Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Новгородта гаскәр турында "фейк" тарату турындагы җинаять эше туктатылган, бу шундый беренче очрак


Ирпень шәһәре
Ирпень шәһәре

Ир апрельдә интернетта Бучадагы хәлләр турындагы видеога сылтама калдырган, җинаять эшен шуннан соң ачканнар. Бу видео "Русия саклану министрлыгы Буча һәм Ирпень шәһәрләрендә булган вакыйгаларны рәсми кире какканчы" чыгарылган, шуңа эшне туктатканнар диелә хәбәрдә. 

Җинаять кылу билгеләре булмау сәбәпле, Түбән Новгородта яшәүче иргә ачылган "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" турындагы җинаять эшен туктатканнар.

Бу хакта "Сетевые Свободы" хокук яклау проектының Telegram-каналында хәбәр ителә.

Ир апрельдә интернетта Бучадагы хәлләр турындагы видеога сылтама калдырган, җинаять эшен шуннан соң ачканнар. Бу видео "Русия саклану министрлыгы Буча һәм Ирпень шәһәрләрендә булган вакыйгаларны рәсми кире какканчы" чыгарылган, шуңа эшне туктатканнар диелә хәбәрдә.

  • 24 февральдә, Украинага һөҗүм иткәннән соң, Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатып, сугышка каршы булучыларны ике яңа маддә нигезендә хөкем итә башлады. "Ил гаскәрен дискредитацияләү" һәм гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату маддәләре нигезендә русияләрне хәтта социаль челтәрләрдә фикер белдергәне өчен дә хөкем итәләр. Баштарак зур шәһәрләрдә яшәүчеләр турында гына хәбәр ителә иде, әкренләп бу авылларга да таралды.
  • Русия гаскәре турында ялган мәгълүмат тарату турында ачылган җинаять эшләренең саны 2022 елның сентябренә йөзгә җиткән, бу хакта "Агора" хокук яклау оешмасы башлыгы Павел Чиков хәбәр итте. Һәр өченче гаепләнүче Русиядән киткән – аларны эзләүгә бирәләр һәм милекләрен кулга алалар, 28 кеше исә сак астында тотыла, ди юрист.
  • Күптән түгел Татарстанда Русия гаскәрен дискредитацияләү турында беренче җинаять эше ачылды. Чаллы кешесе, 39 яшьлек Альберт Мансуров социаль челтәрләрдә сугышка каршы язма чыгарган өчен башта бу маддә нигезендә административ җаваплылыкка тартылган булган, шундый ук постны тагын бер тапкыр язгач, аңа карата җинаять эше ачылган.
  • Русия хакимиятләре илнең саклану министрлыгы фаразларыннан аермалы булган теләсә нинди мәгълүматны "фейк" дип атый. Бу маддә нигезендә 15 елга кадәр иректән мәхрүм итүләре бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG