Accessibility links

Кайнар хәбәр

Американың үзәк күзләү идарәсе Русияне атом-төш коралы кулланмау турында кисәтте


Уильям Бернс
Уильям Бернс

Русия һәм АКШ күзләү оешмалары җитәкчеләре дүшәмбе көнне Әнкарада очрашты.

Кичә, 14 ноябрьдә Русиянең тышкы күзләү хезмәте башлыгы Сергей Нарышкин белән очрашуда, Үзәк күзләү идарәсе җитәкчесе Уильям Бернс Русияне атом-төш коралы кулланмау турында кисәтте, дип хәбәр итте Американың рәсми затлары.

Бу очрашу турында алдан хәбәр ителмәде, ул Төркиянең Әнкара шәһәрендә үтте. Үзәк күзләү идарәсе җитәкчесе Русияне атом-төш куллануның нәтиҗәләре һәм стратегик тотрыклылыкка куркыныч тудыруы турында кисәтте, диелә АКШ президенты каршындагы дәүләт иминлеге шурасы вәкиленең белдерүендә.

Очрашуда Русия төрмәләрендәге Америка ватандашларының язмышы турында да фикер алышканнар.

New York Times язуынча, ике илнең күзләү оешмалары җитәкчеләре очрашуында Русия һәм Украина арасында атышны туктатуга бәйле сөйләшүләр уздыру мәсьәләсе каралмаган. Америка вәкилләре рәсми Киев катнашыннан һәм рөхсәтеннән башка бу мәсьәлә турында фикер алышу мөмкин түгел, дип искәртә.

Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң, бу Русия белән Американың югары вазифадагы затларының мондый беренче очрашуы булды. Очрашу Джо Байден хакимияте тәкъдиме белән үтте, соңгы айларда Байден хакимияте Кремль вәкилләрен атом-төш коралы кулланырга ярамавы турында даими кисәтеп килә.

Элегрәк Русия генералларының атом коралы куллануга бәйле фикер алышуы турында мәгълүмат чыккан иде, бу Вашингтонны аеруча сагайтты. Бу мәгълүмат чыккан мәлдә Кремль Киевне "пычрак бомба" кулланырга җыенуда гаепли башлады.

  • Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русия хакимиятләре берничә мәртәбә ил бөтенлегенә куркыныч янаган очракта атом коралы кулланырга мөмкин булуларын белдерде.
  • Сентябрьдә Путин атом коралы турындагы сөйләшүләр "күзгә төтен җибәрү түгел", диде.
  • 27 октябрьдә "Валдай" бәхәс клубы утырышында Путин "Украинага атом һөҗүме ясау Русиягә кирәк түгел" дип белдерде. "Сәяси дә, хәрби дә мәгънәсе юк", диде Русия президенты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG