Курски өлкәсеннән мобилизацияләнеп Украинадагы сугышка җибәрелгән хәрби хезмәткәр Луһански өлкәсендә Русия хәрбиләренең зур югалтуларга дучар булуын сөйләгән. Аның туганнары белән телефоннан сөйләшүе яздырылган язманы "Вёрстка" басмасы чыгарды.
Хәрби мобилизацияләнгәннәр төркемен тиешенчә коралландырмаган килеш алгы сафка үләргә җибәрделәр, ди.
"Кораллар бөтенләй юк. Артиллерия эшли, әмма ул кирәкле җиргә атмый. Бездә 1985 елгы кораллар. Броня кыйпылчыкларга әйләнә... Булышыгыз безгә. Безнең "ит" буласы килми", ди ул. Ир үзенең төркемендәге мобилизацияләнгәннәрнең "бунт оештыруын" һәм хәрби биремнәрне үтәүдән баш тартуын сөйли.
Элегрәк Курскидан мобилизацияләнгәннәрнең туганнары – 50ләп кеше ике көн рәттән хәрби прокуратура һәм өлкә хакимияте биналары янына чыкты. Алар хәрби тәҗрибәләре дә булмаган солдатларны алгы сафтан алуларын таләп итте.
- Күптән түгел Башкортстаннан мобилизацияләнгән ир-егетләр Запорожье өлкәсендә нинди шартларда тотылуларыннан зарланды. Запорожье өлкәсенә алынган башкортстаннар эчәргә сулары, ризыклары булмаудан, ангарда ялангач идәндә йоклауларын, авырый башлауларын сөйли. Русия думасы депутаты Зариф Байгускаров бу мәгълүматны "фейк" дип атады.
- Башкортстанның ихтыяри батальоннарындагы ирләр дә коточкыч шартлардан зарлана. Фронт сызыгында корал гына түгел, ризык һәм җылы киемнәр дә җитми икән. Алар хәрби җитәкчеләренең мөгамәләсеннән дә канәгать түгел.
- Шәйморатов батальонында сугышудан баш тарткан ир-атларның берсе коралларның булмавы турында сөйли. "Яңа техника, яңа кораллар булыр дип ышандырганнар иде, ә чынлыкта безгә инде өченче тапкыр ремонтланган автоматлар таратылды. Кайсысы кәкре, кайсысы бер тапкыр аткач эшләми башлый. Авыр кораллардан гомумән бер әйбер дә юк, техника юк. Батальон командирына "Булган әйбер белән сугышырсыз" диелде, ди ул.
- Сәясәт белгече Дмитрий Орешкин "безне хәл беткәнче сугыша торган салкын кыш көтә", дип белдергән иде. "Украинага һөҗүм ясау кыен. Шул ук вакытта Русиянең дә мөмкинлеге юк. Русия бер ялгызы һәм аның ышанычы кимегәннән кими бара", диде ул.
- Русиянең Украинага каршы сугышы 24 февральдә башланды. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус операция" дип атый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!