Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада полиция Украина харитасы төшерелгән өс киеме чыгарган Home брендын тикшерә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Киемгә ясалган харитада Русия аннексияләгән дүрт төбәк Украинага кертелеп сурәтләнгән. Киемнәр бер сатып алучының күзенә чалынган һәм ул моны полициягә әләкләгән диелә. 

Эчке эшләр министрлыгы Башкортстанның Home кием җитештерүчесен тикшерә башлаган. Бу хакта "Снег" Telegram-каналы хәбәр итә.

Җитештерүчене полициягә билгесез зат әләкләгән. Сатуга куелган өс киемнәренең (худи) берсендәге логотипта Украина харитасыннан Русия аннексияләгән төбәкләрне алып куймаганнар диелә.

Mash Batash хәбәренчә, ширкәткә Украина харитасы белән балалар костюмы тегүне сорап бер хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Бу заказ Русия Украинаның дүрт төбәген аннексияләгәнче бирелгән булган. Шулай да киемнәр туры килмәгән һәм витринада калган, ул башка бер сатып алучының күзенә чалынган диелә.

Элегрәк Home брендлы киемдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та күренгән иде. Марканың үзенчәлеге - Home сүзенең О хәрефе урынына билгеле бер төбәкнең контурлы харитасы ясала.

Бу - Башкортстанда әләкләшү очракларының беренчесе генә түгел.

Октябрь уртасында Кушнаренкодагы ярминкәдә украин артисты Верка Сердючканың "Ще не вмерла Украина" җыры яңгыравын Радий Хәбировка әләкләгәннәр иде. Мәдәният бүлеге җитәкчесенә кисәтү ясадылар, алга таба "мондый хаталар җибәрмәскә кушылды, җырлар исемлеген шәхсән үзе тикшерүне таләп иттеләр.

Майда Уфада яшәүче Регина Ибраһимовага 15 мең сум штраф салганнар иде, ул коммуналь фатирдагы бүлмәсенең тәрәзәсенә Украина байрагы ясалган сугышка каршы плакатлар ябыштырган булган. Регина өстеннән аның күршесе Елена Сафронова әләкләгән, Сафронова полициягә һәм Башкортстандагы бала хокуклары вәкиленә мөрәҗәгать иткән.

Ул коммуналь фатирдагы күршесенең "патриот булмаган карашлары" турында хәбәр иткән һәм ике яшьлек улын нинди шартларда тәрбияләвен тикшерүне сораган диелде.

  • 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Сентябрьдән башлап Украина җавап һөҗүмгә күчте. Шуннан соң Донецки, Луһански, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә ашыгыч рәвештә Украинаның бу җирләрен Русиягә кушу турында референдум дип аталган чаралар уздырдылар.
  • Украина һәм күп кенә башка илләр бу тавыш бирүләрне танымый, чөнки ул оккупацияләү шартларында һәм хәрби хәрәкәтләр барганда уздырылды, бу исә Украина кануннарын һәм халыкара нормаларны боза.
  • Тавыш бирүләр нәтиҗәсендә Русия Украина җирләрен аннексияләде. Киев та, Көнбатыш илләре дә аннексияне танымаячагын белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG