Accessibility links

Кайнар хәбәр

AI: Русия хакимиятләре протестларга юл куймас өчен, медиа чараларын эзәрлекли


Русиядә каршылык чарасы. Архив фотосы
Русиядә каршылык чарасы. Архив фотосы

Бүген, 24 ноябрьдә хокук яклаучыларның “Сине барыбер тоткарлаячаклар” хисабы чыкты.

Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы Русия хакимиятләренең протест чараларын яктыртучы бәйсез медиа чараларына һәм сивил активистларга золымнарын хөкем итеп чыкты.

Теләсә нинди протестны, хәтта ул тыныч чара булса да, рәхимсез бастырып, шулай ук җәмәгатьчелекне каршылык чаралары турындагы мәгълүматтан мәхрүм итеп, Кремль халык арасында канәгатьсезлек күрсәтүләрнең тамырын корытырга тырыша, диелә хокук яклаучыларның "Сине барыбер тоткарлаячаклар" хисабында. Ул 24 ноябрьдә чыкты.

Хисап авторлары искәртүенчә, протестлар вакытында полиция журналистларга һәм бәйсез күзәтүчеләргә көч кулланып кына калмый, бу кешеләргә әле юридик чикләүләр дә бар, әйтик "гаскәрне дискредитацияләү" җинаять маддәсе нигезендә 15 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күз уңында тоткан канун.

Русия Украинага бәреп кергәннән соң, Русия гаскәре турында дөрес булмаган мәгълүмат тарату маддәләре нигезендә русияләргә 100дән артык җинаять эшләре һәм 4,5 меңләп административ эш ачылган. Бу хакта Русия эчке эшләр министры Владимир Колокольцев белдергән иде.

Моннан тыш, июньдә Русия гаскәре турында ялган мәгълүмат тараткан, Русия гаскәрен дискредитацияләгән һәм санкцияләргә өндәгән мәгълүмат чараларын мәхкәмәсез ябу турында канун кабул ителде.

Хокук яклаучылар фикеренчә, бу нормалар кешеләрнең хөкүмәт гамәлләренә каршы протест белдерү хокукын бетерде дияргә дә була.

Хисап авторлары Русия хакимиятләрен " митинглар турындагы" канунны үзгәртергә, аңа "күзәтүче" дигән төшенчә кертергә чакыра, шулай ук протестларда журналистлар белән эшләү өчен полициягә киңәшләр әзерләргә өнди.

Хокук яклаучылар журналистларны җәберләү, куркыту һәм аларга янаудан тыелуны сорый, журналистлардан өстәмә документлар яки киемнәрендә аерылып тора торган билгеләре булуны таләп итмәскә, телефоннарын һәм фотоаппаратларын тартып алмаска чакыра.

"Тыныч каршылык чараларында катнашучыларны, күзәтеп баручы репортерлар һәм затларны эзәрлекләү тәҗрибәсе кичекмәстән тукталырга тиеш. Русиянең фикер белдерү иреген чикләүче репрессив нормалары гамәлдән чыгарылырга тиеш", диелә Amnesty International хисабында.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG