Accessibility links

"Зимняя вишня"ның элекке баш мөдире ришвәт бирүдә гаепләнеп сигез елга кырыс тәртипле колониягә хөкем ителде


"Зимняя вишня"да янгын. Архив фотосы
"Зимняя вишня"да янгын. Архив фотосы

Тикшерү фаразынча, "Зимняя вишня" төзелгән чакта, 2013-2014 елларда ул Дәүләт төзелеш күзәтүе идарәсе вәкилләренә җиде миллион сум ришвәт биргән һәм тиешле документлары булмаган килеш сәүдә үзәген төзегән. Шулай ук бинага янгын сүндерү системнары урнаштырмаган диелә.

Кемеровның үзәк район мәхкәмәсе "Зимняя вишня" сәүдә үзәгенең элекке баш мөдире Вячеслав Вишневскийны ришвәт бирү эше нигезендә (Җинаять кодексының 291 маддәсе 5 өлеше) сигез елга ирегеннән мәхрүм иткән. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

Шулай ук аңа 21 миллион сум штраф салганнар. Вишневский җәза мөддәтен кырыс тәртипле колониядә үтәргә тиеш.

Тикшерү фаразынча, "Зимняя вишня" төзелгән чакта, 2013-2014 елларда ул Дәүләт төзелеш күзәтүе идарәсе (Госстройнадзор) вәкилләренә җиде миллион сум ришвәт биргән.

Шул рәвешле бинаны яңартып төзегәндә Вишневскийның төзелешкә рөхсәте булмаган, шулай ук ул янгын сүндерүче автоматлаштырылган системнар урнаштырмаган, дип саный мәхкәмә һәм тикшерүчеләр.

2016 елда Вишневский Русиядән күчеп киткән иде. "Зимняя вишня"дагы янгыннан соң ул халыкара эзләүгә бирелде.

2019 елның мартында ирне Польшада тоткарладылар, соңрак ул Русиягә тапшырылды.

Тикшерү эшләре барышында сәүдә үзәгенең элеккеге баш мөдире гаебен таныган. Әмма адвокаты искәртүенчә, бу - 2018 елда чыккан, күп кешенең үлеменә китергән янгын белән бәйле гаеп танулар түгел.

2018 елның 25 мартында "Зимняя вишня"да янгын чыгып 60 кеше, шул исәптән 37 бала һәлак булды. 147 кеше җәрәхәтләнде. Янгын турында кисәтү системы эшләмәү нәтиҗәсендә бинадагы кайбер кешеләр эвакуацияләнми калды. Ишекләр бикле булу сәбәпле күпләр кино залларыннан чыга алмады. Аларның күпчелеге — балалар. Янгын нәтиҗәсендә бинаның түбәсе җимерелеп төште.

Тикшерү барышында тикшерү комитеты дүрт җинаять эше ачты. Гаепләнүчеләрнең бер өлеше инде хөкем ителде. Әйтик сәүдә үзәге җитәкчелеген 11 елдан 14 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм иттеләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG