Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан мәхкәмәләре канунсыз мобилизацияләнү белән бәйле шикаятьләрнең яртысын кире каккан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Хәзерге вакытка мондый 46 дәгъва каралган, аларның 24 се канәгатьләндерелмәгән.

Башкортстан мәхкәмәләре "өлешчә мобилизация" кысаларында хәрби хезмәткә алулары белән бәйле шикаятьләрнең яртысын кире каккан, дип яза "Коммерсантъ" республика мәхкәмәләренең берләшкән матбугат хезмәте белешмәләренә таянып.

Хәзерге вакытка мондый 46 дәгъва каралган, аларның 24се канәгатьләндерелмәгән. 14 дәгъва тулысынча яки өлешчә канәгатьләндерелгән, мәхкәмәгә мөрәҗәгать итү тәртибе дөрес булмау сәбәпле дүрт гаризаны карамый калдырганнар, өч эш туктатылган, бер эш башка мәхкәмәгә карауга җибәрелгән. Мәхкәмәләр хәзерге вакытта тагын шундый 20 эшне карый дип искәртелә.

  • 2022 елның 24 февралендә Украинага каршы сугыш башлаган Русия президенты Владимир Путин 21 сентябрьдә илдә "өлешчә мобилизация" игълан итте. Саклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте.
  • Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килде.
  • Мобилизацияләнгәннәрнең бер өлеше сугышка әзерлексез җибәрелүе дә әйтелде. Мобилизациягә чакыру алып, ашыгыч рәвештә икенче көнне үк гаскәргә озатылучылар да шактый. Мобилизациянең канун бозулар белән узуын 30 сентябрь чыгышында Путин да таныды.
  • Октябрь урталарында Русия думасының саклану комитеты рәисе Андрей Картаполов өч балалы аталарны мобилизациягә алмау турында белдерде. Моны ул "саклану министрлыгының игелеге" дип атады. Мобилизациягә эләккән мондый ирләрнең хатыннары үз ирләрен ничек тә кире кайтару өчен көрәш башлады. Татарстанда алар ватсап чатларына берләште, Башкортстанда дәррәү кубып республика башлыгы постлары астына язды.
  • Шул ук вакытта канунсыз мобилизацияләнеп, кире өенә җибәрелгән башкортстанлыны "куркаклык" өчен кыйнаганнар иде. Каныгуга Белорет металлургия комбинаты хезмәткәре дучар булды. Аңа эш урыныннан "бронь" бирергә тиеш булганнар, ләкин мобилизация кысаларында ир хәрби чакыру алган. Ильяның туганнары мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән, мәхкәмә аның сугышка алынуын канунсыз дип тапкан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG