Accessibility links

"Метроэлектротранс"ның элекке җитәкчесе Әсфән Галәвов эше мәхкәмәгә тапшырылды


Әсфән Галәвов
Әсфән Галәвов

Галәвовны пенсия яшендәге хезмәткәрләрнең белемен камилләштерү өчен бүленгән 12 миллион сум субсидияне үзләштерүдә шикләнделәр. Әмма тикшерүләрдән соң бу акчалар урланмаган, ә “Метроэлектротранс”ның башка ихтыяҗлары өчен бүлеп бирелгән дип нәтиҗә ясаганнар диелә.

"Метроэлектротранс"ның элекке җитәкчесе Әсфән Галәвовка ачылган җинаять эше Казанның Вахитов районы мәхкәмәсенә карауга кертелгән. Бу хакта "Бизнес Online" хәбәр итә.

Мәхкәмә сайтында чыккан мәгълүматка күрә, Әсфән Галәвовка "финанс хәрәмләшүе" гаепләвен "вазифадан явызларча файдалану"га алыштырганнар, дип яза басма.

Җинаять эшендә ике эпизод карала, бу маддә нигезендә күп дигәндә дүрт елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр, иң кечкенә җәза – 80 мең сумга кадәр штраф. Галәвовның яклавы җинаять эшенә фикер белдерми.

Әлегә мәхкәмә утырышларының кайчан башланасы билгеле түгел, эшне Вахитов районы мәхкәмәсенә быел июнь аенда билгеләнгән хөкемдар Динар Хәбибуллин караячак диелә.

Җинаять эше "Демография" дәүләт проекты белән бәйле. 2019 елда, Галәвов идарә иткән чорда, "Метроэлектротранс" пенсия яшенә җитеп килүче хезмәткәрләренең белемен камилләштеү өчен 12 миллион сумлык субсидия алган. Куәт оешмалары бу акчаларның үзләштерелгән булырга мөмкин дип шикләнде.

Шулай да тикшерүләрдән соң куәт оешмалары вәкилләре акчалар урланмаган, ә "Метроэлектротранс"ның башка ихтыяҗлары өчен бүлеп бирелгән дип нәтиҗә ясаган, дип белдергән "Реальное время"га чыганаклары.

  • Галәвовка финанс хәрәмләшүе маддәсе нигезендә җинаять эше быел 17 июньдә ачылган иде. Аны йорт сагына утырттылар. Галәвов адвокатлары бу карарны шикаять итте. Галәвов йорт сагыннан чыгарылды, аңа кайбер гамәлләрне чикләү чарасы билгеләнде.
  • Әсфән Галәвов 2001 елда "Казгорэлектротранс" башлыгы итеп билгеләнде, 2004 елдан 2021 елга кадәр "Метроэлектротранс"ны җитәкләде. Шул ук вакытта Татарстан Дәүләт шурасының өч чакырылыш депутаты булды.
  • Узган ел 21 майда Әсфән Галәвовның "Метроэлектротранс"тан китүе хакында хәбәр ителде. Галәвовның үз теләге белән китүе әйтелде. Ул "Таткоммунэнерго" баш мөдире вазифасына билгеләнде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG