Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туймазыдан инвалид бала атасы: "Матбугатта тавыш чыкмаса, яшәрлек фатир бирмәсләр иде"


Закировлар гаиләсе
Закировлар гаиләсе

Инвалид бала тәрбияләүче Закировлар гаиләсе социаль торак чиратына 2019 елда баскан иде. 2020 елда мәхкәмә аларга торак биш көн эчендә бирелергә тиеш дигән карар чыгара, ләкин ул үтәлми.

Башкортстанның Туймазы районында яшәүче Закировлар гаиләсе, Русия кануннары нигезендә бирелергә тиешле торакка өч ел элек гариза тапшырып, ике ел мәхкәмәләрдә йөргәннән соң, ниһаять, бу атнада фатир ачкычын алган. Гаилә башлыгы Марат Закиров әйтүенчә, матбугат аша шау-шу күтәрелмәсә, фатир алуга ирешә алмаслар иде. Алар бу эштә ярдәм иткән массакүләм матбугат чараларына, шул исәптән Азатлык журналистларына да рәхмәтен җиткерә.

Закировлар гаиләсе, 2019 елда, социаль торакка чиратка баскан. 13 яшьтәге уллары Артурга бу фатир берьюлы ике диагноз нигезендә тиеш: ул атипик аутист һәм эпилепсия өянәкләре дә була. Русия кануннары нигезендә, балага медицина экспертизасы уздырылгач, диагнозлар язылган кәгазьләр белән администрациягә барырга һәм фатир алынырга тиеш. Тик инвалид балалар шактый – фатирны бик озак көтәргә кирәк. Шул сәбәпле, күпләр мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр. Нәтиҗәдә, ике чират барлыкка килә: беренчесе – фатир бирелергә тиеш дигән мәхкәмә карарлы гаиләләр, икенчесе – мәхкәмәсез генә фатир көтүчеләр.

Закировлар да 2020 елның февралендә мәхкәмәгә бара һәм аларга 5 көн эчендә фатир бирелергә тиеш дигән карар чыгарыла. Администрация бу карарны үтәми. Карар үтәүне таләп итеп йөри торгач, Закировларга авария хәлендәге йорттан, бер фатир тәкъдим итәләр.

Ризалашмадык, чөнки безнең кебек социаль торак алучы башка гаиләләрне ничек алдаганнарын күргән идек

— Безгә 1978 елда салынган, экспертиза буенча 72 процентка искергән, капиталь төзекләндерү һәм реконструкция республика програмына кертелгән йорттан бер фатир бирделәр. Фотосурәтен генә күрсәттеләр дә, шуңа ризалык белдергән актларга имза салырга куштылар. Ризалашмадык, чөнки безнең кебек социаль торак алучы башка гаиләләрне ничек алдаганнарын күргән идек. Аларга шәһәрнең урау юлында, завод-фабрикалар янында урнашкан, кайчандыр тулай торак булган йортлардан фатир бирелде, - ди Марат Закиров.

Шушы вакыйгадан соң, Закировлар чаң кага башлый. Русия генераль прокуроры Игорь Красновка, Русия Тикшерү Комитеты Александр Бастрыкинга язалар. Аларга бу мөрәҗәгатьләр яхшырак ишетелсен өчен, массакүләм матбугат чараларына мөрәҗәгать итәләр, үзләре кебек зыян күргән башка гаиләләрне эзләп табалар. Туймазыда инвалид балаларның ата-аналары ачлык игълан итә.

Ниһаять, 2021 елның мартында шушы хәлләр уңаеннан билгесез затка карата җинаять эше ачыла. Кем аркасында инвалид балаларга шундый начар торак бирелүен ачыклауга бик озак вакыт китә, Русия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин бу эшне биш тапкыр шәхси контроленә ала.

Бу еллар эчендә безгә бик күп басым булды. Әз генә авызыңны ачсаң да, администрация басым ясау өчен барлык ресурсларны да файдалана

— Бу еллар эчендә безгә бик күп басым булды. Әз генә авызыңны ачсаң да, администрация басым ясау өчен барлык ресурсларны да файдалана. Мәсәлән, бездән зарланып аноним шалтырату килде дигән булып опека бүлегеннән килделәр. Безнең кебек үк социаль торакка чират торучы Наилә Габдрахманова мәхкәмәгә барып җиткәч, аңа хөкемдар үзе шалтыратып, гаризада язылган таләпләрдән баш тартуны сораган. Шушы хәлләрне белә торып, бу проблемны шау-шусыз хәл итеп булмаячагы ачык иде. Ачлык игълан итү, видеомөрәҗәгатьләр яздырып интернетта тарату, журналистларга мөрәҗәгать итү, гаиләбез белән Туймазы администрациясе бинасына яшәргә күчеп килү, депутатларга язулар һәм башка эшләр аша гына без канун буенча тиешле фатирны алуга ирештек. Бу атнада гына безгә Совет урамындагы 16нчы йорттан бер бүлмәле фатир ачкычларын бирделәр, яңа йорттан социаль торак алучы беренче гаилә без, - дип сөйли Марат Закиров.

Фатир алынса да, Закировлар гаиләсе әле алга таба да район администрациясе белән мәхкәмәләрдә очрашачак. Гаеплене тапканнар: Туймазы районы башлыгы урынбасары Рәфис Шәнгәрәевкә карата "вазифасыннан явызларча файдалану" маддәсе (285.1) нигезендә җинаять эше ачылган.

— Без бу елларда шул фатирны алу өчен бик күп көрәштек. Инвалид балалары булган башка гаиләләрнең бу юлдан узуын теләмибез. Ә моның өчен, гаеплеләр үз җәзасын алырга тиеш, - ди Марат Закиров.

Туймазыда инвалид бала тәрбияләүче Наилә Габдрахманова да мәхкәмәләр сынавын уза. Аның улы Айдар даун чире диагнозлы һәм дәүләт аларны фатир белән тәэмин итәргә бурычлы. Наилә Габдрахманова җирле хакимият күрсәткән фотоларга гына карап фатирга ризалык биргән булган. Ахыр чиктә аның шәһәр читендәге санитар-саклау зонасында урнашкан иске административ бинада урнашуы, кадастр документлары буенча бөтенләй тулай торак булуы ачыкланган. 2021 елның 7 декабрендә булган мәхкәмәдә Габдрахмановага яңа фатир бирергә дигән карар чыгарылган. Фатир бирелгән дә. Тик район хакимияте бу карар белән килешмәгән, Башкортстан Югары мәхмәкәмәсенә мөрәҗәгать иткән. Элеккеге фатир бирелгән иске йортка биш экспертиза уздырылу өстенә хәзер район администрациясе алтынчы экспертизаны сораткан – ул 2022 елның 15 декабренә кадәр әзер булырга тиеш.

Инвалид балаларның ата-аналары Туймазыда башлаган бу көрәшнең нәтиҗәләре дә бар: аларның инициативасы белән Башкортстан республикасында инвалид балаларга һәм ятимнәргә каралган социаль торак бирү канунына үзгәрешләр кертелгән — хәзер ярдәм сертификат буларак тапшырылачак. Аны үзең теләгәнчә кулланып була. Шул сертификатка ана капиталын да өстәп, Башкортстанның теләсә-кайсы урыныннан фатир сатып алырга була.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG