Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстанда тел низагы: "Татар-казакъ мөнәсәбәтен бозмас, ләкин минусы булыр"


Рамил Мөхәррәпов сүзләренә ризасызлык чарасы
Рамил Мөхәррәпов сүзләренә ризасызлык чарасы

Казакъстанда урыс телле кешегә казакъча җавап бирүчеләрне түбән мәдәниятле кешеләр дип атаган татар эшмәкәре Рамил Мөхәррәповка казакъ активистлары каршы чыкты. Казакъстан татар-башкорт конгрессы бу очрак аркасында мөнәсәбәтләрне бозмаска чакыра.

Казакъстанда тел низагы чыгарга тора. Күптән түгел Алматыдагы татар эшмәкәре, Chocofamily холдингы хуҗасы Рамил Мөхәррәпов (Мухоряпов) урыс телендә мөрәҗәгать итүчеләргә казакъча җавап бирүне хөкем итеп чыкты. Бу казакъ теле активистларында ризасызлык уятты. Мөхәррәпов гафу үтенсә дә, социаль челтәрләрдә аның ширкәте тәкъдим иткән хезмәтләрдән баш тарту чарасы башланды.

Соңгы вакытта Казакъстанда тел мәсьәләсе, аерым алганда, урыс теленең урыны мәсьәләсе даими күтәрелеп тора. 14 октябрьдә Казакъстан президенты Касыйм-Җомарт Токаевның БДБ илләрендә урыс теленә ярдәм күрсәтү һәм алга сөрү турында халыкара оешма төзү тәкъдимен Русия президенты Владимир Путин хуплап чыкты.

Соңрак Токаев "казакъ телен сәяси уеннарда кулланырга ярамый" дигән белдерү белән чыкты. "Мондый хаталар кайбер илләрдә кызганыч нәтиҗәләргә китерде", дип өстәде ул, ләкин кайсы ил турында сүз барганын тәгаенләмәде.

Тел активистларында бу ризасызлык уятты. Һәм менә шундый тел вазгыятендә Казакъстан эшмәкәре Рамил Мөхәррәпов урыс телендә мөрәҗәгать итүчеләргә казакъча җавап бирүне хөкем итеп чыкты.

"Миңа калса, бу бераз сәеррәк хәл, бераз милләтчелек күренеше. Моны кабул итәргә мөмкин, ләкин бу югары мәдәниятлелек түгел", диде ул мобилизациядән качкан русияләр төркеме белән очрашуда.

Бу казакъ теле активистларында ризасызлык уятты. Әлеге видео таралганнан соң социаль челтәрләрдә Мөхәррәпов ширкәте күрсәткән хезмәтләргә һәм тауарларга бойкот оештырырга чакырдылар. Twitter-да #cancelchoco һештегы таралды. Социаль челтәрләрдә Мөхәррәпов фикерен хөкем иткән видеоязмалар да чыга башлады. Азатлык радиосының казакъ редакциясе язуынча, Chocofamily ширкәтенең PR-менеджеры Сания Серикова Мөхәррәпов "ялгыш сүзләр кулланды" дип белдергән. Узган атнада активист Камилә Енсегенова Мөхәррәпов ширкәтенең Алматыдагы офисына килеп, аның белән очрашуны таләп итте. Ул "Қазақстанда орысша сөйлеуге міндетті емеспін. (Мин Казакъстанда урысча сөйләшергә тиеш түгел) #СancelChocolife, #Рамильге бойкот" дигән плакат тотып килде.

Сания Серикова активистларга ширкәтнең ел ахырына кадәр барлык хезмәтләрен дә казакъ телендә алып бара башлаячагын әйткән.

Соңрак Рамил Мөхәррәпов үзе дә Instagram битендә гафу үтенде. Казакъча-урысча яздырган мөрәҗәгатьтә ул "казакъ теле үсешенең мөһимлеген аңлыйм", "мин һәртөрле эзәрлекләү/басымга каршы" дип белдерде.

Шуңа да карамастан, Казакъстанда тел активистлары Мөхәррәпов каршы фикерләр белдерүен дәвам итә.

Рамил Мөхәррәпов – 37 яшьлек эшмәкәр. Ул Алматыда туып үскән татар егете. Мәскәүдә белем алган. Узган ел Forbes.kz аны Казакъстанның иң тәэсирле 50 эшмәкәре исемлегенә кертте. Ул анда 48нче урында

Forbes журналы мәгълүматынча, Мөхәррәпов Chocofamily Holding ширкәтенә нигез салучы. Әлеге оешманың Chocolife.me купон сервисы, Aviata авиа һәм тимер юл билетларын сату хезмәте, Chocomart.kz һәм Lensmark.kz интернет-кибетләре, Chocofood.kz ризык китертү хезмәте, "Рахмет" сату-алу мобиль кушымтасы бар.

Казакъстан конституциясе нигезендә, казакъ теле – республиканың дәүләт теле. Урыс теле – дәүләт теле түгел, әмма рәсми тел статусына ия. Дәүләт оешмаларында казакъ теле белән бер рәттән урыс теле дә рәсми рәвештә кулланыла.

Казакъстанның татар-башкорт конгрессы рәисе урынбасары, Алматыда яшәүче Гриф Хәйруллин Мөхәррәпов белән шәхсән таныш түгел. Аның сүзләренчә, Мөхәррәпов татар оешмасы белән хезмәттәшлек итмәгән. Әлеге очрак татарга турыдан-туры кагылмаса да, Хәйруллин конгресс вәкилләре белән бу мәсьәлә турында сөйләшү үткәргән. Шулай да ниндидер мөрәҗәгать белән чыгарга җыенмыйлар.

Гриф Хәйруллин
Гриф Хәйруллин

— Әгәр безне фикер белдерегез дип кыссалар, әйтергә туры килер. Әмма тик утыру яхшырак булачак. Теге яки бу юлга төшкәнче, кытайлар кебек елга буенда карап утыруың яхшырак.

Мин монда искитәрлек әйбер күрмәдем. Аның турында Казакъстандагы безнең бер җәмгыять рәисе дә "үзенә мәдәният җитми" дип язды. Кешенең мәдәнияте түбән дип әйтү бик җиңел ул. Мөхәррәпов сүзләре белән килешергә дә була, әмма кешенең мәдәниятенә тияргә ярамый. Бу уйламый әйткән сүз. Аңа бүгенге вазгыятьне уйлап эш итәргә кирәк иде. Казакъ җәмәгатьчлегенең милләтчелек хисләре үскәннән-үсә бара. Бүген бөтен нәрсәгә бәйләнергә генә торалар. Миңа Казаннан бер язма җибәрделәр, аннан Явыз Иванга кадәр татар булмаган кебек хис кала. Мин моңа гарьләндем, димәк, казакълар да гарьләнә дигән сүз. Аларның хисләре янып торган чагы. Монда сак булырга кирәк, ләкин шул ук вакытта тавыш күтәреп, милләтара низагъ чыгарырга маташу дөрес түгел. Аңа юл куярга ярамый. Бу хакта Тәүфикъ Кәримов (Казакъстанның татар-башкорт конгрессы рәисе -ред.) белән дә сөйләштек. Хәзер һәр якны тынычландырырга кирәк.

Мондый мәсьәләне күтәреп чыга торган кешеләр була бит. Тавышланырлык әйбер юк монда. Бүген моңа сылтау табылды. Без моны ничек тә тигезләргә тырышачакбыз. Монда яшисебез дә бар бит әле, — диде ул.

Әлеге очрак татар-казакъ мөнәсәбәтен боза алмаса да, төере калачак дигән фикердә Гриф Хәйруллин.

— Бу очрак татар-казакъ мөнәсәбәтен ныклап боза алмас, ләкин минусы булыр. Элек-электән татар бик югары дәрәҗәдә торган. Казакъ өчен татар хатынына өйләнү бер уңай бәя алу саналган. Милли хисләр үсә барган вакытта мондый нәрсәләрне онытып торырга туры килә. Бик сак булу мөһим. Без бик хаклы булсак та, кайбер әйберләрне әйтергә кыенсынабыз. Мисал өчен, бөтен муллалар татар булган. Хәтта татар шәкертләре дә укытып йөргән. Бу безнең өчен мактау булса да, мин аны әйтә алмыйм.

Без гаепле яисә гаепсез дип әйтсәк, бу талашуга сылтау булачак

Иң яхшысы – монда кысылмау. Татарстан да Казакъстанда яхшы гына эшләп китте. Шулай дәвам итсә, без ак йөзле булып торабыз, дуслыгыбыз балкып тора. Әгәр бу очракка нык игътибар итеп, үстерә башласак, без гаепле яисә гаепсез дип әйтсәк, бу талашуга сылтау булачак, — ди ул.

Соңгы елларда Русия сәясәтчеләренең Казакъстанны урысларны һәм урыс телен кысрыклауда гаепләүләре атып килә. Мисал итеп блогер һәм активист Казакъстанның 50 яшьлек ватандашы Куәт Әхмәтов видеоязмалары китерелде. Ул үзенең YouTube каналында активистларның республикада яшәүче урыслардан казакъча сөйләшүне таләп иткән язмалары белән уртаклашты. Русия эчке эшләр министрлыгы Куәт Әхмәтовка Русиягә керүне тыйды. Узган ел Казакъстанда аңа карата җинаять эше ачылды, шуннан соң ул илдән чыгып китәргә мәҗбүр булды.

Владимир Путин исә 2014 елда хәтта казакъларның дәүләтчелеге беркайчан да булмаган дип белдергән иде. Путин нацизмга каршы көрәш сылтавы белән Украинага каршы сугыш та башлады. Мөхәррәпов сүзләрен казакъ активистларының ярсып кабул итүе Русиянең БДБ илләренә карата агрессив сәясәт алып баруы нәтиҗәсе була аламы, дигән сорау Гриф Хәйруллин:

— Казакъстанда җәмгыять төрле. Кайберәүләр бүгеннән үк урысларны алып ташлыйк дип сөйли. Бер өлеше без гомер буе алар белән яшәргә тиеш ди. Һәрхәлдә, Украинага сугыш белән керүе Русиянең үзенә зур кимчелек бирде. Монда сугышны яклаучылар бик аз, минемчә. Бүген милләтчелекнең үскән чоры, шуңа бу сүзләр каршылык тудыра, — диде Хәйруллин.

Казакъстан татарлары

Казакъстанда 200 меңләп татар исәпләнә, 31 татар милли оешмасы теркәлгән. Иң зурысы – Казакъстанның татар һәм башкорт конгрессы.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG