Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда сугышта һәлак булучыларның гаиләләренә матди ярдәм күрсәтү чыгымнарын 2,1 тапкырга арттырганнар


Башкортстан хәрбие Дмитрий Иванов белән хушлашу
Башкортстан хәрбие Дмитрий Иванов белән хушлашу

Бюджетка төзәтмәләр керткәннән соң, моның өчен бүленгән акчаның күләме 304,5 миллионнан 655,7 миллион сумга үзгәргән диелә. Хәзерге вакытта Украинадагы һәлак булган башкортстаннарның гаиләләренә ике миллион сум акча түләнә.

Башкортстанда Украинага каршы сугышта һәлак булганнарның гаиләләренә матди ярдәм күрсәтү чыгымнарын 2,1 тапкырга арттырганнар. 2022 елгы бюджетка төзәтмәләр керткәннән соң, моның өчен бүленгән акчаның күләме 304,5 миллионнан 655,7 миллион сумга үзгәргән. Бу хакта РБК яза.

Хәзерге вакытта Украинадагы һәлак булган башкортстаннарның гаиләләренә ике миллион сум акча түләнә. Бу акчаны мәрхүмнең бөтен гаилә әгъзаларына тигез итеп бүлеп бирәләр һәм ул федераль түләүләргә өстәмә буларак бирелә.

Бу канун ихтыяриларга да кагыла.

24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. 21 сентябрьдә Владимир Путин өлешчә мобилизация игълан итте.

Азатлык алып барган исәпләүләргә караганда, Украинадагы сугышта Башкортстаннан кимендә 220 кеше һәлак булган. Бу Идел буенда беренче урын. "Медиазона" җыйган мәгълүматка караганда, республика Русиядә Дагыстан һәм Бурятиядән соң өченче урында килә.

Күптән түгел социаль челтәрләрдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка атап язылган мөрәҗәгать таралды, анда Чечня яки Дагыстан мисалында Башкортстанда мобилизацияне туктатып тору сорала. Мөрәҗәгать авторы Украинада югалтулар саны белән Башкортстан Идел буе төбәгендә беренче урында баруын телгә ала, югалтуларның зур өлеше башкортлар яшәгән Урал арты районнарына карый ди.

Мобилизациягә каршы мөрәҗәгать белән башкорт милли хәрәкәте вәкиле Фаил Алсынов та чыкты. "Украинага каршы сугыш - безнең сугыш түгел. Безнең җиргә читләр һөҗүм итмәде, чит ил җиренә без бәреп кердек", дип искәртте, ата-аналарны улларын якларга, сугышка җибәрмәскә чакырды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG