойгу исә 300 мең кеше чакырылачак диде.

Путин фәрманына ярашлы, һәр төбәктән ничә кеше чакырылачагын саклану министрлыгы хәл итәчәк. Кичә кич Чечня башлыгы Рамзан Кадыров республикада мобилизация булмаячак, без планны арттырып үтәдек инде, дип белдерде. Нинди план турында сүз бара, аны кем раслаган – Кадыров монысын ачыкламады.

Канун нигезендә Русия думасы депутатлары мобилизациядән азат ителә, аларның "бронь"нары бар. Шулай да бүген "Бердәм Русия" башкарма комитеты башлыгы Андрей Турчак дүрт депутатның фронтка китәргә теләк белдерүен әйтте. Алар арасында Виталий Милонов та бар. Депутатларны фронтка алу-алмауны саклану министрлыгы хәл итәчәк диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG