Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ел башыннан Башкортстанда хәмердән агуланып 107 кеше үлгән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Мондый очраклар Уфада (28 кеше), Нефтекамада (җиде), Бакалы һәм Уфа районнарында (бишәр) аеруча күп теркәлгән.

Башкортстанда 2022 елның тугыз ае эчендә хәмердән агуланып 107 кеше үлгән. Бу белешмәләрне Кулланучылар хокукларын күзәтү идарәсе (Роспотребнадзор) китерде.

Оешма мәгълүматынча, узган ел шул ук чорда хәмердән агуланып 136 кеше үлгән булган, бу 29 кешегә артык.

Алкогольдән агуланып үлүчеләр Уфада (28 кеше), Нефтекамада (җиде), Бакалы һәм Уфа районнарында (бишәр) аеруча күп теркәлгән.

Башкортстанда быел тугыз ай эчендә 396 кеше химик матдәләр белән агуланудан үлгән. Шулай ук наркотиклар белән агуланучылар арткан. Быел шундый 203 очрак булган, 102се үлем белән тәмамланган. Чагыштыру өчен – узган ел 148 очрак булган.

Тугыз айда дарулар белән агулануның 340 очрагы булган, шуның 134е кешеләрнең үз-үзләрен үтерү омтылышы булган диелә.

  • Быел августта Уфаның Сипайлово торак районындагы фатирда биш яшүсмер (дүрт кыз һәм бер малай) аңсыз килеш табылган һәм хастаханәгә җибәрелгән иде. Мәктәп укучылары 11 августтан 12 августка кадәр арада бер кызның туганы фатирында җыелган. Алар "дәвалану максатында дару эчкән, үзләрен начар хис итә башлаган"диелде. 12 август иртәсендә фатир хуҗасы яшүсмерләрне аңсыз килеш тапкан һәм ашыгыч ярдәм чакырткан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG