Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстаннан "ДӨР" спектакле "Алтын битлек" театр премиясенә дәгъва итә


Быел Татарстаннан бары бер генә спектакль әлеге премия өчен көрәшәчәк. Ул - "Әлиф" иҗат берләшмәсе һәм "MOÑ" театр мәйданчыгы куйган "ДӨР" бию перфомансы.

2023 елда Русиянең "Алтын битлек" театр бүләгенә дәгъва иткән әсәрләр исемлеге мәгълүм булды. Быел Татарстаннан бары бер генә спектакль әлеге премия өчен көрәшәчәк. Ул - "Әлиф" иҗат берләшмәсе һәм "MOÑ" театр мәйданчыгы куйган "ДӨР" бию перфомансы. Әлеге әсәр берьюлы биш номинациядә тәкъдим ителә.

Спектакль үзе "Заманча бию/спектакль" номинациясендә катнаша. Моннан тыш, хореографлар Мария һәм Марсель Нуриевлар "Заманча биюдә иң яхшы балетмейстер-хореограф" дип танылырга мөмкин. Бу ике иҗатчының спектакльдәге рольләре дә "Алтын битлек" премиясенә тәкъдим ителгән. "Музыкаль театрда композитор эше" номинациясендә исә әлеге спектакльгә көй язган композиторлар Сугдэр Лудуп, Эрик Марсковский һәм Мелас Спиридон премиягә лаек булырга мөмкин.

"ДӨР" - тыва телендә йортның (тирмәнең) түр ягы дигәне аңлата. Спектакльгә аңлатмада әйтелгәнчә, бию барышында биючеләрнең шәүләләре, бер тоташып, бер өзелеп, музыка ритмына кушылып, келәмдәге сыман бизәкләр тудыра.

Татарстаннан тагын берничә спектакль "Алтын битлек" экспертлары тарафыннан "2020-2021 ел сезонында иң күренекле спектакльләр" буларак билгеләп үтелгән. Алар арасында Тинчурин театрының "Ал яулык, зәңгәр шәл", Әлмәт театрының "Җил артыннан", Казан яшь тамашачы театрының "Здесь был Кай" һәм "Тень" һәм "МОҢ" театр мәйданчыгының "Отстань от себя" спектакльләре искә алынган.

Исемлеккә шулай ук Башкорстанның Гафури исемендәге башкорт дәүләт драма театрының "РАС-СКАЗЫ" спектакле дә кергән. "РАС-сказы" аутистлар турында.

Былтыр "Алтын битлек" театр премиясе бәйгесендә Татарстаннан барлыгы биш театр 20 номинациядә катнашкан иде. Казандагы "Әкият" курчак театрының Илгиз Зәйниев куйган "Адәмнәр" спектакле берьюлы биш номинациядә, Түбән Кама татар дәүләт драма театрының "Таң вакыты" (режиссеры Туфан Имаметдинов) спектакле биш номинациядә, Казандагы Яшь тамашачы театрының "Иваново детство" спектакле биш номинациядә тәкъдим ителде. "MOÑ" театр мәйданчыгы берьюлы өч спектакле белән "Эксперимент" номинациясенә кертелде: "Hava", "Чын татар" һәм "Децентрализация". "Театр.Акт" берләшмәсенең "Overtime" спектакле "Заманча бию" һәм "Заманча биюдә хореограф эше" номинацияләрендә катнашкан иде.

"Алтын битлек" премиясе 1993 елда Русия театр эшлеклеләре берлеге тарафыннан гамәлгә куелган. Әлеге бүләк театр сәнгатенең барлык төрләрендә иң яхшы эшләргә бирелә.

2020 елда әлеге бүләкне алучылар арасында Оренбур драма театры баш режиссеры, Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Рифкать Исрафилов, Казанның Угол" үзәгендә иҗат ителгән "5 mm/h" спектакле өчен драматург Динә Сафина бар иде.

2018 елда "Алтын битлек" илкүләм театр премиясенә Туфан Имаметдинов куйган "Әлиф" хореографик спектакле биючесе Нурбәк Батулла да ия булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG