Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бу елның беренче сигез аенда Татарстанда үлүчеләр саны туучылардан 6 меңгә күбрәк булган


2022 елның гыйнвар-август айларында  Татарстанда 24,1 меңләп кеше туган, 30,2 мең кеше үлгән.

2022 елның гыйнвар-август айларында Татарстанда 24,1 меңләп кеше туган, 30,2 мең кеше үлгән, халыкның табигый кимүе 6,1 мең кешене тәшкил иткән. Бу белешмәләрне РИА "Новости"га әңгәмәсендә республиканың хезмәт министры Элмира Зарипова китергән.

Аның әйтүенчә, 2017 елдан башлап бөтен Русиядәге кебек үк, Татарстанда да туучылар саны кими, моңа кайбер тискәре факторлар йогынты ясый. Әйтик алар арасында хатын-кызлар саны кимүе, бала табучы хатын-кызларның яше өлкәнәю, карьера төзү теләге кебек сәбәпләр бар.

"Болар барысы да Татарстандагы халык санының, кызганыч, тискәре тенденциягә ия булуына китерде", дигән Зарипова. Шул ук вакытта министр узган ел белән чагыштырганда быелгы күрсәткечләрнең яхшырак булуын искәрткән, 2021 елда халыкның табигый кимүе 9 мең кешене тәшкил иткән.

  • 2021 елда уздырылган җанисәпнең беренчел нәтиҗәләренә караганда, Татарстанда 4 миллионнан артык кеше яши.
  • Гыйнвар-май айларында Татарстан туучылар саны кимү ягыннан Русиядә өченче урынга чыкты.
  • Моңа кадәр Татарстанда халык саны 2050 елга 500 меңгә кимергә мөмкин дигән фараз ясалды. Әлеге фикерне фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге җитәкчесе Чулпан Илдарханова белдерде.
  • 2021 елда Русиядә халык санының табигый кимүе ил тарихында беренче тапкыр 1 миллион кеше тәшкил итте. Соңгы тапкыр халык саны 2002 елда шулай кискен кимегән иде, ул вакытта табигый кимү 686 мең тәшкил итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG