Accessibility links

Кайнар хәбәр

Finiko-га нигез салучыларның берсен Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә тоткарлаганнар


Зыгмунт Зыгмунтовичны 6 сентябрьдә үк тоткарлаганнар, Русия баш прокуратурасы аны Русиягә тапшыру турында мөрәҗәгать юллаган, әлегә мөрәҗәгать Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә карала.

Finiko-га нигез салучыларның берсе – Зыгмунт Зыгмунтовичны Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә тоткарлаганнар, дип хәбәр итә "Бизнес Online".

Бу мәгълүматны Русия баш прокуратурасында да расладылар.

Аны 6 сентябрьдә үк тоткарлаганнар, Русия баш прокуратурасы Зыгмунтовичны Русиягә тапшыру турында мөрәҗәгать юллаган, әлегә мөрәҗәгать Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә карала.

Зыгмунтовичны финанс хәрәмләшүләре кылуда һәм җинаятьчел төркемдә катнашуда шикләнәләр. Бу эш аша 22 кеше уза. Пирамиданы оештыручыларның берсе Кирилл Доронин 2021 елның июленнән сак астында.

Узган елның сентябрендә Finiko пирамидасына күп кешеләрнең акчаларын җәлеп итүдә шикләнелгән Лилия Нуриеваны һәм финанс пирамидасының "вице-президенты" Динә Габдуллинаны, шулай ук "вице-президент" дәрәҗәсендә булган Казан эшкуары Илгиз Шакировны да тоткарладылар һәм сак астына алдылар.

  • Finiko проектын 2018 елда дүрт кеше — Кирилл Доронин, Эдвард һәм Марат Сабировлар һәм Зыгмунт Зыгмунтович оештырган.
  • Finiko пирамидасында финанс хәрәмләшүләр кылу турында җинаять эше ачылгач, Зыгмунтович һәм Сабировларны халыкара эзләүгә биргәннәр иде.
  • Ширкәт акча кертергә һәм ай саен 25-30 процент керем алырга тәкъдим иткән иде. Теләге булганнар "Тулы бәясенең 35 процентын гына түләп, машина яки күчемсез милек сатып ал" проектына акча кертә алды (кеше машина бәясенең 35 процентын түләргә тиеш булган, калган сумманы ширкәт күчерәчәк дип вәгъдә иткәннәр). Ахырдан "инесторларга" керемнәрен арттыру өчен башка кешеләрне дә җәлеп итәргә кушканнар.
  • Finiko китергән зыянның күләме миллиард сумнан артык.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG