Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш дәвам итсә дә, Сабан туйлары туктамаячак


Сабантуйда көрәш күренеше. 2021 ел фотосы
Сабантуйда көрәш күренеше. 2021 ел фотосы

Бүген Казанда Татар конгрессы шурасы утырышы узды. Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев киләсе елга планлаштырылган барлык Сабан туйлары да узачак дип белдерде. 

"27 майда Әстерханда — федераль Авыл Сабан туе, 1 июльдә Кемеровода — федераль Сабан туе һәм өченче Шахтёр Сабан туе, 8 июльдә Түбән Новгородта беренче тапкыр Идел буе Сабан туе узачак", — диде ул.

2022 елның августында Татар конгрессы Русиянең Украинадагы сугышын хуплаган резолюция кабул итте. Чит ил татарлары бу карарны күбесенчә хөкем итте, Татар конгрессыннан чыгарга җыенган оешмалар да бар.

Русия Украинага каршы башлаган әлеге сугышта Татарстаннан кимендә 184 ир һәлак булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG