Accessibility links

Калмыкстанның югары ламасы Украинадагы сугышка каршы чыкты


Тэло Тулку Ринпоче
Тэло Тулку Ринпоче

"Русия хаклы, бу сугыш кирәк дип әйтү һәм моны кабул итү бик авыр. Мин болай дип әйтә алмыйм", дигән Шаджин-лама Тэло Тулку Ринпоче.

Кылмык буддачыларының башлыгы Шаджин-лама Тэло Тулку Ринпоче Монголиягә күчеп киткән һәм Русиянең Украинага һөҗүмен тәнкыйтьләп әңгәмә биргән. Әңгәмәнең видеосы "Алхимия души" YouTube-каналында чыкты. Бу Русиянең мондый дәрәҗәдә дин әһеленең сугышка каршы беренче мәртәбә чыгыш ясавы.

"Бу – дөрес түгел дип саныйм, бу сугыш кирәк түгел. Без 21нче гасырда яшибез бит – бөтен кеше тыныч, дус яшәргә тели, һәр илнең үсәсе килә, беркемнең дә газапланасы килми. Украина ягы чынлап та хаклы дип уйлыйм – алар үз илләрен, җирләрен, Конституциясен, халкын яклый. Русия хаклы, бу сугыш кирәк дип әйтү һәм моны кабул итү бик авыр. Мин болай дип әйтә алмыйм", дигән республиканың югары ламасы.

Украинадагы сугышка фикерен элегрәк белдермәвен ул Русия буддачылары белән хакимиятләр арасындагы мөнәсәбәтне бозасым килмәде дип аңлаткан. Русиянең агрессиясен илдәге күп кенә башка будда лидерлары ачыктан-ачык хуплады, ди Тэло Тулку Ринпоче. Аның фикеренчә, әгәр чынлап будда динен тотсалар, алар моны чын күңелдән эшли алмаячак.

Әңгәмәсендә Шаджин-лама Русиядән китүен әйткән. Хәзер ул Монголиядә яши, калмыклар белән, мобилизация игълан ителгәч монда күчеп киткән башка Русия буддачылары белән очрашулар уздыра. Аларны яшәү урыннарына урнаштырырга ярдәм итә.

Тэло Тулку Ринпоче Русиядән күчеп китүен сәяси сагаюлары белән дә аңлата. Гомеренең күп өлешен Калмыкстанда яшәсә дә, ул АКШта туган һәм әле дә Америка ватандашы булып кала. 2022 ел башында Русия ватандашлыгы алырга әзерләнә башлаган, тик моның өчен кирәкле белешмәләренең берсен 24 февральдә - Русия Украинага сугыш башлаган көнне алырга тиеш булган. Белешмәне ала алмый калган, бу процесс тукталган, лама илдән китү турында уйлана башлаган.

Тэло Тулку Ринпоченың дөньяви исеме - Эрдни Омбадыков. Ул Американың Филадельфия штатында, калмык мөһаҗирләре гаиләсендә туган. Дүрт яшендә монах булырга теләвен әйткән һәм балачагыннан Һиндстанның будда чиркәвендә укыган.

Далай-лама дделегациясе кысаларында 1991 елда беренче тапкыр Калмыкстанга килгән. 1992 елда республиканың югары ламасы итеп сайланып, аның будда берләшмәсен 30 ел дәвамында җитәкләгән.

  • Элегрәк Русиянең традицион диннәре – ислам, православ, будда лидерлары Украинадагы сугышны хуплап чыгыш ясаган иде.
  • Путин фәрманы белән башланган һөҗүмне Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин хуплап чыкты.
  • Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин да дини кешегә хас булмаган риторика кулланып, "Дәүләт түнтәрелеше нәтиҗәсендә Украина неонацилар кулына килеп керде. Аларның кешелексез гамәлләреннән бөтен конфессияләрнең вәкилләре, шул исәптән мөселманнар да зарар күрә" дип, Путин сугышын күтәреп алды.
  • 24 февральдә Русия Украинага һөҗүм итте. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG