Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милләтләр эшләре федераль агентлыгы мәктәпләрдә өчпочмаклы яулык бәйләп йөрүне рөхсәт итәргә тәкъдим иткән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Якын арада махсус документ әзерләнәчәк.

Русия милләтләр эшләре федераль агентлыгы милли үзенчәлекләрне исәпкә алган бердәм мәктәп формасы булдырырга тәкъдим итте. Бу хакта агентлыкның милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр торышын мониторинглау, экстремизмны кисәтү һәм дини оешмалар белән хезмәттәшлек итү идарәсе башлыгы Абдулгамид Булатов "Идел буе Болгар һәм ислам. Унбер гасырлык тарих" конференциясендә белдергән, дип хәбәр итә ТАСС.

Ул совет чорындагы тәртипләр кайтарылырга тиеш дип саный.

"Безгә мәктәп формасына җирле үзенчәлекне исәптә тоткан бер типтагы таләпләр кертергә кирәк. Алар арасында өчпочмаклы яулык (косынка) та булырга тиеш. Менә укучы кыз аны бәйләргә теләсә – бәйләр, теләмәсә – юк. Православлар да яулык кия. Бу беркемне дә хурламый. Блузка, пиджак, тездән түбән итәк, аерым бер фасонда чалбар да ярый. Ягъни, беркемне дә хурламый, кызларның ачык җирләрен күрсәтми, дини таләпләргә туры килә торган кием", дигән ул.

Булатов сүзләренчә, милләтләр эшләре федераль агентлыгы әлеге тәкъдим белән берничә ел элек чыккан булган. Ул вакытта бу Русия мәгариф министрлыгында хуплау тапмаган. Хәзерге вакытта федераль агентлыгы җитәкчелеге яңартылган идея белән ризалашкан.

"Без җитәкчелектән хуплау таптык. Хәзерге вакытта документ әзерләнә. Без аны югары даирәдә фикер алышу өчен юллаячакбыз", дигән ул.

2 сентябрьдә Төмән шәһәренең 88нче мәктәбенә хиҗап киеп килгән укучыны кертмәскә теләгәннәр. Әлеге низагны кызның әнисе видеога төшереп барган. Мәктәп мөдире Елена Головчак кызның башыннан яулыгын салуын таләп иткән. Соңрак ул видеода "Мәктәптән чыгыгыз! Мин полиция чакырам", дип әйтә.

Ввице-губернатор тыкшынуыннан соң мәктәптә яулык бәйләп йөрергә рөхсәт ителде.

Соңрак Төмәннең 88нче мәктәбе кызларга яулык бәйләп йөрүне рәсми рәвештә тыйды. Төбән вице-губернатор тыкшынуыннан соң бу рөхсәт ителгән иде. Мәктәп җитәкчелеге моны "вакытлыча гына иде" дип аңлатты.

Русия уку йортларында яулык бәйләп йөрү проблемы һәрдаим туып тора:

  • Ике ел элек хиҗап кигәне өчен Омски көллиятенә кертелмәгән укучы Алинә Нәүрүзова мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды. Ул көллияттә яулык бәйләп дәрескә йөрүне тыючы кагыйдәләрне гамәлдән чыгаруны сораган иде. Мәхкәмә аның шикаятен канәгатьләндермәде.
  • 2020 елда Екатеринбур шәһәрендәге Свердловски өлкә медицина көллияте абитуриентына уку йортында хиҗап киюне тыйдылар. https://www.azatliq.org/a/30745189.html
  • Биш ел элек Сарански шәһәрендәге уку йортларында кызларга яулыкларын салырга йә өйдә укырга кушылуы хакында сөйләгән иде юрист Марат Ашимов Азатлыкка.
  • Аңа кадәр Мордовиянең Азюрка авылында ислам дине кушканча яулык ябынып йөрүче укучыларны эзәрлекләгәннәр иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.

🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG