Accessibility links

Кайнар хәбәр

Латвия өлешчә мобилизация сәбәпле Русия белән чиктә гадәттән тыш хәл игълан итте


Архив фотосы
Архив фотосы

Ул 28 сентябрьдән башланачак һәм өч ай дәвам итәчәк. Аерым алганда Латвия хакимиятләре Педедзе чик буе кичүен яба, бу килүче русияләр агымын киметү өчен эшләнә. Дәүләт чик буе хезмәтенә чикне узучы Русия ватандашларын күзәтүне көчәйтергә кушылган.

Мәскәү өлешчә мобилизация игълан итү сәбәпле Латвия хөкүмәте Русия белән чиктә гадәттән тыш хәл тәртибе игълан итте. Ул 28 сентябрьдән башланачак һәм өч ай дәвам итәчәк, диелә хөкүмәт сайтында.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, гадәттән тыш хәл илнең Алуксненски, Балвски һәм Лудзенски районнарында гамәлдә булачак. Бу тәртип портларга, һава аланнарына, чиктәге пунктларга һәм тимер юлларга да кагыла.

Латвия хакимиятләре Педедзе чик буе кичүен яба, бу килүче русияләр агымын киметү өчен эшләнә. Дәүләт чик буе хезмәтенә чикне узучы Русия ватандашларын күзәтүне көчәйтергә кушылган.

Элегрәк Латвия мобилизациядән качарга теләүче русияләргә һуманитар виза бирмәскә, әгәр аларның шенген визасы булса, чиктән уздырмаска булган иде. Илнең тышкы эшләр министрлыгында моны "иминлекне күз уңында тотып" дип аңлаталар.

Шул ук вакытта Болгариядән соң, Польша тышкы эшләр министрлыгы да үз ватандашларына Русиядән китәргә яки анда бармый торырга киңәш итте.

21 сентябрьдә президент Владимир Путин Украинадагы сугышны дәвам итү өчен, Русиядә өлешчә мобилизация игълан итте.

Аңа мәҗбүри хәрби хезмәттә булып кайткан, хәрби тәҗрибәсе һәм белгечлеге булганнар эләгә. Саклану министры Сергей Шойгу 300 меңләп кешене мобилизацияләячәкләрен әйтте.

Шул ук вакытта меди чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт ярдәмендә миллион кешегә кадәр сугышка алынырга мөмкин дип язды.

Мобилизация игълан ителгәч меңләгән кеше Русиядән күчеп китте, башка илләр белән чикләрдә күп километрларга сузылган машина тыгымнары хасил булды.

Русиядән китүчеләр арасында татар-башкортлар да шактый. Читтә яшәүче милләттәшләре аларга ярдәм кулы суза башлады. Кемдер вакытлыча үз өендә сыендыра, кемдер документларны тәртипкә китерергә булыша, эш табарга ярдәм итә, чикне узарга җыенучыларга киңәшләр бирә.

Шул ук вакытта Русия хакимиятләре хәрби бурычлыларга – беренче чиратта мобилизациягә яраклы ирләргә илдән чыгуны тыярга мөмкин. Бу хакта шул исәптән Кремльгә һәм ФСБга якын булган аноним чыганакларына да таянып,"Вёрстка", "Медуза", "Сота" һәм "Ходорковский LIVE каналы хәбәр итте.

"Медуза"ның ике чыганагы чикләрне 28 сентябрьдә ябачаклар дип белдерде. "Вёрстка" чыганаклары исә бу тыю 30 сентябрьдән гамәлгә керә ди.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG