Русиядә "өлешчә мобилизация" игълан ителгәннән соң, Актаныш районы депутаты Илсур Гыйзамов хәрби комиссариатка барган һәм сугышка китәргә теләк белдергән. Бу хакта "Актаныш хәбәрләре" җиткерә.
Хәзер Гыйзамов Луһански өлкәсендә диелә. Шулай ук аның улы да хәрби килешү нигезендә сугышның беренче көннәреннән алгы сафта сугыша дип яза басма.
Кичә, 8 ноябрьдә Татарстаннан Украинага каршы сугышу өчен 13 депутатны мобилизацияләүләре хәбәр ителгән иде.
Аларның берсе хәрби хәрәкәтләр барган урынга җибәрелгән, җидесе сугыш барган урыннан ерак түгел хәрби бүлекчәләрдә. Бишесе Казан танк училищесында хәрби әзерлек уза диелде.
- Русиянең Украинага каршы сугышы 24 февральдә башланды. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус операция" дип атый.
- 21 сентябрьдә Русиядә "өлешчә мобилизация" игълан ителде, шул ук көнне хәрби комиссариатка чакырулар да килә башлады. Әйтик Актаныш хәрби комиссариаты 21 сентябрь иртәсендә Путинның өлешчә мобилизация игълан итүенә алдан ук әзерләнгән булып чыкты. "Повестка" алучы актанышларның кайберәүләренең өйләренә чакыру кәгазен 20 сентябрь кичен үк алып килгәннәр, ә кемгәдер Путинның чыгышы тәмамлануга ук китереп тоттырганнар. Актаныш ирләре районның хәрби комиссариаты алдан ук әзерләнгән булып чыга дигән нәтиҗә ясый.
- "Азат милләтләр" лигасы лидеры Руслан Габбасов мобилизациядә һәр төбәк үзен яхшы яктан күрсәтергә тырышчак, дип фаразлаган иде.
- Моңа кадәр Азатлык Украинадагы сугышка ихтыяри булып киткән актанышлар турында язган иде. Азатлык 50 яшен узган, кемнеңдер инвалидлыгы да булган кешеләрнең ни өчен сугышка баруларын, бу адымга аларны кем яки нәрсә этәргәнен, сугышны күргәннән соң ниләр уйлаганнарын аңларга тырышты.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!