Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда тоткарланучыны җәфалауда гаепләнгән элекке полиция стажерын тоткарлаганнар


Russian policeman
Russian policeman

Ул дүрт ел элек федераль эзләүгә бирелгән булган.

Татарстан мәхкәмәсе 39 яшьлек Илнар Гариповны сак астына алган, аны көч һәм махсус чаралар кулланып вазифа вәкаләтләреннән чыгуда гаеплиләр (Җинаять кодексының 286 маддәсе, 3нче өлеше). Бу хакта "Аксиома" хокук яклау проектының Telegram-каналы яза.

Эш материалларыннан күренгәнчә, 2016 елның ноябрендә опер вазифасына стажер булган Гарипов ике полиция хезмәткәре белән (шул исәптән Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең җинаять эзләве бүлеге җитәкчесе белән берлектә) эш бүлмәсендә Илдар Камалиевтан гаебен танып күрсәтмә бирүне таләп иткәннәр.

Алар тоткарланучының башына пакет кидергән, сугып-тибеп кыйнаган дип саный тикшерү.

Куәт оешмасы вәкилләренең җәфалауларына түзә алмыйча Камалиев гаебен танып килүе турында гариза язган диелә.

2018 елда Гарипов гаепләнүче була торып качкан һәм аны федераль эзләүгә биргәннәр. Хокук яклаучылар мәгълүматынча, ир качып яшәүдән туеп, быел октябрьдә тәртип саклаучыларга үзе бирелгән.

Түбән Кама полициясендәге җәфалаулар турындагы төп эш хәзер мәхкәмәдә карала, анда район полициясенең элекке биш хезмәткәре телгә алына.

Дүрт зыян күрүченең, шул исәптән Илдар Камалиевнең һәм 2017 елда полиция бүлекчәсендә үзенә кул салган Илназ Пиркинның әнисенең хокукларын"Аксиома" белән хезмәттәшлек итүче адвокатлар яклый.

Бу – Татарстанда полиция хезмәткәрләрен җаваплылыкка тартуның беренче очрагы түгел.

Быел 18 апрельдә Татарстанның Норлат районы мәхкәмәсе элекке полиция хезмәткәре Динар Гафиятовны кешене коллыкта тотуы өчен биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте.

Күптән түгел Актаныш районыннан да ике полиция хезмәткәренең тоткарланучыларга карата көч һәм махсус җайланмалар куллануда гаепләнүе һәм тиздән мәхкәмә каршына басачагы хәбәр ителгән иде.

Тикшерү фаразынча, алар шул исәптән электрошокер да кулланып, Мари-Суыксу авылында яшәүче ике кешедән акча урлауларын тануны таләп иткән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG