Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан һәм Татарстанда яшәүчеләр азрак тауар сатып ала башлаган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Быел тугыз айда узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда Татарстан кибетләренең кереме — 2,4 процентка, Башкортстан кибетләренеке 4,4 процентка әзәйгән. 

2022 елның 9 аенда Башкортстан кибетләре — 795,6 миллиард сумлык, татарстанныкылары исә 894,1 миллиард сумлык тауар саткан.

Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике республикада да тауар сату кимегән: Башкортстан кибетләренең кереме — 4,4 процентка әзәйсә, Татарстанда 2,4 процентка азрак булган.

Гомумән алганда, бу күрсәткеч Русия күләмендә дә (5,5 процентка) кимегән.

Идел буе төбәкләре арасында сәүдәнең аеруча Пермь краенда нык кимүе, 7,5 процентка әзәюе әйтелә. Ә Мордовиядә кибетләр кереме киресенчә 0,1 процентка арткан.

  • 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә. Сугыш башланганнан соң бәяләр нык күтәрелде.
  • Казан башкарма хакимияте җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров тауар сатуның кимүен сәүдә өлкәсенә "санкцияләр һәм чит ил ширкәтләренең китүе" йогынты ясавы белән аңлаткан иде.
  • Күптән түгел Башкортстанда яшәүче эшчеләрнең 46 процентына хезмәт хаклары төп чыгымнарын капларга да җитми дип хәбәр ителде.
  • Мобилизация кайбер гаиләләрнең хәлен тагы да авырайтты. Башкортстанда ирләрен мобилизация белән сугышка озатырга мәҗбүр булган һәм авыр хәлдә калган хатын-кызлар арасында хәзер көнен көнгә ялгау өчен өстәмә кредит алырга җыенучылар да бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG