Accessibility links

Кайнар хәбәр

Светлана Шәфиева: "Бер төрмәдән икенчесенә күчерелгәндә югалган улымны ярты айдан артык эзләдем"

Светлана Шәфиева
Светлана Шәфиева

Башкортстанда "Хизб-ут Тәхрир" бүлеге оештыруда гаепләнеп 16 елга иректән мәхрүм ителгән Альберт Шәфиевнең әнисе аның бер төрмәдән икенчесенә күчерелгәндә югалуы турында чаң какты. Ана кеше улын табу өчен ике адвокат ялларга мәҗбүр булган, ФСИНга, хокук яклаучыларга хатлар җибәргән.

"Хизб-ут Тәхрир" фиркасенең "Салават бишлеге" эше нигезендә 16 елга хөкем ителгән Башкортстан кешесе Альберт Шәфиевне кичә кич Орски шәһәренең 2нче тикшерү изоляторында адвокат тапкан. Альбертның әнисе Светлана Шәфиева улының Сарытау өлкәсенең Балашов шәһәре төрмәсеннән Оренбур өлкәсе Новотроицки шәһәрендәге 5нче төзәтү колониясенә күчергәндә югалуын әйтте. Балашов төрмәсенә Альбертны, имеш, колония режимы тәртибен бозган өчен дип "төзәтү" өчен ике елга җибәргән булганнар. Кире үз колониясенә кайтарганда ул юкка чыккан.

"Балашов шәһәре төрмәсеннән аны 14 октябрьдә алып чыкканнар. Шул вакыттан югалттым. 1 ноябрьдә генә аның Оренбурдагы 1нче тикшерү изоляторында (СИЗО) булуын белдем. 2 ноябрьдә аның ачлык тотуын әйттеләр. 3 ноябрьдә аның янына мин яллаган адвокат барды, әмма аңа бернинди дә мәгълүмат бирмәгәннәр. Билгесез юнәлештә этапка җибәрелде, дигәннәр.

4-6 ноябрьдә Русиядә ял көне булды. Ул көнне бернинди мәгълүмат та ала алмадык. Оренбурның 1нче санлы тикшерү изоляторыннан чыгарсалар ул йә Орскида, йә Новотроицки колониясендә булырга мөмкин дип чамаладык. Шуңа Орскига тикшерү изоляторына барсын өчен тагын бер адвокат ялладым һәм чыннан да ул Альбертны шунда тапты.

Мин Альбертның ачлык тотуын ишеткәч, үзе генә ачлык игълан иткән дип торам. Чынлыкта ул Оренбурның 1нче изоляторында ачлыкны берүзе генә тотмаган икән. Алар төрмәдә тотылу шартларына каршы ачлык игълан иткән. Тикшерү изоляторында алар тотылган камерада су, розетка булмаган, бәдрәфкә каратып ике видеокамера куелган һәм бәдрәф берни белән дә киртәләп алынмаган. Ризыкны авызга да алырлык булмаган. Бәдрәфкә азрак йөрү өчен алар ашамаска булган һәм ачлык игълан иткән. Бу протест барлыкка килгәч, җитәкчелек аларны тиз генә төрле изоляторларга тараткан һәм ул Орскига эләккән. Орскига кайчан китергәннәрен белмим. Инде ачлык тотуны туктаткан", ди Светлана Шәфиева.

Ана кеше кайда гына мөрәҗәгать итмәгән. Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Оренбур өлкәсе бүлеге җитәкчесенә дә телеграм җибәргән. Тоткыннарның хокукларын яклау идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе белән дә сөйләшкән һәм аңа да телеграмма салган, чөнки ана кешегә Альберттан "әни чаралар күрсен" дигән хәбәр җиткергәннәр.

"Мин язган телеграмда улымның гомерен һәм сәламәтлеген саклау чаралары күрүне сорадым. Аны болай да "төзәтү" өчен дип үз колониясеннән ике елга төрмә режимына күчерделәр. Колониядә булганда 52 тәртип бозу очрагы "такканнар" иде. Улымнан режимны бозучы җинаятьче ясадылар. Безнең улларыбыз белән шулай кыланалар. Бүген йә иртәгә бәлки Новотроицкидагы бишенче колониягә китерерләр", ди Светлана Шәфиева.

"Салават бишлеге"

2016 елда Салават шәһәрендә тоткарланган биш кеше Русия җинаять кодексының 205.5 беренче һәм икенче өлеше нигезендә гаепләнеп 11 елдан 16 елгача хөкем ителде. Бу — Альберт Шәфиев, Айлар Айдарбәков, Наил Миниәхмәтов, Максим Пуйгин, Радик Имангулов.

2018 елда Альберт Шәфиевкә 16 ел кырыс тәртипле төрмә җәзасы бирелде. Ул Русия җинаять кодексы 205.5 маддәсенең 1нче бүлеге ("Террорчылык оешмасы оештыру") нигезендә гаепләнде. 2016 елдан бирле сак астында. Башта Оренбур өлкәсенең 5нче төзәтү колониясендә тотылды, 2020 елда аны "төзәтү максатында" ике елга Сарытау өлкәсенең Балашов шәһәре төрмәсенә җибәрделәр. Моңа аның янәсе тәртип бозуы сәбәпче булган, шул хакта 52 рапорт төзелгән.

2022 елның октябре ахырында Шәфиевне кабат Оренбурның 1нче тикшерү изоляторына, ә аннан Новотроицки шәһәрендәге 5нче төзәтү колониясенә күчерергә тиешләр иде.

Альберт 24 яшендә ислам кабул иткән, "тормыштагы бөтен сорауларыма җавапны исламда таптым" дигән. Хатыны белән тормышка карашлары уртак булган, ике балалары бар. Икенче кызлары Альберт кулга алынгач туган, Альберт тоткарланган вакытта хатыны сигез ай авырлы булган.

Светлана Шәфиева Азатлыкка хөкем карары гадел булмады дип сөйләгән иде. "Альберт яки башка егетләрне гаепле дип күрсәтүче бер нормаль шаһит юк, гаепләү оперативник һәм ФСБ хезмәткәре күрсәтмәләренә нигезләнгән. Яшерен шаһитлар бар, алар бер конкрет әйбер әйтә алмый, тавышлары үзгәртелсә дә, берсе шул ук оперативник дип уйлыйбыз, сөйләме шул хезмәткәрләргә хас", диде Светлана ханым.

"Мемориал" хокук яклау оешмасы Альберт Шәфиевне сәяси тоткын дип игълан итте.

  • Хакимияткә Владимир Путин килгәннән бирле Русиядә мөселманнарның аерым төркемнәрен - Сәид Нурси хезмәтләре дәвамчыларын, "Хизб ут-Тәхрир"челәрне, Кырым мөселманнарын, урыс мөселманнарын эзәрлекли, ислам оешмаларын тыя башладылар. Шуның нәтиҗәсендә Русиядән күчеп киткән дини-сәяси мөһаҗирләр барлыкка килде.

Белешмә: Хизб ут-Тәһрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG