Accessibility links

Кайнар хәбәр

Еланьдагы хәрби укыту үзәгендә тотылучы мобилизацияләнүчеләр бетләүләре турында сөйли

Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Бетләр ашый, түзәр чама юк. Бөтенесе кашынып йөри. Хәрби шәһәрчек бу кадәр кешегә исәпләнмәгән һәм юыну урыннары җитми", дип сөйләгән мобилизацияләнгән хәрбиләрнең берсе. 

Русия саклану министрлыгының Еланьдагы хәрби укыту үзәгендә бет чыккан. Бу хакта ЕАН Telegram-каналында хәбәр ителә.

"Бетләр ашый, түзәр чама юк. Бөтенесе кашынып йөри. Хәрби шәһәрчек бу кадәр кешегә исәпләнмәгән һәм юыну урыннары җитми", дип сөйләгән мобилизацияләнгән хәрбиләрнең берсе.

Аның әйтүенчә, хәрбиләр кайчак акча җыеша, юыну бүлмәләрен арендага биреп торучы җирле кешеләр белән килешә һәм юынырга бара.

Басмага бу мәгълүматны Русия думасы депутаты Максим Иванов та раслаган.

  • Русиядә мобилизация игълан ителгәннән бирле сугышка китәсе ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр күренә башлады. Алар экипировканы үз акчаларына сатып алырга кушуларыннан зарлана, ятаклары да булмган казармаларның видеоларын төшерә, күгәргән корал бирүләре турында сөйли.
  • Октябрь башында "хайвани шартларда" тотылуларын сөйләп, мобилизацияләнгән йөзләрчә ир Белгород янында поезддан төшеп калган иде.
  • Күптән түгел Башкортстаннан мобилизацияләнгән ир-егетләр Запорожье өлкәсендә нинди шартларда тотылуларыннан зарланган иде. Запорожье өлкәсенә алынган башкортстаннар эчәргә сулары, ризыклары булмаудан, ангарда ялангач идәндә йоклауларын, авырый башлауларын сөйли. Русия думасы депутаты Зариф Байгускаров бу мәгълүматны "фейк" дип атады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG